Укытучым!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Ап-ак киемнәрдән
Әйтерсең лә инде фәрештә.
Кояш булып, белем нуры сибеп
Укытучы керә дәрескә.
Көндәлегеңне тутыр.
Матур яз хәрефеңне.
Карап йөр дәресеңне.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.