Очар кошлар күккә омтылгандай
Көн дә мәктәбемә юл алам,
Сабый күңеленә ачкыч табып,
Белем орлыклары мин салам.
Туган телем- татар теле аша
Тормыш серләренә өйрәтәм,
Авыр булуына карамастан,
Хезмәтемнән табам бары тәм.
Һәрбер укучымның уңышына
Сабыйларча ихлас сөенәм.
Биек-биек белем тауларына,
Алар түгел, гүя мин менәм.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый.