"Яна ел"

Яңа ел тамашасы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән .Матур көй астында залга балалар керә.

Алып баручы:

Бизәлгән залга кердек,

Искиткеч чыршы күрдек

Биеп , җырлар җырларбыз

Яңа елны көтәрбез.

Чыршы телгә килә.

Сәлам! Сәлам! Сезгә балалар!

Мин – чыршы.

Сезне күрергә бик шатмын

Бу яңа ел сәгатендә

Мин дә сезне котлармын!

( Кыңгырау чыңлаган тавыш килә).

Алып баручы:

Ишетәсезме , чыршыдагы энәләр кинәт кенә чыңлап киттеләр. Бәлки алар, чыршының утлары янсын өчен чыңлыйлардыр.Әйдәгез әле ,чыршы- ның утларын кабызыйк:

Чыршы-чыршы кабын син!

Утларыңны яндыр син!

(Балалар берничә тапкыр әйткәч чыршының утлары кабына).

Нинди матур безнең чыршы !

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен.

Котлы булсын Яңа ел !

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Исәнме , чыршы исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көттте.

Әйдә , бергә биеп алыйк

Әйдә , бергә уйнашыйк.

Бизәкле чыршы янында

Гөрлик , көлик , җырлашыйк.

Җыр:Маленький елочка

(Ут сүнә , әкиятче керә).

Әкиятче:

Мин сезгә болай гына килмәдем.Яңа ел белән котларга килдем. Шу- шындый күңелле бәйрәм көнендә , балалар белән очрашудан да кү -ңелле мизгел бар микән.?

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз , матур биек ,

Тора түшәмгә тиеп.

Ботак саен утлар яна ,

Йолдыз балкый очында.

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

Бүген бездә зур бәйрәм!

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Бию:Зимушка зима

У новогодней елочки

Зеленые иголочки.

И снизу до верхушки,

Красивые игрушки.

Йомшак кына кар яуды ,

Бөтен җирне каплады.

Ап – ак булды болыннар ,

Ап ак булды киң кырлар.

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә ямь –яшел

Чыршы утыра.

Здравствуй елка ! Как мы рады.

Что ты снова к нам пришла

И в зелененьких иголках

Свежесть леса принесла.

Төрле – төрле утлар яна ,

Без уйныйбыз әйләнеп

Бигрәк матур , бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Хорошо , что каждый год

К нам приходит Новый год.

Зажигает нашу елку

И заводит хоровод.

Җыр:Хоровод

Сагынып көттек без сине ,

Көннәрне санап көтттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

Җырлыйбыз да биибез ,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда - яңа утлар,

Яктыртсын Яңа елны.

Төлке:

Исәнмесез балалар! Яңа еллар белән сезне! Балалар, сез , Кыш бабайны

көтәсезме?Озакламый килеп җитәр ул.

(Ата-аналар янына барып)

Кыш бабайның капчыгын Шүрәле дустыма урлаттырдым , ХА-ХА-ХА.

(Балалар янына бара)

Балалар бәйрәмегез шундый күңелле, ләкин нәрсәдер җитми ,билгеле, Кыш бабагыз сезгә әзерләгән бүләк, күчтәнәчләре җитми.

Быел Кыш бабагызның күчтәнәчләре шундый зур, хәттә Кыш бабагыз күтәрә алырлык та түгел.

Кыш бабагызга ярдәм итәрмен,

Хәзер үк алып килеп җитәрмен.

(Ата-аналар янына килеп:Сез монда утырган арада , кетәклегегезгә кереп

Тавыкларыгызны, казларыгызны барлап,санап чыгыйм әле ( көлә-көлә чыгып китә).

Бераз гына моңсу да ,

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм ? - диеп сорасагыз ,

Бездә бүген чыршы бәйрәме !

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да бүләкләр.

Яңа елда чынга ашар ,

Безнең бөтен теләкләр.

Яңа бәхет яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел.

Телибез тыныч тормышлар ,

Котлы булсын Яңа ел!

Әкиятче:

Балаларда чыршы бәйрәменә килгән , кунаклар да монда , ләкин кайда

йөри икән безнең , шаян мәрхәмәтле Кыш бабабыз !

(Уртага йөгереп куян керә).

Куян:

Уф ! Көчкә килеп җиттем.

Әкиятче:

Ни булды , куянкай? Нидән болай әлсерәдең?

Артыңнан төлке кудымы әллә?

Куян:

(Тыны бетеп) Ку-ку-мады. Бик нык йөгердем.

Әкиятче:

Нигә йөгердең ? Кемнән качтың?

Куян:

Тизрәк килеп җитим дип ашыктым .И,и балалар.

Явыз Шүрәле Кыш бабайның

Ап-ак капчыгын алган.

Яңа елда нәни дуслар

Күчтәнәчсез калган.

Алып баручы:

Нишләргә икән куян дустым?Ел буе балалар Кыш бабайга матур җырлар , шигырьләр өйрәнеп күчтәнәчләр көттеләр.

Әкиятче:

Мин барда дусларым борчылмагыз! Хәзер үземнең “Серле таягымны” эшкә җигим , сезгә ярдәмгә килим.

Исегезгә төшерегез әле балалар ,Шүрәлене кем акылга утыртты?

Балалар:Былтыр.

Әкиятче:

Дөрес балалар , Шүрәлечә Былтыр , ә безнеңчә Батыр егет.

1-2-3 Батыр егет ярдәм ит!

(Ат кешенләгән тавыш килә).

Былтыр:

Тр-р-р малкаем , тукта әле

Ник балалар борчулы?

Бәйрәмнәрен кем бозган,

Кем аларга ачулы?

Исәнмесез балалар , исәнмесез кунаклар!

Куян:

Әй , Батыр Батыркаем

Явыз Шүрәле Кыш бабайның

Ап-ак капчыгын алган.

Батыр:

Явыз Шүрәлене

Хәзер табып китерәм ,

Капчыкны урлаган өчен ,

Тиз акылга утыртам.

( Куян , Батыр чыгып китәләр).

Әкиятче:

Ой, юл буенда нинди өй бу ? Бер дә таныш түгел. Бер күз белән генә тәрәзәгә күз салыйм әле.(Карый)

Бу өй гади түгел

Бу өй бик серле икән,

Тукта! Шалтыратыйм әле

Кем миңа дәшер икән.

(Кыңгырауны шалтырата, өйдән салмак кына көйгә Кар кызы чыга )

Кар кызы:

Бу өйдә Кыш бабам белән

Без бик дус яшибез,

Суык көннәрдән куркуны

Һич кенә дә белмибез.

Минем исемем Кар кызы , әгәр дә мин җырлап җибәрсәм моңлы җырны ишетеп, кар бөртекләрем очып килеп җитәрләр.

(Көй уйный, чыршы артыннан кар бөртекләре килеп чыга).

1 нче кар бөртеге

Менә җил исеп китте

Салкын сулышы килде ,

Әйтерсең лә Кыш әби

Кулын җәеп җибәрде.

2 нче кар бөртеге

Югарыдан очтылар

Ап-ак йомшак мамыклар,

Агач һәм куаклардан

Коелды бөртек карлар.

3 нче кар бөртеге

Болыннарда кырларда

Хороводлар биибез,

Җил кая алып киткәнен

Үзебез дә белмибез.

Кар бөртекләре биюе.

Кар кызы:

Балалар , нишләп минем бабам юк , аңа инде килергә вакыт , ул юлда тоткарланган ахыры.

Кыш бабай – Ау-Ау ,ау-ау-ууу

Ишетәсеңме мин сине чакырам.

Әкиятче:

Кыш бабай,Кыш бабай

Тиз арада килеп җит,

Балалар зарыгып көтәләр

Алар белән бәйрәм ит!

(Ракета тавышы килә , ут сүнә, Кыш бабай керә.)

Балалар , Кыш бабайны каршы алыйк.

Шатланып куллар чабыйк!

(Дәртле көй уйный, балалар кул чабалар).

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез , кунаклар.

Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр алып килсен.

Кыш бабай :(Кар кызына сөйләп) Кызым , онытмадыңмы, барысын да чакырдыңмы?

Кар кызы:(кул селтәп)Булды , бабакай,булды , барысы да килде инде.

Кыш бабай :

Уф – уф арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы:

Син утыр , балалар сиңа шигырьләр сөйләрләр.

Яшел чыршы тирәсендә ,

Җыелып бертугандай ,

Әйлән – бәйлән уйный идек ,

Килеп керде Кыш бабай.

