Работаю в школе 34 года. Из них 11 лет работаю заместителем директора по учебной работе и параллельно веду уроки татарского языка и литературы. Разработала программу кружка «Туган якны өйрәнү”. Безнең Нурлат төбәге, аның тарихы, төрле һөнәр ияләренең тормышы бик кызыклы. Татар театр сәнгатенә нигез салуга күп көч куйган Г.Кариев, татар халкының тарихын өйрәнүче күренекле галим С.Алишев, язучы-галим К.Фәсәхов, галимнәр бертуган Галиуллиннар һәм тагын күп шәхесләрнең тормыш юлы безнең як белән бәйле. Атаклы мәгърифәтче шәхесләр Утыз Имәни, Г.Кандалый, Н.Думавилар да Нурлат төбәгендәге Кизләү мәдрәсәсендә укыганнар.
Туган як тарихын өйрәнү өчен төзелгән программаның максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• укучыларга туган якка , аның чишмә башы булган халык аваз иҗатына, туган ягыбызның тарихы һәм традицияләренә, милли төбәк компоненты ярдәмендә ихтирам хисе тәрбияләү.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнә:
• укучыларда туган төбәгенә , аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү;
• күренекле шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайларга ярдәм итү;
• үз халкының рухи байлыгын өйрәнергә, аны үстерергә һәм саклап калу өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;
• үз төбәгеңнең уңышлары, казанышлары белән горурлана белү хисе тәрбияләү.