Балачак-барлык кешеләр өчен дә хатирәле,матур,шатлыклы истәлекләр.Кем генә бала чагын сагынып искә алмый микән?!Ул бит кин,кабатланмас олы дөнья
ин – тәрбияче.
Дөньяда бик күп матур сүзләр бар. Туган ил, әни, тынычлык ... Бу сүзләр рәхәтлек бирәләр. “ Тәрбияче” сүзен дә, шушы сүзләр янына баш хәрефтән язарга кирәк дип уйлыйм. Үзем тәрбияче булганга түгел. Дөньядагы бөтен кешеләрнең дә тәрбиячесе булган һәм бар; галимнең дә, президентның да , язучының да, гади эшченең дә. Беренче аң-белем бирүчесе фәннәр белән таныштыручысы, уйнарга өйрәтүче, дөньяны танып-белергә өйрәтүчесе ТӘРБИЯЧЕСЕ булган. Тәрбияче hөнәре минем өчен, hөнәр генэ түгел, ул-җан халәте. Бер акыл иясенең шундый сүзләре бар «Тәрбиячене төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы белән чагыштырып була. Кайбер үсемлекләр якты кояшны, икенчеләре салкынча күләгәне, өченчеләре-чишмә ярларын, беришләре-тау биеклекләрен, кайберләре комлы туфракны, икенчеләре майлы балчыкны ярата. Ләкин, hәрберсенә үзенә генә хас тәрбия кирәк, юкса алар үз биеклегенә,үз үрләренә менә алмый».
Бу сүзләр минем куңелемә бик якын, чөнки минем эшемдә дә, hәрбер баланы үзенә генә хас ярату, аңлау кирәк. Аларны аңлый, ярата
Әгәр дә мин уземнең балаларга кирәклегемне тойсам, дөньяда шуннан да зур бәхет юк сыман. БАЛАЛАР -минем төп байлыгым. Чөнки өйдә дә мин алар янәшәсендә. Ә балалар-тормыш чәчәкләре. Балаларын минем кулыма тапшырган әти-әнилэрнең ышанычын аклап, аларның гәзизләренә икенче әни, ышанычлы чын дус, әйбәт тәрбияче буласым килә. ТӘРБИЯЧЕ сабый күңелен яулар өчен БЕЛЕМЛЕ hәм СӘЛӘТЛЕ булырга тиеш. Аның алдында җаваплы hәм авыр мәсәлә тора: тәрбияче балага дөньядагы матурлыкны күрә hәм кабул итә белергә өйрәтергә тиеш; мәйданчыкта яңа кар эрегән урыннарда язның беренче хәбәрчеләре сары тузганак чәчәкләрен күзәтү, канатларын талдырып җылы яклардан кайткан сыерчыкларның сайрауларын тыңлау тирә яктагы матурлыкны күрә белүнең беренче адымнары түгелме?.. Ә мин тәрбияче буларак тузганак чәчәге нигә сары булганын, салават күпере каян барлыкк килгәнен балалар телендә аңлата алсам балачакның белем диварында ныклы нигез барлыкка килде дип уйлый алам. Тәрбияченең ТАЛАНТЛЫ булуы- балалар белән уйный, җырлый, ясый, төзи белүе hәм үзенең ниндидер бер үзенчәлеге белән балалар куңелен яулый белү ул. Мәсәлән: беркем дә игътибар итми торган җирдәге ташларга төрле төстәге буяулар белән җан өрү, тәме әчкелтем булган гади тоздан төсле таяклар ясау, нәни кулларыбызны төрле рәсемнәр төшереп чын артистлар булу... Балага тәрбияче үзенең актерлык осталыгы, яки матур җыры, тәмле итеп әкият сөйли белүе белән якынайса гына бала аны үз итә. Ә әкият яки мультфильм геройларын белмәгән тәрбияче бала белән, гомумән әңгәмә кора алмый. Шуңа да тәрбияче мультфильм карарга да әкият укырга да вакыт таба. Ул заман белән бергә атлый. Никадәр кызыклы сихри һәм шул ук вакытта серле дә БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде 16 ел кайныйм. БАЛА һәрчак шат, кызыксынучан булырга тиеш, әгәр шатлыгы югала икән кайда ялгышканыңны ачыкла! Тәрбияче БАЛАЧАКНЫ яратырга тиеш. Кемгә матур сүз, кемгэ гади елмаю, кемгә эшлекле киңәш бирү миңа коллегаларым белән дә яхшы мөгамәләдә булырга ярдәм итә. Ә шулай да тәрбияченең иң күркәм сыйфаты ул- САБЫРЛЫК. Замана тәрбиячесенә иң кирәге сабырлык, тыйнаклык, киң күңеллелек хас, чөнки ул балалар белән генә түгел аларның әти-әниләре белән дә эшли.
Бала белән генә түгел син аның әти-әнисен дә тәрбиялисең, аның да педагогик белемен арттырасың. Әти-әниләрне хөрмәт итәргә алар фикерен тыңларга, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Ата-аналар минем зур ярдәмчеләрем. Мин балаларга матурлыкны курә белергә, рәхимле, шәфкатьле булырга өйрәтәм. БАЛА-ШӘХЕС. Һәр баланың үз мөмкинлеге…ҺӘР БАЛАНЫҢ ҮЗ ДӨНЬЯСЫ... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин. Шунлыктан баланың эчке халәтен яхшы тоярга кирәк. Эшчәнлек уңышлы узсын өчен, мин төркемдә психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – тәрбияче һәм бала арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. Балаларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Эшчәнлекне һәр балага кечкенәгенә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү истә тотып планлаштырам. Нәниләремә индивидуаль якын килү, аның сәләтен истә тотып оештыру, дифферециальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуынн, белемгә омтылышын көчәйтә. Нәниләремнең һәр уңышлы адымын, икеләнүләрен, югалып калуларын дөрес билгеләүче булырга тиешмен. Ә минем эшемнең дөреслеген билгеләүче индикатор – БАЛАЛАР. Балаларның куйган максатка ирешү дә беренче уңышлы адым: кәкре сызыклар, төзелгән гади җөмләләр, тигезсез киселгән формалар. МИҢА ЯЛГЫШЫРГА ЯРАМЫЙ! Нәниләрнең иң истә калдырган - ТӘРБИЯЧЕНЕҢ ХАТАСЫ икәнен һәрчак күз уңында тотам, ялгышмаска тырышам. Нәниләремнең елмаюлы карашларын һәрдаим тойсам, мин көнемне бушка үтмәгән дип саныйм. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын тәрбия белем бирү эшен заманча технологияләрдән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Үз тырышлыгым тәрбия белем бирү өлкәсенә кагылышлы презентацион материал эшләдем..
Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, балаларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы Әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем балаларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде...
Мин бакчага якынлашам ... "Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына бу сабыйларны сентябрьдэ җыйган идек. Нинди күркәм булып үсеп киләләр. Үзләре дә үсә, белемнәре дә күбәя, шөгыльләре дә арта. Бакча капкасыннан керүем булды, уен мәйданчыгы тулып кайнашкан - нәрсәдер күзәткән, уйнаган, йөгергән балаларым һэм хезмэттэшлэрем мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен ярты көн үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән, ә минем сабыйларым, хезмэттэшлэрем янында яңа эш көнем башлана гына әле. Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне... Тагын бер көне..
Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!