Конкурс эше "Мин-укытучы"
“Мин укытучы”“Кешелек тарихы исбатлаганча,математика ул - иң матур фән, аннан башкабер фән дә алга китә алмый”Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Моңа этәргеч - минем яраткан укытучыларым булды. Бигрәк тә, математика укытучысы Мөдәрис Әминовичны без барыбыз да хөрмәт итә, ярата идек. Аның таләпчәнлеге, эшен , укучыларны яратуы, төгәл булуы, язуының матурлыгы, һәрвакыт матур итеп киенеп йөрүе безне таң калдыра иде. Хәтта, без аңа ошатып язарга өйрәнә идек.
Минем әти-әнием дә каршы килмәделәр. Сигезенче классны тәмамлагач, мин педучилищега юл тоттым. Әтием: “Кызым, укырга керерсең, м...