Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Устный журнал на экологическую тему на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Устный журнал на экологическую тему на татарском языке

библиотека
материалов

Экологик темага телдән журнал


Максат: Балаларны үзебезнең территориядә үсүче үсемлекләр, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар белән таныштыру; дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү, табигатьнең гаҗәеп сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү; табигать кочагында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү.


Җиһазлау: Кызыл китап, плакатлар, хайваннар, үсемлекләр, кошлар түрында төзелгән альбомнар, рәсемнәр, кошлар тавышы яздырылган кассеталар, «Туган табигатьне саклыйк» дигән открыткалар җыелмасы


Алып баручы. Тирә - юньгә бер генә күз салыгыз әле. Кая карама сынган агач ботаклары, куәтле тракторлар белән телгәләнеп беткән җир, «менә бетәм, менә үләм» дип агучы чишмәләр, мазутлы елга – күлләр, үлгән кошлар, җәнлекләр. И табигать! Синең саф сулы чищмәләреңне, адашырлык калын урманнарыңны, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваңны кешеләр үз куллары белән юкка чыгара. Уйлап эшләргә тиешле өлкәннәр дә, хәтта балалар да кайчагында сиңа карата мәрхәмәтсез.


Укучы. Э.Авзалова «Бу гүзәллек яшәрме?»

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?


Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?


Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?


Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу җир шары

Яшәр микән?



Алып баручы. Балалар, табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенен тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманы корытып, җәнлекләрне, кош – кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз – үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. Шушы максатны тормышка ашыруга этәргеч бирсен өчен сезнең игътибарга телдән журнал тәкъдим итәбез.




1 бит «Табигать һәм халык авыз иҗаты»


Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан. Әкият, мәкаль, әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән.


Бу чыганакның төп өстенлеге шунда: белемнәр балаларга мавыктыргыч рәвештә җиткерелә. Балаларга табышмаклар әйтү. Мәсәлән,


Ак сыер торып ките,

кара сыер ятып калды. (кыш китеп яз килү)


Җәен ссоры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)


«Күкрәгемә кадыйм», - димә,

Сабакта очлы угым.

Өзәргә теләсәң әгәр,

Чәнчеп алырмын кулың! (роза гөле)


Җимешем кып – кызыл була,

Бу шатлык минем өчен.

Чөнки көзге салкында да

Һич тә үзгәрми төсем. (миләш)


Гәүдәсе бар – җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк (гөмбә)


Күрер – күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре;

Челтәрләре түгәрәк,

Эшли алар үрмәләп. Һ.б.


Уен «Мәкальнең башы миндә,

Ахыры менә бу төендә»


Укытучы мәкальнең башын әйтә һәм төенне укучыларга ыргыта. Тоткан укучы мәкальнең ахырын әйтеп бетерә дә төенне кире ыргыта. Мәсәлән,

«Суга сусаган - (чишмә әрчегән)»

«Агач утырткан - (ага булган)»

«Күке кычкырмый - (җәйнең яме булмый)»

«Сары мәтрүшкә 60 төрле авырудан, - (көрән мәтрүшкә 70 төрле авырудан дәва)»һ.б



Уен «Экологик лото». Әйтем, сынамышларны искә төшерү өчен оештырыла. Әйтем, сынамыш 2 өлешкә бүленә; һәр өлеш аерым карточкага теркәлә. Укытучы кушуы буенча, укучылар мәгънә ягыннан бер – берсенә тәңгәл килгән өлешләрне эзлиләр. Мәсәлән, беренчесе – «урман утырткан, икенчесе – «ачлык күрмәс», «1 агачтан унау үскән» һәм «10 агачтан урман үскән» һ.б.



2 бит «Үсемлекләр кеше тормышында»


Алып баручы. Татарстан җирендә халык медицинасында 80 гә якын төр үлән кулланыла, ләкин бары егермеләбенең генә җитәрлек запасы бар.


Укучы. Уздык калын урманны

Болынны, үзәннәрне,

Очраттык без менә

Дарулы үләннәрне.

Монда бака яфрагы,

Тузганак, ромашка,

Кычыткан, әрем

Җый күп итеп, ташлама.


Мәтрүшкә. Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр әле күргәнең,

Ә мин булам сарысы.

Шәп доктор, дип кешеләр,

Мактый мине барысы.

«Панадолны», «Упса»ларны

Күпләп эчү зарарлы.

Дару үләннәре эч син

Тыңла мине, ярармы?


Табибә. Мәтрүшкәнең ревматизм, паралич, баш авыртуыннан, салкын тигәннән шифасы бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыялар. Төнәтмә ясап та, чәйгә кушып та эчәләр. Әби – бабайлар мәтрүшкәне 99 чирдән дәва, дигәннәр.


Җыр «Мәтрүшкәләр»


Тузганак. Яратам мин таң нурын,

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң киптереп,

Тәме исең китәрлек.

«Брук Бонд» чәеннән бер дә

Калышмыйм мин, белегез.

Принцесса Гита белән

Ярышырга әзер без.


Укучы. Безнең әби аны каз бәбкәләренә турап ашата. Тузганак тамыры төнәтмәсе белән тәннең пешкән урынын дәвалый. Яфракларыннан әзерләнгән сокны сары авыруы булганда эчәләр. Ул витаминнарга бик бай.


Ромашка. Ромашка минем исемем.

Минем чәчәкләрне җыеп

Чәчегезне юсагыз

Хеден Шолдерс шампунен

Читкә алып куегыз


Чәчәкләрем төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

«Смекта», «Ренни» урынына

Мине эчсәң дә ярый.


Табибә. Ромашка чәчәгенең төнәтмәсеннән салкын тигәндә, йөрәк эшчәнлеге начарланганда, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.


Кычыткан. Кычыткан усал, диләр,

Кычыткан чага, диләр.

Минем витаминнарымның

Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашаганыгыз бармы?

«Галина Бланка», «Кубик Магги»

Минем кебек витаминнарга баймы?


Табибә. Кычыткан шикәр диабетын, аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә, йөрәк – кан системасын ныгыта.


Бака яфрагы. Урманчының юлдашы мин.

Бәлагә ул юлыкса,

Ярдәм кулымны сузамын,

Киселсә, я егылса.

«Бальзам Битнер»дан калышмый

Тырышам дәваларга.

Чәйгә салып эчерегез,

Авырган балаларга.


Табибә. Бака яфрагы барыбызга да таныш. Ул сулыш юллары ялкынсынганда, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә. Аны төрле ашларга, салатларга кушалар.


Алып баручы. Дару үләннәрен кулланыгыз, юкка өзмәгез. Табигатьне саклагыз!


Уен «Агачны тап». Алып баручы агачның тышкы күренешен сурәтли, балалар аларның нинди агач икәнен әйтергә һәм рәсемен табып күрсәтергә тиешләр. Мәсәлән,

  1. Ак кайрысында кара таплар бар. Ботакларында «алкалар» да була, аларда кышка таба орлыклар өлгерә. (каен)

  2. Юан кәүсәле, кайрысы ссоры, кытыршы, кәкре – бөкре ботакларында кипкән яфраклар да күренгәли. (имән)

  3. Бу агачны кызыл җимешләреннән танырга мөмкин. Алар кышка кадәр коелып бетмиләр. (миләш). һ.б.

Укытучы төрле агачларның үзенчәлекләрен сурәтләү һәм чагыштыру юлы белән балаларга агачларга хас сыйфатларны белергә һәм аерырга булыша, телләрен дә баета.

Укытучы. Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

Яки «Җәен киенә, кышын чишенә»

Бу нәрсә булыр икән, балалар? (урман)


Урман – кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга – бүрәнә, өстәл ясарга – такта, ягарга утын бирә. Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре… Кыскасы, урман «бүләк итә» торган байлыклар санап бетергесез. Халык хуҗалыгындагы егерме меңнән артык әйбер – урман хәзинәсе.

Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Бар да туйганчы соклан – ул куып җибәрми. Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да, рәхәтләнеп ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Шуңа күрә шифаханә, ял йортлары, кайбер мәктәпләр һәм лагерьларны урманда яки урманга якын урыннарда төзиләр. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.

Җыеп әйткәндә, урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә яшел дусларны сакларга, аларны тагын да күбәйтергә кирәк.

Укучылар белән урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә.


3 бит «Канатлы дусларыбыз»


Алып баручы. Җир шарында – 8600, Россиядә исә 700 дән артык төрле кош очрый. Безнең республикада җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40 лап төр кошны очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр.

Укучы. Әйдәгез, хәзер мин сезгә кошлар турында табышмаклар, башваткычлар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

  1. Гөрли – гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.


  1. Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң үз итә.


3.Ука – ука тыш кына

Су коена инештә.

Оча алса да суда йөри,

Ите яхшы бәлешкә.


  1. Яшел чирәм өстендә

Кырт – кырт кыртлар.

Канатларын җәеп

Балаларын туплар.


  1. Кайсы кош бик тиз йөгерә?

  2. Кайсы кош ауга төнлә генә чыга? Ни өчен?

  3. Кайсы кошның балалары әниләрен белми?

  4. Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар?

  5. Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыелалар?

  6. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме исеме була?

  7. Кайсы кош ялтыравыклы әйберләргә кызыга?

  8. Урмый, чәчми ил өстендә көн итә.

  9. Көндез йоклый, төнлә елый.

  10. Суда йөзә, күктә оча, ит белән сыйлый, йомшакта йоклый. Ул ни була?

  11. Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын.

  1. Кечкенә генә җиңгәчәй

Аксый – аксый суга бара.


Укучы. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк. Кошларга оялар куйыйк. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.


4 бит «Хайваннар дөньясында»


Уен «Эзләп тап» укучылар табышмакларның җавабын табалар, сорауларга җавап бирәләр һәм кроссвордны чишәләр.

1 нче кроссворд:

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (куян)


  1. Нинди хайван кыш көне, йокыдан уянып,

җәйдән әзерләп куйган азыгын ашый? (бурсык)


3.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Ашарга эзли. (бүре)


4.Бернәрсәсе дә авыртмый,

Ә үзе һаман ыңгыраша. (дуңгыз)

Яки

Төрән танау җир сөрә.


5.Үзе кечкенә генә, матур гына,-

Бер кеше дә яратмый. (тычкан)

Яки

Кечкенә генә йомры шар,

Аннан явыз нәрсә бар?


6. Кәкре егет алтын казый.

Яки

Җир астында җизнәм аты кешни. (йомран)


2 нче кроссворд

1. Дүртәү аның аягы,

Түбәсендә колагы.

Яңгыратып кешнидер,

Кешнәмичә үсмидер.

Үскәч файда китерер,

Илдән – илгә җиткерер. (тай)


2.Тугач та булмый үзе

Баш очында мөгезе.

Сабыр ит, әзрәк көт,

Үскәч бирер бик күп сөт. (бозау)


  1. Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә,

Кешене сөендерә. (сарык)


4.Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. (эт).

Вертикаль баганадан хайваннарның төрләрен уку. Йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның аермалы һәм уртак якларын билгеләү, әһәмиятләрен ачыклау.


Хайваннар турында балалар ятлаган шигырьләрне сөйләтү.

Колын” Әминә Бикчәнтәева

  • Иркен яшел болында

Чабасың да чабасың,

Син яшь кенә бит әле,

Аякларың талмасын!

  • Юк, сез алай димәгез,—

Көчем арта күп чапсам,

Ничек мин зур үсәрмен,

Көн буена тик ятсам.


Маэмай” Муса Җәлил

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.


Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.


Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!


Яралыга су илтсен,

Һәрнәрсәгә өлгерсен.

Нәрсә генә сизсә дә,

Командирга белдерсен.


Менә шуның барсын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга!


5 бит “Табигатьтә су”


Алып баручы. Ишетәсезме? Безгә кунакка Тылсымлы су килә. Әйдәгез, чакырыйк үзен, югала күрмәсен. (чакыралар)

(Тылсымлы су һәм аның белән тамчылар керә)

Тылсымлы су. Исәнмесез, балалар! Ниһаять, мин сезнең яныгызга килеп җиттем. Илеп җитә алмамын дип бик курыккан идем, чөнки көн саен зур эшләр башкарам. Чакыру телеграммагызны алдым, бик зур рәхмәт. Сез минем турыда беләсезме соң? Әйтеп карагыз әле, мин сорау бирәм — сез җавабын табыгыз.

  • Каты хәлдә нинди булам?

  • Боз, кар, бәс рәвешендә.

  • Сыек хәлдә?

  • Тамчылар, чишмә, елга, күл, гөрләвек, океаннар барлыкка килә.


1 бала. Карыйм да мин сокланам:

Бу нинди иртә икән?

Һәр түбәдән су тама,

Каян су җитә икән?

Вак шарлар кебек тәгәрәп,

Ак карга төшә тамчы,

Үзенә ясап тагарак

Бозларны тишә тамчы.


2 бала. Без ап – ак бөртекләр,

Чәчәкләр, челтәрләр.

Очыртып шәп җилләр

Еракка илтәләр.

Энҗеләр шикелле

Җемелди беләбез.

Кешеләр өстенә

Бизәкләр тезәбез.

(кар бөртекләре биюе)


Алып баручы. Су турында ишеттегезме соң, аны бөтен җирдә бар диләр?

1 тамчы. Әйе, әйе.

Без җыелып торган суда,

Иделдә һәм диңгездә,

Каткап боз кисәгендә,

Урманның томанында.


2 тамчы. Кайнап чыккан чәйнектән

Чыгабыз без пар булып.

Чәй, шикәр салсаң безгә,

Әйләнәбез баллы чәй булып.


Тылсымлы су. Балалар, минем сезгә табышмаклар әйтәсем килә, сез аларны белерсезме икән?

  1. Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр,

Мин аз гына күренсәм, качып – посып бетәләр. (яңгыр)


2.Ак кына, вак кына, ак мамык сымак кына,

Югала, юк була, учта тотсаң чак кына. (кар бөртеге)

  1. Уты юк, төтене бар. (томан)

  2. Аягы юк — ил гизә,

Күзе юк — яшь түгә. (болыт)


Болыт апа (күренә). Кайда монда минем тамчыларым? Барыгыз әле, балакайларым, сәяхәт итеп кайтыгыз. Яңгыр булып явыгыз, җир – ананы эчертегез, агачлар, чәчәкләр сусыз булмасын. Карагыз аны, бик шаярмагыз, үзегезне яхшы, әдәпле тотыгыз. Бераз сәяхәт иткәч, яңадан әйләнеп кайтырсыз. Үтеп баручыларның якаларына кереп, чылата күрмәгез, чәчрәтеп уйнамагыз.


Укучы. Судан башка тереклек юк, тереклектән башка тормыш юк. Шуңа күрә дә борынгы бабаларыбыз авыл һәм шәһәрләрен елгалар, инешләр, күлләр буйларына салганнар. Укучыларда туган авылларына һәм шуннан чыгып, гомумән, илгә мәхәббәт тәрбияләүдә һәр авыл җирендә урын алган дистәләрчә елга – инешләр, күлләр, чишмә - чыганакларның әһәмияте бик зур.


Укучы. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы олы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләрнең кайнап чыгуын һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына да каһарманлыкны алар биргән. Елгаларга таба челтер – челтер йөгерә торган чишмәләргәр карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, алар халык тормышының истәлек хәтирәләре һәм олы торихы турында сөйлиләр.

Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. Чишмә - чыганакларга карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.


Җыр “Чишмә”


Алып баручы. Балалар, су турында без күп сөйләдек. Табигатьтә - елгаларда, диңгезләрдә, океаннарда, күлләрдә су. Менә карагыз әле, безгә Су кызы килде.

Су кызы. Уф..., уф...үләм бугай.

Алып баручы. Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсың? Ни булды? Сөйлә тизрәк.

Су кызы. Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр? Мин сулыш бирдем, сусыл иттем. Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем. Назладым сезне, хушландырдым. Агымсуларда агуларыгызны агыздым. Инде хәзер, Су була торып, үзем пычрандым,

шакшыландым, тәмам агуландым. Ишетәсезме?

Алып баручы. Чынлап та, балалар, Су кызын тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән. (балалар Су кызын чистарталар)

Су кызы. (җиңел сулап куя, торып баса) Рәхмәт сезгә! Мине шакшылыктан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез, шул шатлыктан биеп алыйк. (күмәк бию).

Алып баручы. Шулай, балалар. Суны, җирне, һаваны пычратмагыз! Аларның кадерен белегез!

Су кызы. Әйе, суны пычрату – бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.

Тылсымлы су. Һәрбер кеше, өлкәнме, бала гынамы, суны сакларга, аңа мәрхәмәтле булырга, аны чиста тотарга, пычратмаска, агулатмаска тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын кешеләргә бирә.


Йомгаклау өлеше.

Укытучы. Э.Авзалова “Белмим, нәрсә белән бетәр”

Кешеләргә матурлыкны,

Сый – хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да –

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнеә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш.

Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!

Укучылар, табигатьне саклау өчен сез ниләр эшли аласыз?

Җаваплары:

  1. Агачларны сындырырга ярамый, яшь агачлар утыртырга, гөлләр үстерергә кирәк.

  2. Кош күкәйләренә, балаларына кагылмаска, ояларын туздырмаска, кошларны куркытмаска, үтермәскә. Кышын кошлар өчен җимлекләр, язын сыерчык оялары ясап куярга кирәк.

  3. Елгаларны, болыннарны, урманнарны пычратмаска. Экскурсиягә чыкканнан соң чүп – чарны җыярга. Урамда чүп – чарны махсус куелган савытларга ташларга.

  4. Чәчәкләрне, үләннәрне күпләп өзмәскә, гөмбәләрне пычак белән кисеп җыярга кирәк, тамырларын зарарларга ярамый.

  5. Кырмыска ояларын тузгытмаска.

  6. Кыргый хайваннарны һәм аларның балаларынтотып өйгә алып кайтмаска.

  7. Урманда учак ягарга ярамый.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров71
Номер материала ДБ-229460
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх