Мин Алия Мәгаз кызы Чистай районы Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен. Авылым районыбызның иң матур, бай табигатьле урыннарына урнашкан. Шуңа күрә туган яктан чыккан язучылар, шагыйрьләр һәм күренекле шәхесләр бар.
Мин кечкенә вакыттан ук укытучы булырга хыялландым, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен яратып укыдым. Мәктәпне тәмамлап, Алабуга Дәүләт Педагогия Институтына укырга кердем. 2005нче елны укуымны тәмамлап, туган якларыма - Чистай шәһәренә эшкә кайттым. 1нче гимназиядә үземнең эш стажымны башлап җибәрдем. Гимназия администрациясе беренче көннән үк ярдәм кулы сузды. Коллективка ияләшеп китү дә бик җиңел булды, чөнки янәшәдәге тәҗрибәле укытучылар үзләренең киңәшләрен биреп тордылар.
Инде унжиденче ел шушы гимназиядә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Балаларны бик яратам, алар белән эшләве бик тә рәхәт, кызык. Үземнең укытучы булып, гимназиядә эшләвемә бик канәгать. Мин үз теләгемә ирештем, балачак хыялларым тормышка ашты дип уйлыйм. Хәзергесе көндә 1нче категорияле татар теле укытучысы. Киләчәктә зур үрләр яулармын дип, ышанып калам.