Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
3 месяца назад

Валиева Зулфия Насиховна

учитель татарского языка и литературы

Россия ТСКОШИ

Материалов: 10 Просмотров: 2716 Комментарии автора: 0 Комментарии автору: 0


Категории по интересам: Другое
Инфоурок / Сайты учителей / Валиева Зулфия Насиховна

Һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укучыда эчке матурлыкта омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес аралашырга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана. Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә. Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтижә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак. Укытучы кулы белән киләчәк тормыш төзелә. Замана укытучысы бар нәрсәдән дә алда барырга, күп белергә, заманча техника белән дөрес һәм урынлы файдалана белергә тиеш, әлбәттә. Компьютер, проектор, электрон энциклопедияләр, видеотехника, мультимедия тактасы, интернет челтәре, эшкә юнәлтелгән укытучы - барысы да заманча дөрес бирүнең чаралары. Дәресләремә төзелгән слайдлар, видео һәм аудиоязмалар татар теле һәм әдәбияты дәресләремне тагын да тулырак, тагын да нәтиҗәлерәк итә.



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • 10 материалов

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх