Мин -Смирнова Гөлнара Рәшәт кызы. Менделеевск шәһәренен 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укытам. Эш стажым 23 ел.
Заман укытучысы эшчәнлеге, бер яктан караганда, катлаулы, балаларга һәм сайланган һөнәргә мәхәббәт, һөнәри осталык өстендә даими эшләү, үзбелемне даими арттыру шартларында тормышка ашырыла. Үз фәнен белгән, киң эрудицияле, дәресләрдә төрле метод, алым, технологияләргә мөрәҗәгать иткән, компьютер, цифрлы технологияләр биргән мөмкинлекләрдән иркен файдаланган укытучы шәхесе генә үсеп килүче буында ихтирам уята. Икенче яктан караганда, заман мәктәбендә эшләү гаять кызыклы, чөнки шәхес буларак үсеш өчен шартлар тудыра. Шәхес үсеш-үзгәреше өчен тирәлекнең роле бик зур, минем тирәлек төрле конференция, мастер-класс, бәйгеләрдә катнашучы, гадәти дәресне дәрес-тамаша, дәрес-конференция, квест-дәрескә әверелдерүче укытучылардан тора. Укучылар белән аралашканда, мин үземне белем тапшыручы итеп кенә түгел, тормыш юлын яктыручы маяк итеп тоям. Мондый шартлар, шиксез, методик компетенция дәрәҗәсен даими арттыруны таләп итә, уңышлы методик табышлар горурлык уята.