Сабыр итче, дидең...
Хәтеремдә, кече идем әле,
Елап кердем, дустым ташлагач.
Сабырлар ит, дидең, шул чакларда –
Чын дусларың сине ташламас.
… Авырлыклар килеп, кай чакларда,
Иңнәремне кайгы басканда,
Чын дусларым күтәреште аны,
Җиңел булды безгә бергә атларга.
Елап кердем…
Җиткән кызың идем.
Кочагыңа тагын ташландым:
Дөреслекме әнкәй, ник яшәргә?
Сөйгән ярым, дидем, ташлады.
… Сөйгән ярлар берәү була, дидең,
Сабыр итче, дидең, ул килер.
Йөргән юлың гел уң булыр, көтсәң,
Йөзләреңнән бәхет эркелер.
...