Эссе
Мин – укытучы
(Эссе)
“Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”. Әлеге сүзләрне халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхреддин әйткән. Бик хак сүзләр. Укытучы хезмәте – элек-электән ихтирамга, игътибарга лаеклы хезмәт.
Мин дә - укытучы. Балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Бүгенге шартларда җәмгыятебездә татар теленә булган мөнәсәбәтләр мине бик уйландыра. Иң зур теләгем: шушындый катлаулы чорларда да мин укыткан укучыларым үз туган телләрен – татар т...