Ел укытучысы 2015 эссе
Эссе: “Мин укытучы” “Кешелек тарихы исбатлаганча, математика ул - иң матур фән, аннан башка бер фән дә алга китә алмый” Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Моңа этәргеч - минем яраткан укытучыларым булды. Бигрәк тә, математика укытучысы Мөдәрис Әминовичны без барыбыз да хөрмәт итә, ярата идек. Аның таләпчәнлеге, эшен , укучыларны яратуы, төгәл булуы, язуының матурлыгы, һәрвакыт матур итеп киенеп йөрүе безне таң калдыра иде. Хәтта, без аңа ошатып язарга өйрәнә идек. Минем әти-әнием дә каршы килмәделәр. Сигезенче классны тәмамлагач, мин педучилищега юл тоттым. Әтием: “Кызым, укырга керерсең, мин синең укырга кергәнеңне төшемдә күрдем ”, - дип озатып калды. Педучилищедан соң - институт һәм мин- математика укытучысы. Математика укытучысы алдында торган бурычлар: 1. Математика турында төшенчә бирү (аның килеп чыгышы, структурасы, функцияләре, хәзерге тормышта роле). 2. Укучыларны математиканың барлык байлыклары белән файдалана белергә өйрәтү (белемнәрен даими баетып тору, күнекмәләрне үстерү). 3. Алгебра һәм геометрияне белүләренә ирешү 4. Телдән исәпләү, язып эшләү күнекмәләре булдыру, төрле математик мәсьәләләрне дөрес итеп чишәргә өйрәтү. 5. Укучыларда ныклы математик күнекмәләр булдыру. Һәрбер кеше балачактан салынган хыялын тормышка ашырырга тырыша. Монда балачак хәтирәләре төп урынны алып тора. Кайбер кеше балачакның бик күбесен хәтерли, кайберсе – бик азны.Балачакның төп хәтирәсе булып, әйләнә -тирә турында ничек тә күбрәк белү тора. Ә балалар моны кайдан, ничек беләләр, бу турыда кемгә сорау бирә алалар соң? Билгеле, әти-әнигә һәм укытучыга. Беренче класска килгән һәрбер балага укытучы- илаһи зат, укытучы аларны үзе белән искиткеч белем иленә алып керә. Укытучы укучылар һәм ата-аналар өчен үрнәк булып тора. Менә шул кеше үзе нәрсә белсә, балаларны шуңа өйрәтә. Шулай булгач, укытучы күп белергә, күп укырга, күпкә ирешергә тиеш. Мин беләм, укытучы ул- тәрбияче дә, педагог та, психолог та, артист та. Димәк, ул фәнне өйрәтергә, шәхес формалаштырырга, баланы аңларга да тиеш, ә бала боларның ничек булганын белми дә кала.. Иң авыры-катлаулы материалны балаларга төшендерү. Эш төрләрен төрләндерегә, уңышка китерә торган ситуацияләрне кулланырга кирәк. Үземнең дәресләрдә укучылар белән үземне тигез тотарга тырышам, чөнки минем һәр ялгыш адымым, ялгыш әйтелгән сүзем үземнең укучыларыма сеңә. Укытучы үзенең укучыларына үрнәк булырга , күп белергә, тырыш, гадел, ипле, дус, остаз һәм үз эшенең остасы булырга тиеш. Балалар дәрескә кызыксынып килсәләр, мин шатланам. Үзем дәрескә шатланып, сөенеп барам һәм үземнең укучыларымны шатланып каршы алам. Минем дәресләрдә укучыны укытучыдан аера торган баррикадалар юк. Бары тик эш буенча аралашу шатлыгы гына бар! Бу эш- математика законнарын өйрәнү! Дәрескә материал туплаганда, көчле һәм көчсез балаларга ориентлашам, кемгә нинди сораулар бирәчәгемне, кемне мактыйм, кемгәдер шелтә белдерү урынына елмаям, шуны белеп торам. Һәр укучыны бүлдерми тыңлап торам. Мин атаклы педагог түгел, ләкин нәрсәгә өйрәнергә икәнен беләм һәм үземнең укытучы булуым, бу профессиямне сайлавым, балаларны яратуым белән горурланам, ирешелгәннәр белән туктап калмыйм, һәрвакыт эзләнәм, укыйм, алга омтылам. Укытучылар онытылмас булыр, уку йортлары туган йортка әйләнер, чыгарылыш кичәләрендәге күз яшьләре чын йөрәктән, рәхмәтләр-чын күңелдән булыр дип ышанасы килә. Минем укучыларым үз-үзләренә ышанган, алларына куйган максатларына ирешкән, иҗади, үз фикерләрен әйтә белердәй, башкаларның фикерен тыңлый алырдай булырлар дип, уйлыйсы килә. Мин ничек бшеулырга телим? Тирә-юньдәге кешеләр өчен кызыклы, якын кешеләр өчен кирәкле, үзем өчен намуслы, үз гаебемне танырдай, кешеләрне шаккатырырдай, иң кирәге- башкаларга начарлык эшләмәстәй кеше булырга телим. М. Задорнов бик дөрес әйткән: “Аллаһы тәгаләнең Җирдә өч кодрәте бар: бу-Табигать, Мәхәббәт һәм юмор хисе. Табигать- яшәргә , Мәхәббәт-сыналырга, юмор хисе-уйланырга ярдәм итә”. Бу, чыннан да, шулай. Агач яфрак, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән кешеләрне кем генә хөрмәт итми. Тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, хыял канатларын талдырмый, алга, бары тик алга баручылар гына үрләрнең биеген яулап яши. Шундый сыйфатларга ия булучылар кешелеклелек, эчкерсезлек һәм алдан күрүчәнлеккә дә ия булалар, алар үзләре артыннан башкаларны да яңадан яңа үрләргә әйдиләр. Укытучы шундый булырга тиеш ул!

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.