Укытучы,мөгаллим! Нинди тирән мәгънәле сүзләр. Укытучы – тирән белемле, киң күңелле, ярдәмчел, максатчан, нык ихтиярлы , балаларны яратучы шәхес.
Укытучылык – ул минем һөнәрем.Тәҗрибәм зур булмаса да,үз юнәлешем, җиңүләрем бар. Мин балаларга үз телемне,татар телен укытам. Тел – зур байлык. Һәр бала ачылып бетмәгән шәхес.
Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар.Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп. Шәхес итеп карыйм. Шуларны истә тотып, мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү белән беррәттән , укучыларның мәдәни компетентлыгын формалаштыру өстендә эшлим. Максатым: балаларның сәләтен күрә белү, иңади баскычка күтәрү, әдәпле.әхлаклы итү, һәръяктан камиллшкән шәхес тәрбияләү.
Бүгенге көндә илнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, укыту технологиясенең тирән белемле , югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап ала белү зарур. Яңа җәмгыятькә яңа укытучы кирәк. Укыту һәм тәрбиянең уңышы укучыларны танып белү процессы белән кызыксындыру, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтүгә, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә бәйле. Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә дә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод һәм алымнар үзгәреш кичерә,камилләшә. Шуны истә тотып, тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барам, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын үз практикамда кулланам.
Укытучы,мөгаллим! Нинди тирән мәгънәле сүзләр. Укытучы – тирән белемле, киң күңелле, ярдәмчел, максатчан, нык ихтиярлы , балаларны яратучы шәхес.
Укытучылык – ул минем һөнәрем.Тәҗрибәм зур...