Кыш бабай , Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай

Сакал - мыек , ап – актан ,

Килгән безгә ерактан.

Әй , Кыш бабай , Кыш бабай ,

Хуш киләсең , уз бире ,

Шатланышып , җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җыр:Арып баса Кыш бабай

Йолдызлар төшеп кушылган ,

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Әй ! Кыш бабай , Кыш бабай ,

Безгә якын дус бабай ,

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

Жыр:Яна ел

Бәйрәмебез , син килгәч ,

Матурланды тагын да ,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Әй , Кыш бабай , Кыш бабай ,

Безнең сөйгән кунак син ,

Ямьле үтсен кичәбез .

Безне көлдер , уйнат син.

Вакыт җитте иске елга,

Сәгать сукты.

Яңа елны көткән идек

Килеп җитте.

Әкиятче:

Әй Кыш бабай ,Кыш бабай

Бик матур сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләреңне

Кемнәргә өләшәсең?

Кыш бабай:

Ай минем тишек башым!

Бөтенләй онытканмын,

Капчыгымны кайдадыр

Югалтып калдырганмын!(эзләнә)

Кар кызы:

Син Кыш бабай капчыгыңны

Югалтып калдырмадың,

Шүрәле бүләкләреңне

Урлаганын күрмәдең.

Төлке:

Борчылмагыз балалар , борчылмагыз кунаклар! Әйттем мин сиңа,Шүрәле, кеше әйберенә тимә дип.Шулай була ул, эләктеңме инде.Менә ике кулсыз да калдың.

Шүрәле:(елый , үкерә) у-у-у кулларым авырта , у-у үләм.Зинһар өчен,

Помогите!Бармагымны тагын кыстырдым бит инде ! И җүләр мин, хәйләкәр төлке сүзенә алдандым бит!И егеткәйгенәм, бу бармакларны

Былтыр дигән егет кыскан иде , син кем атлы буласың соң?

Батыр:

Минме? Мин Быел булам .Бәлки былтыр кермәгән акылың , быел керер!

Шүрәле:

Зинһар өчен, помогите балалар!(елый) Яңадан бер вакытта да кешеләргә начарлык эшләмәс идем.Кыш бабай гафу ит мине!

Кыш бабай:

Бүтән начарлык эшләмәссеңме?

Шүрәле:

Юк, Кыш бабай.

Кыш бабай:

Ярар соң булсада , уң булсын.Шүрәле үзенең хатасын аңлады.Әйдә Әкиятче дустым ярдәм ит!

Әкиятче:

Әпсен-төпсен

Бу урман сарыгына Яңа ел ,

Акыллар алып килсен!

(Шүрәленең кулыннан бүкәндә , капчыкта төшеп китә).

Кыш бабай:

Әйе, Әкиятчем! Яңа ел , бар кешегә иман , тәүфыйк , бәхетләр , байлыклар алып килсен! (Яңа елны каршы алу).

Яңа ел килә!

Бию:Полька

Аждаһа:

Яңа ел белән дусларым!

Минем ел белән!

Аждаһа елы белән.

Мин Аждаһа елы булам,

Бер дә куркып калмагыз.

Мин килде дип көенмәгез,

Олыларны тыңлагыз!

Бүләкләр таратыла. Балалар залдан чыгалар.

“Мөслимем Туган ягым”(Мәктәпкә әзерлек торкеме)

Мөслим” турында әкрен генә көй уйнап тора. Балалар залга керәләр.

3 бала шигырь сөйли.

1-бала:

Туган җирем изге җирем минем

Нинди сүзләр табыйм зурларга,

Кушып җырлыйк әле исемеңне

Гасырларга күчкән җырларга.

2- бала:

Еракларда синнән китсәләр дә

Балаларың кайта сине сагынып,

Туган көннән алып һәрбер бала

Яши туган җиргә табынып.

3-бала:

Һәркем зурлый үзенең туган ягын

Кушып җырлый аның исемен,

Тик нигәдер иң-иң мактаулысы

Синдер төсле газиз

Бергә: Мөс-лимем!

Композиция

Магнитафоннан Х. Спиридонова “Мөслим” җырын җырлап тора. Мөслим гербы тотып, уртада бер бала, бер бала ипи, тоз, икенче бала чәкчәк тотып кереп баса. Калган балалар шул көйгә хәрәкәтләр ясыйлар.

Ипи, тоз тоткан кыз:

Балаларны күрик әле диеп,

“Миләшкәйгә” бүген килгәнсез,

Ипи, тозлап сезне каршылыйбыз

Якты уйлар белән китәрсез.

Чәкчәк тоткан кыз:

“Миләшкәй”дә бу чә кчәкне

Пешерәләр бик белеп,

Әйдәгез авыз итегез

Йөзегез торсын көлеп.

(Кунакларны ипи, тоз, чәкчәктән авыз иттерү, идәндәге әйберләр җыела).

Ике бала чыга.

1-бала:

“Исәнмесез” диеп башлыйк әле

Сүз башы бит шулай башлана,

Сез килгәнсез бүген кунак булып,

Күңелебез шуңа шатлана.

2-бала:

Тургай, сыерчыклар сәлам бирә

Әйдә безгә рәхим итегез,

Күңелебез кырлар кебек иркен

Бездә кунак булып китегез.

1-бала:

Сәлам бездән барчагызга,

“Миләшкәй” балалары апалары

Сөйкемле балаларыннан,

Килгән кунакларга.

Бергә: Ялкынлы кайнар сәлам!

Җыр: “Алага шокер”.

Бер максатсыз, гел заяга Узмасын гомер. Исәнмесез, яшибез без, Аллага шокер! Кайгы белә н, шатлык белән Уза бу гомер. Без бит бергә, шунсы шатлык, Аллага шокер! Алла бирсә , җырларбыз без, Узганчы гомер. Исәнмесез, җырлыйбыз без, Аллага шокер!

Алып баручы: -Балалар, безнең район башлыгы кем әле ул? Әйе, Ришат Рашитович!Балалар Сезгә булган рәхмәтләрен шигырьләре аша җиткерерләр.

Ике бала чыга:

Ришат абый, барыбыз да

Мактап сөйлибез Сезне,

Өҗмахка әйләндердегез

Безнең Мөслимебезне.

Мөслимебез матурланды,

Яшәрде, ямьләнде ул,

Түтәлдәге чәчкәләргә,

Балалар сузмасын кул.

Казанның Баумыны төсле

Мөслимдәге бер урам,

Мин калада яшим, диеп

Кайчак шаккатып торам.

Үсеп җитеп, белем алгач

Мин Мөслимгә кайтырмын,

Ришат абый Сезнең матур эшне

Үзем дәвам итәрмен.

. Алып баручы Хөрмәтле кунагыбыз Ришат Рашитович, безнең балаларыбыз Сезне кечкнәдән үк матур эшләрегезне күреп, белеп үсәләр.

Без Сезгә бик рәхмәтлебез, авыр, бик тә җаваплы эшегездз зур сабырлык, сәламәтлек телибез, ә инде балаларыбыз рәхмәтләрен үзләрене биюләре аша җиткерәләр. Ришат Рашитович, бу биюбез, Сезгә бүләгебез!

Бию: Татар халык биюе, Вахитова Камилла.

(Ришат Рашитовичка сүз бирелә).

Ике бала чыга:

  • нче бала:
  • бала:

Уфа матур, Казан матур

Мөслим матур барсыннан,

Таң йолдызы шикелле ул,

Йолдызлар арасында.

Җыр белән бергә уяна

Мөслимебез таңнары.

Таң җилләре тибрәндерә

Ык буеның таллары.

Рушат абый, Минҗиһан апа

Икеседә җитәкче.

Алар безне, без аларны

Бик бәхетле итмәкче.

Алып баручы: Бүген бездә кунакта Рушат Җәүдатович утыра. Аны безнең районда бер белмәгән кеше дә юк. Гөмере буе үз эшенә тугрылыклы җитәкче булып эшләүче, бик күп еллар мәктәп директоры, аннан Мәгариф бүлеге җитәкчесе, хәзерге көндә район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни эше буенча хакимият башлыгының урынбасары Султанов Рушат Җәүдәт улы! Рушат Җәүдатович! Сезнең хезмәтегезне хөрмәтләп , балалар “Шнапи” биюен башкаралар.

Җыр: “Мөслимнең-мөслимәсе”.

(Вахитова Камилла “Шнапи” биюенә киенергә чыгып китә).

Алып баручы: -Балалар! Сезгә матур шигырьләр, кызыклы табышмаклар язучы кем әле ул! Әйе, Бүгенге хөрмәтле кунагыбыз, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районыныкы гына түгел, Татарстанга, башка республикаларга танылган балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов! Безнең балаларның Мөҗәһит абыйның шигырьләрен сөйләп телләре ачыла, әйдәгез әле балалар аның шигырьләрен әти-әниләргә, кунакларга бүләк итик.

(Биш бала чыга).

Әй туган ягым минем.

Тугайлардан борма-борма

Сузылган Ыгым минем,

Кадерле дә, газиз дә син

Әй туган ягым минем.

Уч төбемдә кебек кенә

Оҗмагым багым минем,

Кадерле дә, газиз дә син

Әй, туган ягым минем.

Куанычым да шатлыгым

Бәхетле чагым минем.

Кадерле дә, газиз дә син

Әй, туган ягым минем.

Ни кирәксә, табышмакмы,

Балалар шигыреме,

Сезнең китапны алабыз

Без табабыз билгеле.

Яз кояшы матур бүген

Җырга әйләнә көн-ае,

Без бәхетле Сез булганга

Сез Мөслимнең –Тукае!

Алып баручы:Дөрес балалар, Мөҗәһит абый! Сез- Мөслимнең горурлыгы, аның Тукае!

- Балалар, Мөҗәһит абый шигыренә бик матур җырлар язалар

Мөҗәһит Заһитович! Сезнең сүзгә язылган бу җырыбыз, Сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Бию: “Шнапи”.

Алып баручы: Барыгыз да беләсез, безнең төбәк язучыларга бай як. Мөслимнең табигатенең матурлыгын, халкының тырыш, эшчәнлеген, үзенең шигырьләре аша горурланып, Татарстанга танытучы, бүген безнең хөрмәтле кунагабыз- Лилия Садриева.

Лилия апа шагыйрә дә

Һәм җитмәсә түрә дә,

Шигырьләрне әйбәт яза

Мнә шуңа күрә дә.

Алып баручы:-Әйдәгез балалар, әти-әниләргә Лилия апагызның

шигырьләре аша Мөслимнең матурлыгын тагы бер кат исбатлыйк әле.

Ык буе талларына.

Ык буенда иркә таллар елый

Керсез яшьләр тама күңелгә,

Җырдай матур туган якларым

Урын алган күңел түрендә.

Ык буенда шаян таллар уйный

Бөдрәләрен тарый агымсу,

Ямьле Ыгым, шаян таллар белән

Йөрәгемдә мәңге калырсың.

Ык буенда серле таллар җырлый

Моң агыла туган ягымда,

Бәхет эзләп ерак киткәннәрдә

Сине Мөслим, сине сагына.

Киткәннәрне сагынып таллар елый

Җырлап каршылыйлар кайтканны.

Бездәгедәй яклар сирәк җирдә

Данлап яшик туган якларны.

Бию: “Классик”.

Ике бала чыга:

Күпме җырлар сиңа җырланмаган

Күпме язлар сиңа килмәгән,

Күпме ярлар синдә кавышмаган

Күпме шатлык синдә булмаган.

Урамнары тулы шау чәчәкләр

Биек йортлар балкып калалар,

Асфальт җәйгән тигез юлларыңнан

Машиналар тыз-быз чабалар.

Туган җирем изге җирем минем

Нинди сүзләр табыйм зурларга,

Кушып җырлыйк әле исемеңне

Гасырларга күчкән җырларга.

Еракларга синнән китсәләр дә

Балаларың кайта сагынп,

Туган көннән алып һәрбер бала

Яши туган җиргә табынып.

Һәркем зурлый үзенең туган ягын

Кушып җырлый аның исемен,

Тик нигәдер иң-иң мактаулысы

Синдер төсле газиз

Бергә: М-ө-с-л-и-м-е-м!

Җыр: “Мөслимем”.

Безнең якның җылы куенында

Саклаган туган телен,

Рус, мрари, татарлары

Яшәтә Мөслим җирен.

Композиция

“Йөрибез җир шары өстендә”.

(Ике бала чыга)

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.