Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
1 день назад

Тазиева Алсу Нигматзяновна

учитель начальных классов

Россия МБОУ "Коморгузинская СОШ имени Шигабутдина Марджани" Атнинского муниципального района РТ

Материалов: 12

Просмотров: 8361

Комментарии автора: 1

Комментарии автору: 0


Категории по интересам: Начальная школа
Инфоурок / Сайты учителей / Тазиева Алсу Нигматзяновна

Мин, Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы, 24 ел буе башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирәм. Еллар үткән саен, бу эшнең никадәр җаваплы икәнен тоеп, заман таләпләрен искә алып эшләргә тырышам. Төп максатым- дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда үзара аралашу аша укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү. Шушы максатка ирешү өчен укыту-тәрбия, шул ук вакытта дәрестән тыш эшчәнлек процессында үстерешле укыту алымнарын, проект эшчәнлеген кулланып, “Перспектив башлангыч мәктәп“ укыту-методик комплекты буенча укытам. Укучылар бу дәреслекләр ярдәмендә кызыксынып белем туплый. Аларда баланың физик, психик һәм яшь үзенчәлекләре дә искә алына. Әлеге дәреслекләрнең төп геройлары - Әмир белән Әминәнең укучылар белән бергә “белем алуы” да кызыксындыра. Кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, эзләнүчәнлек, мөстәкыйльлек кебек мөһим сыйфатлар балачакта ук формалаша. Мин һәр дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен мөһим шартлар булдырырга омтылам. Дәрес кызыклы да, күңелле дә, җитди дә, кыен да булырга тиеш, минемчә. Дәрескә: “Аз сөйләш, күп эшлә!” – дигән девиз куйдык. Дәрес барышында укучылар бу девизны әйтеп узалар һәм дәрескә нәтиҗә ясаганда да девиз сайлауның отышлы ягы күренә. 6-7 яшьлекләр аралыгында бала тәүге тапкыр мәктәпкә килә. Әлегә кадәр дөньяны бары уен эшчәнлеге аша танырга өйрәнгән бала өчен үсешнең катлаулы этабы башлана. Дәрес буе парта артында утыру, бер көн дәвамында берничә фәнне мәҗбүри кабул итү – боларның берсе дә җиңел бирелми. “Уен кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын,”- дигән В.И.Сухомлинский. Башлангыч сыйныфларда баланың дөньяны танып белүе уен эшчәнлеге белән бәйле рәвештә бара. Уен барышында йомшак укучылар да активлаша, аларның үз-үзенә ышанычы арта, балалар үзләре дә сизмәстән, яңа материалны җиңел үзләштерәләр. Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) тормышка ашырыла башлады. Анда дәрестән тыш эшчәнлек мәҗбүри компонент булып тора. Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерү өчен дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. 1нче сыйныфларда “Риторика”, “Яшь спортчылар”, Проект эшчәнлеге”, “Әдәплелек дәресләре”, “Тылсымлы пластилин” исемле дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла. “Риторика” эшчәнлеге аша укучылар матур итеп сөйләшергә, яшьтәшләре белән аралашырга, үз фикерләрен башкаларга төгәл итеп әйтә белергә өйрәнәләр, сүзнең тылсымлы көче турында төшенәләр. Халкыбыз хәзинәсе: бишек җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, санамышлары, тизәйткечләре белән танышалар. “Яшь спортчылар”- дәрестән тыш эшчәнлегенең спорт-сәламәтләндерү юнәлеше укучының танып белү һәм иҗади активлыгын арттыра, шәхси сыйфатларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Башлангыч сыйныф укучысында хәрәкәтле уеннар, шөгыльләр вакытында физик сыйфатлар гына түгел, акыл, уй-фикерли белү, иҗади мөстәкыйльлек тә үсеш ала. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый. “Проект эшчәнлеге” технология фәне юнәлешендә “Табигать дөньясында” исеме астында алып барыла. Бу эшчәнлектә укучылар хайваннар, үсемлекләр турында мәгълүмат алалар һәм шул ук вакытта танышкан хайван яки үсемлек сурәтенә аппликация ясыйлар. Ясаган эшләрен балалар “Табигать дөньясында” исемле почмакка урнаштыралар. “Әдәплелек дәресләре” эшчәнлегендә укучылар әдәплелек кагыйдәләренә, кеше белән аралашу культурасына өйрәнәләр. “Тылсымлы пластилин” да пластилин белән эшләү күнекмәләренә төшенәләр, әвәләү эшчәнлегендә кулланыла торган төп формаларны өйрәнәләр. Әвәләгәндә, бала бармакларының моторикасын үстерә, вак хәрәкәтләре камилләшә. Бу үз чиратында баланың сөйләм һәм фикерләү үсешен тизләтә, гомумән нерв системасына уңай йогынты ясый. Барлык дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлектәге эш төрләре дә укучыларны һәрьяклы камил шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Һәр эш төренең дәреснең максатына тәңгәл булуы зарури, шул вакытта гына ул укытучыга дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә теге яки бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек тудыра.

  • 12 материалов

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх