Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
1 месяц назад

Токранова Эльвира Ильясовна

учитель татарского языка и литературы

Россия МБОУ "Рыбно-Слободская СОШ№2" Рыбно-Слободского района Республики Татарстан

Материалов: 9

Просмотров: 2621

Комментарии автора: 0

Комментарии автору: 0



Категории по интересам: Другое
Инфоурок / Сайты учителей / Токранова Эльвира Ильясовна

Мин, Токранова Эльвира Ильяс кызы, тумышым белән Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогика университетында 1994-1998 нче елларда белем алдым. Татар филологиясе факультетын "татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы" белгечлеге буенча "кызыл диплом"га тәмамладым. 1998-2005 нче еллларда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 26нчы мәктәбендә татар теле укытучысы һәм директор урынбасары булып эшләдем. 2005-2011нче елларда Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы мәктәбендә белем бирдем. Бүгенге көндә Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә укытам. Гаилә хәлем: кияүдә, бер кыз һәм бер малай үстерәм. Эшчәнлегемнең әһәмиятле вакыйгалары: -Татар теленнән медаль эшләрен тикшерү буенча Республика комиссиясе әгъзасы: көмеш(2005ел), алтын(2006ел); - Барлыгы 19 укучым фән олимпиадаларының муниципаль турында, 1укучым шәһәр турында, 2 укучым Республика турында призлы урыннар яулады; -"Ел укытучысы-2010" бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе, "Ел укытучысы-2011" бәйгесенең Республика туры лауреаты; -2003 һәм 2010 елларда ТР МФМ Мактау Грамотасы белән; укучыларны олимпиадаларга әзерләгән өчен Казан шәһәре Мәгариф идарәсе(2005ел), ТР МФМ (2011,2014ел) хатлары белә;, 2010 елда Балык Бистәсе муниципаль районы Администрация башлыгы мактау хатлары белән бүләкләндем; -Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конференция материаллары җыентыкларында методик эшкәртмәләрем бар, шул исәптән ТР МФМ чыгарган "Татар теленнән иң яхшы дәрес эшкәртмәләре"(2004ел) җыентыгында да;

  • 8 материалов
1нче сыйныфта әлифба бәйрәмен үткәрү өчен презентация

Другое
Презентации 18.02.2015 Просмотров: 258 Комментариев: 0

1нче сыйныфта февраль аенда "Әлифба" бәйрәме үткәрелә. Укучыларның татар телендә үткәрелә торган иң беренче бәйрәмен ничек тә күңеллерәк, истә кала торган итәсе килә. Әлеге презентациядә "Әлифба", "Өйрәтәләр мәктәпләрдә", "Туган тел" җырларының минусовкалары да бар. Бәйрәм төзелеше хәрефләр турында шигырьләр сөйләү, уеннар уйнау белән аралаштырып бирелә. Үзегез теләгән өстәмә материалны кертеп җибәрсәгез, минемчә, бәйрәмегез уңышлы һәм күңелле булыр. Балал

"Хисләр" дигән темага презентация

Другое
Презентации 29.01.2015 Просмотров: 206 Комментариев: 0

Әдәби әсәрнең шигъри жанрларының нигезендә хис ята. Хиссез генә проза әсәре дә языла алмый. Ә укучыларыбыз аларны атый беләме? Әлеге материал А.Яхин дәреслеге белән 5 сыйныфта эшләү өчен төзелде. Нинди генә программа белән укытсак та, укучыларыбызга "хис" төшенчәсен аңлату өчен әлеге материал кирәк булыр дип ышанып калам. Презентация өчен һәр хисне аңлата торган рәсем яки анимацион рәсем сайланылды. 21 төрле хис:ярату, борчылу, сагыну, нәфрәт, көнләшү, кимсенү, горурлану һ.б. Укучылары

И. Юзеевның "Бөркет турында җыр" шигырен өйрәнү өчен презентация

Другое
Презентации 29.01.2015 Просмотров: 240 Комментариев: 0

Шагыйрь И.Юзеевның "Бөркет турында җыр" дигән шигыре бар. Ул көйгә салынган һәм җыр итеп җырлана. Әдәбият курсында А.Яхин дәреслегендә (5 сыйныф) өйрәнелә ул. Әниләрнең фидакарьлеге турындагы бу әсәрне сыйныф сәгатьләрендә, "Әниләр бәйрәме" үткәргәндә кулланырга була. Илдар Шушы әсәргә багышланган презентация тәкъдим итәм. Юзеев иҗатын өйрәнү барышында өстәмә бер әсәр буларак өйрәнү яки поэтик әсәр анализы ясарга өйрәткәндә файдаланыгыз. Материал үз эченә рәсемнәр һәм әлеге җырны да ала. Ярат...

Чыгарылыш класслар белән "Соңгы кыңгырау" кичәсе үткәрү сценарие

Классному руководителю
Конспекты 28.01.2015 Просмотров: 667 Комментариев: 0

Соңгы кыңгырау бәйрәме (Зал бәйрәмчә бизәлгән. Барлык кунаклар да утыра. ) 1 Менә без дә үсеп җиттек... 2 Безгә дә бала чагыбыз белән хушлашу мизгелләре килде... 1 Эх, балачак! Мәктәбемә илтер юллар буйлап, Бала булып килә узасым. Еллар үткәч килә: -Исәнме!- дип, Балачакка кулым сузасым. 2 Эх, балачак! Үткән сукмаклардан Яланаяк йөгереп үтәргә Бар дөньяны онытып, сабый булып, Күбәләкләр куып китәргә. 1,2 Балачакта зурлар дөньясына Сайлар өчен юллар җитәрлек. Тик еракта калган сабый чакка Тап...

Татар теленнән "Иярчен җөмлә төрләрен кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе

История
Конспекты 28.01.2015 Просмотров: 369 Комментариев: 0

8 нче класс. Иярчен җөмлә төрләрен кабатлау. Максатлар: 1. Иярчен җөмләнең мәгънә төрләрен кабатлау, структур төзелешен искә төшерү. 2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү, кушма җөмлә төрләренең аларда киң кулланылуын исбатлау. 3. Иҗадилык, халык авыз иҗатына кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлау: карточкалар, х.а.и. әсәрләре. Дәрес барышы: I. Исәнмесез, укучылар. Бүген без сезнең белән гадәттәгечә туган тел буенча белемнәребезне тирәнәйтү максатында җыелдык. Сүзебез х.а.и. һәм аның иярчен җөмлә...

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әсәрендә игелеклелек"(5 класс)

Иностранные языки
Конспекты 28.01.2015 Просмотров: 391 Комментариев: 0

Балык Бистәсе районы 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Токранова Эльвира Ильясовна 5нче класста татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес конспекты. Тема: Ф.Яруллинның Зәңгәр күктә ай коена әкиятендә игелеклелек. (А.Яхин программасы буенча) Максатлар: 1. Әдәби әсәрләрдән әхлак сыйфатларын таба һәм бәяли белергә өйрәнү. 2. Әкият төзелеше, проза әсәрләренә анализ алымнарын ныгыту. 3. Төркемнәрдә эш тәртибенә өйрәнү. 4. Кино сәнгате үзенчәлекл...


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх