Казан шәһәренең Дәүләт автоном гомуми белем учреждениесе «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәфәрова Алсу Габделхак кызы. Максатым: аралашучан, үз фикерен әйтә белүче, критик һәм креатив фикерләүче, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзли, таба алучы, максатчан шәхес тәрбияләү.
Максатка ирешү өчен үз алдыма билгеле бер бурычлар куям:
- фикерләүче укучы тәрбияләү өчен иң элек фикерләүче мөгаллим булу;
- үзенчәлекле, кызыклы мәгълүматтан хәбәрдар булу;
- сыйныфта үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу;
- күзаллаумөмкинлегетудыру;
- укучыларга яңа мәгълүматның асылына төшенеп уйлау һәм эчтәлекле җаваплар әзерләү өчен дәрестә мөмкинлек булдыру;
- тел вәзгыятен исәптә тотып эш итү һ.б.