“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас
вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы
җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.
Ризаэддин Фәхреддин
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң әхлаклы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмыйдыр.
Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк белеп үстем. Мәктәпне тәмамлаганда миндә бары бер теләк – укытучы булу теләге яна иде. Шул теләк мине Арча педагогия көллиятенә алып барды. Көллияттә дүрт ел уку дәверендә, мин үземнең бары тик татар теле укытучысы булырга тиешлегемне аңладым. Юллама алып, 1987нче елда Казан Дәүләт педагогия институтының көндезге татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юл тоттым. Институтта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин - укытучы!..
Бүгенге көндә мин Казан шәһәре Яңа Савин районының 49 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе дә булып торам. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйраннар калам...
“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас
вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы
җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.
Ризаэддин Фәхреддин
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кир...