Ә сез китап укырга яратасызмы?
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр,
компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый.
Ләкин,шулай булса да. Күзәтүләрдән чыгып, әйтә алам: балалар башлангыч
сыйныфларда күбрәк укырга тырышсалар да, үсә төшкәч, көннән-көн азрак
укый башлыйлар. Әдәби китапны азрак уку, ул баланың интеллектуаль
үсешен тоткарлый, мәсьәлә биремнәрен акрын укый, дәрестә иптәшләреннән
артта калуына китерә.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче
китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренч...