Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаучы кешеләрнең берсе. Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагоглык эшчәнлегемә дә 22 ел. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. 22 елдан артык яшь буынга туган телебезнең, әдәбиятыбызның асыл байлыкларын җиткерәм. Монысы – казанышларымның иң куанычлысы. Тәҗрибәм артык зур булмаса да, инде үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешем бар. Мин Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларга татар теле укытам, телебезне саклап калуда үземнән өлеш кертәм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигаткә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиеш.
Һәр бала беренче чиратта шәхес, мин һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. Балаларга туган телебезнең милләт яшәеше нигезе булуын, аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе икәнлеген төшендерәм. Тел – халкыбызның иң зур байлыгы. Ул – буыннан буынга күчә килгән иң кадерле мирас. “Тел бетсә, милләт тә бетә,” диләр. Шуңа күрә үзебезнең туган телебезне саклап калу безнең төп бурычыбыз булып тора.