Сыйфат фигыльләрнең кулланылышы

Сыйфат фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы Слайд1

Максат. Сыйфат фигыльләр турында алган белемнәрне ныгыту, аларның җөмләдә кулланылышы һәм исемләшү очраклары турында мәгълүмат бирү; укучыларның эстетик зәвыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру.

Җиһазлау. Дәреслек, карточкада биремнәр, слайдлар, терәк схема, картиналар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Хәерле көн! Бу дәрестә без сыйфат фигыль турында алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрне искә төшерербез, ныгытырбыз һәм сыйфат фигыльләрнең җөмләдә кулланылышын, исемләшүен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү.

Башта үткән дәресләрдә алган белемнәрне тикшереп алабыз.

1. Әйдәгез әле искә төшерик:

- Нәрсә ул сыйфат фигыль?

-Берьюлы сыйфат һәм фигыль мәгънәсенә ия булган фигыль төркемчәсе сыйфат фигыль дип атала. Слайд 2

Слайд 3 ( заман кушымчалары)

-Фигыль белән сыйфат фигыль арасында нинди уртаклык бар?

-Фигыль кебек сыйфат фигыль барлыкта-юклыкта була, заман белән төрләнә.

Слайд 4 (барлыкта)

Слайд 5 (юклыкта)

-Сыйфат фигыль сыйфаттан аермалы буларак, әйбернең вакыт эчендә үзгәрә торган билгесен белдерә һәм берничә заман формасына ия була.

Слайд 6 (С.ф. табыгыз)

2. Өй эшләренә күзәтү ясау. 166 нчы күнегү

3. Тәрҗемә эше. Слайд 7

Слайд 8 (җавабы)

4. Укучыларга сүзтезмәләр таратыла.

Слайд 9

Бирем.Сыйфат фигыльләр белән килгән исемнәрне таблицага урнаштырырга.

Сөйләүче кеше, кайткан апа, язмый торган каләм, укыйсы китап, җырлаучы кыз, дустым кайткан, киләчәк малай, укылмаган китап, барасы юл, кызыл алма, киткән поезд, сорыйсы сүз, уйный торган бала, тапшырылмаган хатлар

Сыйфат фигыль + исем

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

Слайд 10

Сыйфат фигыль + исем

Хәзерге заман

Үткән заман

Киләчәк заман

Сөйләүче кеше

Кайткан апа

Укыйсы китап

Язмый торган каләм

Укылмаган китап

Киләчәк малай

Җырлаучы кыз

Киткән поезд

Сорыйсы сүз

Уйный торган бала

Тапшырылмаган хат

Укыйсы китап

Җаваплары слайдта чыга. Укучылар эшләрен тикшерә, билгеләр куя (Үзбәя)

III. Яңа белемнәр үзләштерү.

1. Сингапур методы куллану.

Берәр бит таратыла. Алдагы рәттә утыручы уң яктагы укучы битне икегә бүлә, яртысын күршесенә бирә. Алдагылар, кабат урталайга бүлеп, чирек кәгазьне артта утыручы иптәшләренә бирәләр.

Гади һәм аңлашылырлык итеп, бер рәсем ясыйбыз. Сәгыть теле уңае буенча күршегә озатабыз. Рәсем кырына сыйфат фигыль +рәсемдәге предмет исемен язабыз. Сәгать теленә каршы хуҗасына рәсем кайта.

- Җөмлә төзибез. С.Ф. – нинди җөмлә кисәге булып килгән?

- Аергыч.

- Димәк, исемнәрне ачыклап килгәндә сыйфат фигыльләр аергыч функциясендә киләләр.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ (МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

Музыка астында йөриләр, музыка туктауга, сорауга җавап саны буенча берләшәләр.

- Тел сүзендә ничә хәреф бар?

- Туган ил ничәү була?

- 7 нче Б сыйныфының татар төркемендә ничә укучы укый?

2. Сыйфат фигыльләрнең исемләшүе.

Слайд 12

Исемнәрне ачыклап килгәндә, сан, сыйфат та аергыч була дип өйрәнгән идек.Алар кебек үк, ачыкланган сүзе төшеп калганда, сыйфат фигыль дә исемләшә һәм исемнең грамматик билгеләрен үзенә ала. Төрле җөмлә кисәге булып килә ала. Мәсәлән: Эшләгән (нинди?) кешене хөрмәт итәләр. – Эшләгәнне (кемне?) хөрмәт итәләр (Тәмамлык).

Тырышкан (нинди?) кешеләр булдыралар. – Тырышканнар (кемнәр?) булдыралар. (Ия)

3. Дәреслек белән эшлибез.

Слайд 13

167 нче күнегү. 10,11,12,7 нче җөмләләрдәге сыйфат фигыльләргә мофологик-синтаксик анализ ясыйбыз.

Тактага 2 укучы чыга.

10. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Кадерләгән – фигыль, затланышсыз сыйфат фигыль, барлыкта, үткән заманда, төп юнәлештә, җөмләдә аергыч булып килгән.

11. Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.

Аерылмас – фигыль, затланышсыз сыйфат фигыль, юклыкта, киләчәк заманда, төшем юнәлешендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

12. Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Әйтә алмаганны – фигыль, затланышсыз сыйфат фигыль, исемләшкән, юклыкта, үткән заманда, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә тәмамлык булып килгән.

6. Зурлар сүзен тыңламаган зур бәлагә тарыр (юлыгыр, очрар).

Тыңламаган – фигыль, затланышсыз сыйфат фигыль, исемләшкән, юклыкта, үткән заманда, төп юнәлештә, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә ия булып килгән.

Слайд 13

Алтыда белгән ана телең алтмыштада онытылмас.

IV. Йомгаклау.

V. Өй эше. 165 нче күнегү, күчереп язарга, сыйфат фигыльләрнең җөмләдәге функциясен билгеләргә.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.