Инфоурок Дошкольное образование КонспектыУтренник, посвященный 8 марта

Утренник, посвященный 8 марта

Скачать материал

8 март бәйрәме.

Максат: балалар күңелендә якын кешеңне сөендерү теләге тудыру.

Бурычлар: балаларның сөйләм телен үстерү;

Әти-әниләр белән эшне ныгыту;

Әниләргә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.



Кичәнең барышы:


Р.Р: Бу заманада һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.


Э.Р: Гаилә – ул тормышның нигезе. Әти – әни аың тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватлмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.


Р.Р: Рухың төшсә күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй – хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.


Э.Р: Җаның назга сусаганда

Назлап сөюче кирәк.

Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән”, - диюче кирәк.


Р.Р: Гомер – гомергә хатын – кызга мәдхия җырлана. Ул – Ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул изге җан да, сабыр да, тыйнак та...


Э.Р: Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте – сез

Яшәү мәгънәсе дә хатын – кыз!


Балалар музыкага залга керә


Әссәләмәгәлейкум


  1. Очрашып бер утырулар,

Гомернең бизәкләре.

Хушлашу мизгелләре,

Өзәдер үзәкләрне.


Куш: Әссәламагаләйкүм дип,

Бирәбез кайнар сәлам.

Сездән — безгә насыйп булсын,

Вәгәләйкүм әссәлам.


  1. Алда булсын әле безнең,

Җырларның иң матуры.

Сезне сагынып, ерак юлдан,

Канатланып кайтырбыз.


  1. Йөрәкләрдә яшәү дәрте,

Яшәү гөле сулмасын.

Җырлашып бер, утырулар,

Тик соңгысы булмасын.


  1. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Балалар бакчасында.

Әти – әни, әбиләрне,

Бакчадагы апаларны

Һәм хөрмәтле кунакларны

Чакырдык барчасында.

  1. Бу кичәбез гөрләп үтсен

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

  1. Сез бәйрәмнең иң түрендә

Сөекле хатын – кызлар.

Бары тик сезнең хөрмәткә

Яңгырый безнең җырлар.


Иң якын кешем

  1. Мин сине бик яратам, әнием.

Минем иң якын кешем, әнием.

Әкиятләр сөйлисең, әнием.

Миңа елмаеп көләсең, әнием.


куш: Әнием, әнием – матурым.

Әнием, әнием – күз нурым.

Әнием, әнием – былбылым.

Әнием, әнием – алтыным.


  1. Матур җырлар җырласаң, әнием.

Яңгыр да туктап кала, әнием.

Хәерле иртә дисәң, әнием.

Кояш чыккан күк була, әнием.



  1. Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

  1. Әни сүзе – иң бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң –иң әйбәт кешеләрдә

Әни кебек булалмас.

  1. Иң – иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

  1. Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәң

Тыныч булыр ил көннәр.


Әнкәмнең догалары.

Догаларның күңелемнән

Юк әле югалганы.

Саклый мине, яклый мине

Әнкәмнең догалары.


Ташлама әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан

Мин бәхетле булалмам.


Тылсымлы да, шифалы да

Әнкәмнең догалары.

Догаларның шатлык кына

Китерә торганнары.


Б-р утыралар


  1. Шатлыклар – күңелебездә

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик.

8 март бездә.

  1. Бер утыру үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән

Бер очрашып серләр бүлешү –

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

  1. Якын дуслар җыелганнар,

Шул уңай белән бүген.

Биюләрнең иң матурын

Биеми мөмкин түгел.


Шәлләр белән бию”


Венера Зиннуровнага сүз бирелә. Азалия К. Җырлый


Балалар татар халкының милли ризыклары белән чыгалар.


  1. Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай

Ашап карасаң менә.

  1. Өчпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгездә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

  1. Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит – прәнник түгел

Гөбәдия барында.

  1. Кыстыбыйны бик яратам

Бәлешне дә үз итәм.

Әнием кебек пешекче

Бар микән җирдә бүтән.

  1. Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әние бик оста.

Тәмле-тәмле ризыкларны.

Әтием дә ярата.

  1. Әни коймак пешерә

Өсләрен майлый-майлый.

Без ашыйбыз рәхәтләнеп

Әнине мактый-мактый.

  1. Мактанышмагыз, малайлар

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, мантыйларны

Вот пешерә билләһи.


Р.Р: Инде сез аңлагансыздыр, бирегә иң-иң тәмле пешерүче әниләрне чакырабыз. менә бу өстәлдә алар әзерләгән ризыклар. (әниләр кыскача гына үз рецептларын сөйлиләр)


Әниләр татар биюе бииләр


Э.Р: Хөрмәтле кунаклар, балалар безнең булышчыларыбыз булып үсәләр. Менә хәзер иң җитез, иң уңган балаларны күрик әле.


Уен “Бәрәңге чистарту”, “Күкәй чистарту”


Җыр “Әнием кочагы”


Р. Р: Элек-электән хатын кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Безнең көннәрдә озынчәчле кызларны табуы кыенрак инде. Шулай да, безнең төркемдә бар андый кызлар. Иң-иң озын чәчлекызларыбыз: __________________________________________________________________________



  1. Өйдә әнием белән икәү

Килдек шундый карарга.

Бүтән бер дә кистермичә

Чәч үстереп карарга.

  1. Чәч ул бик озак көттерми

Үсә икән карасаң,

Әйбәтләп юып, яхшылап,

Җайлап-майлап, тарасаң.

  1. Инде чәчем билдән үтте

Үсмәс иде кистерсәң.

Теземә дә җитәр әле,

Тәрбияләп үстерсәм.

  1. Йөрим чәчемне бер яки

Ике толымнан үреп.

Милләтнең чын кызы диеп

Соклансын кеше күреп.


Уен “Иң оста чәчтараш”


(Әниләр кызларына прическалар ясыйлар. Бөтен кирәкле әйберләр өстәлгә куела. Чәч ясалып беткәч түгәрәктә йөреп күрсәтәләр)


Э.Р: Озын чәчле гүзәлкәйләр – кызлар һәм озын толымлы әниләр өчен бүләк.


Яхиннар гаиләсе чыгышы.


Р. Р: Безнең төркемдә дә иң гәҗәп, иң-иң шаян оркестр бар, алар да безнең Яхиннар гаиләсеннән ким түгел. Сезнең каршыгызда “Табак – чиләк” ансамбле чыгыш ясый.


Оркестр “Табак – чиләк”


Р.Р: Балалар, әйдәгез әле, иң-иң кадерле кешеләребез – әбиләребезне дә бәйрәм белән котлап, иң- иң матур шигырләребезне сөйлик әле.


Шигырьләр әбиләр турында


Җыр “Әбием – бабыкаем”


  1. Дөньяда иң уңган әни – безнең әниләр

Дөньяда иң матур әни – безнең әниләр.

  1. Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якты йолызлардан,

Йә кояштан һәйкәл салырлык.


Җыр “Җырлыйм әнием турында”


  1. Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп

Өйрәткән энесенә.


Кушымта: Кояш, кояш мәңге балкый

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим

Мин әнием сиңа.


  1. Кушылыгыз, җырлыйк бергә

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын.


Мода


Кызлар әниләренең киемнәрен киенеп чыгып шигырләр сөйлиләр.


  1. Әниемнең күлмәкләрен

Бер киямдә бер салам.

Көзге каршысына басып.

Үз-үземә сокланам.

  1. Түфлмләрнең ниндие юк

Үкчәлесе, очлысы.

Берсен менә кигән идем

Ничек кенә атлыйсы...

  1. Эшләпәнең көзге, кышкы

Җәйгеседә бик кирәк.

Миңа калыр барысыда

Үсим генә әзерәк.

  1. Кершән – мершән ябынырга

Син бик бәләкәй диләр.

Кесәмдә иннек йөреткәнне

Берседә бит күрмиләр.



Р.Р: Балалар армадыгызмы әле.



Бала: Юк, ә без армадык әле

Бию көе куегыз .

Бүген – 8 март бәйрәме,

Ут чыгарып биибез.


Современный танец»


Тәрбияччеләрнең йомгаклау сүзе.


Җыр “Бәхеттә - шатлыкта”

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Утренник, посвященный 8 марта"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Техник-конструктор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 436 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.03.2016 604
    • DOCX 24.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ханафиева Равиля Габдрауфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ханафиева Равиля Габдрауфовна
    Ханафиева Равиля Габдрауфовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 715
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 44 человека

Курс повышения квалификации

Образовательные ресурсы системы дошкольной образовательной организации в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 135 человек

Курс повышения квалификации

ФГОС ДОО. Развитие поисковой активности, инициативы и познавательной мотивации методом экспериментирования у детей дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 542 человека

Мини-курс

Психосемантика и социальная психология

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Классики русской педагогической мысли

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе