Шигырьләргә салып бар моңнарын,
Белем бирә акыл иясе...
Шигырьләргә салган фикерләрне
Һәркемнең дә килә беләсе...
Сез дә дуслар фикер алышыгыз,
Салып аны шигырь юлына.
Шигырь моңы, бәлкем, юл күрсәтер
Кечеләргә һәм дә олыга.
Хисләр булса - ник соң ташымаска?
Моң булганда ник соң тын тору?
Кулда тычкан һәм төймәләр булгач
Кулны ник соң кушырып утыру?
Кәгазь-каләм булган булса элек,
Хәзер кулда йөз дә дүрт төймә.
Шигырь язып була хәзер төрле җирдә,
Була эштә, укуда, өйдә.
Була саклап күңелдәге моңны,
Гомер-гомерлеккә санакта.
Интернетның киңлекләрен иңләп
Укучылар килер һәрчакта...
Укучыга җиткез фикерләрең,
Калмасыннар алар йөрәктә!
Яңа тема ачтым сезгә, дуслар.
Сыймаганга хисләр күкрәккә