Бүгенге дәрескә нинди таләпләр куела соң?
Минемчә,иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш.
Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы - укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш.
Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш.
Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш.
Болар барысы да укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә юнәлтә.
Бу мәсьәләләрне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр, укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.
Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борыла, бу – заман таләбе.