Укытучым!!!
Укытучым!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучым!Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
...