Габдулла Тукайның
әкиятләре
буенча
балалар
иртәсе
Балалар иртәсенең
максатлары:
1.Габдулла Тукайның
иҗатына
сөю
хисләре
тәрбияләу.
2.Г.Тукай әсәрләре
аркылы Туган илне ярату,халкыбызны хөрмәт
итү,эш
сөю
кебек хисләр
тәрбияләү.
3.Г Тукайның
әсәрләрен
яратып өйрәнү
,
сәнгатьле
сөйләү.
Өй
алдында Рамиль исемле малай « этен» кочаклап утыра.
-«Әйдәле,
Акбай! өйрән
син,арт аягын берлә
тор,
Аума,аума!Туп-туры тор,төз
утыр!яхшы утыр!
Эт:
Ник газаплыйсың болай син,мин әле
бик кечкенә
Мин туганга тик ике айлап булыр иә,өч кенә.
Юк,кирәкми,мин
өйрәнмим,минем
уйныйсым килә,
Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.
_Ах,юләр
маэмай!Тырыш яшьләй,-зурайгач җайсыз
ул!
Картаеп каткач буыннар,эш белү-уңайсыз
ул!»
(Капкадан Әби
килеп керә)
-Әй,улым,карап
торам да,
Бик дөрес
син сөйлисең.
Картаеп каткан буеннар
Инде хәзер
нишләрсең?
Рамиль :Әбием!Әбием
килде!
Әйдә
,әби,уз түргә!
Әби:Әниең
кайда соң ,улым?
Рамиль :Абыем
укырга китте,
Әтием эшкә
китте!
«Кайтам,-диеп,төшкә
чаклы,»
Әни кибеткә
китте.
Мәчебез
ауга китте,
Акбай-ялкау йокыга китте.
Әби
:Акыллым,мине өйгэ
кертәсенңме
?Мин сиңа
күчтәнәч
китердем!
Рамиль :Рәхим
ит , әбием!
Мин
сиңа чәй
салам!
(Әби
күчтәнәчләрен
жырлый-жырлый өстәл
өстенә
тутыра
.Рамиль
чәйник тотып янына килә.)
-Әбием,нинди
җыр
җырлыйсың?
Эби: Бу,улым,
«Туган тел» җыры.
Аны
Габдулла Тукай язган .
Рамиль:Әбием,бүген
телевизордан Габдулла Тукайның
туган көне дип сөйләделәр.
Әби:
Әйе,Рамиль.Габдулла
Тукай- бөек
татар шәгыйре.Ул балаларга
куп әкиятләр
дә
язган .
Рамиль:Беләм
,әбием,безгә
балалар бакчасында тәрбияче
апабыз шул әкиятләрне
укыды инде!
(Ишек артында «РАМИЛЬ» дип кычкырган
тавыш ишетелә)
Рамиль :Әби,миңа
иптәшләрем
килде.Алар монда керсеннәрме?
Әби:Әйдәгез,балаларым,әйдәгез!
Балалар:-Исәнмесез-саумысыз!
Нигә
сыер саумыйсыз?
Әтәчегез
күкәй
салган,
Нигә
чыгып алмыйсыз?
Әби:Әй,нинди
уңган балалар икән
болар! Нинди җавап кайтара беләләр!
Әллә
инде әбигэ берәр
җыр
да җырлап аласыз микән?
Балалар:Безгә
балалар бакчасында «Тукай» дигән
җырны
өйрәттеләр.
Җырлыйкмы?Буген бит Тукай абыйнын туган көне!
Җыр «ТУКАЙ»
Әби:
Әй,уңган балалар шул инде!Утырыгыз тирәмә .Мин сезгә әкиятләр сөйләрмен!
Руслан:
Сөйлэ,әби.Тик әкият- әкият инде ул .Юк дөньяда Шүрәле дә,Су анасы да юк.
Эби:
Юк дисез ме?Туган көндә төрле тамашалар була.Габдулла Тукайның туган көне бит
бүген.Кич белән моннан киткәндә каршыгызга Шүрәле чыкса нишләрсез?Ә?
Айнур: Чыкса,
мин аның мөгезен «ШАРТ» итеп сындырам!
(Капка артында тавыш чыга.Ишек алдына Шүрәле
керә.)
Шүрәле:
Кем минем мөгеземне сындырырга тели икән?Сындырырмын мин аңа!
«Тик кытыкларга яралгандыр минем
бармакларым,
Булгалыйдыр, көлдереп
,адәм үтергән
чакларым.
Кил әле,
син дә бераз бармакларынны
селкет,и
Яшь егет!Килче икәү
уйныйк бераз кети-кети!»
Әби:Шүрәле,син
оныттыңмы
Бу егетнен исемен?
Шүрәле:
Былтыр!Уф! Уләм!
Бармакларым сызлый башлады!
Нишлим? Качам! Китәм!
Коткарыгыз!!!
Курәсем
юк дөньяны!
Лилия:Тукта,Тукта,Шүрәлекэй!
Яратабыз без сине.
Тукай абый сине язган,
Тик кургытма син безне!
(Балалар Шүрәлегә
«Шүрәле»
җырын җырлыйлар).
Шүрәле:
Рәхмәт
сезгә,балалар.
Көтә
мине урманнар.
Эшләрем
бик
күп минем
Килермен тагын беркөн!
Рамиль:Эш
–бүре түгел,
качмас!
Эби:
Юк,балам,шулай булмас!
Габдулла Тукай әйткән:
«И сабыйлар,эшләгез
сез,иң мокаддәс
нәрсә
эш!
Эш агачы хәрвакытта
бик юмарт китерер җимеш.»
Бар,Шүрәле,кайт
өеңә,тик
кургытма беркемне.
(Шүрәлене
Рамиль озатып чыга,капка артыннан бер кызны алып керә.Ул
кубәләк
костюмында)
Рамиль:Әби,мин
күбәләк
тоттым!
(«Бала белэн күбәләк
«җырын инсценировать итәләр)
Залга тагы бер бала кычкырып йөгереп
керә.
-Караул!Коткарыгыз!
-Нәрсә
булды?
-Күрмим
алны вә артны, и чабам мин ,и
чабам,
Ашыгам,тирлим,пешәм
Хәм кып-кызу уттай янам.
Берзаманны әйләнеп
баккан идем артка таба,
Ах! Харап эш!-Су анасы минем арттан чаба!
Су анасы
йөгереп керә:
“-Качма,качма!Тукта,тукта,и
карак!
Ник аласың
син анны,ул бит минем алтын
тарак!”
(Малай балалар арасына кача)
Әби:Ииии,улым,ник
шулай син кеше тарагына тиендең?Балалар,бу
яхшы эш ме?
-Юк!
(Малай балалар артыннан чыга)Гафу ит ,Су
анасы…
Алда да кеше әйберенә
тиенмәм)
Эби:
Балаларым,әйдэгез әле
Су анасына «Суда йөзэлэсеңме»җырын
җырлап,биеп
гафулыгын алыйк.
(Су анасы китэ,ТАЗ малае керә):
-Әссәләмәгәләйкүм,шәкертләр!
ӘБИ:Исәнме,улым.Син
кем буласың?
Гали:
Мин Гали,,шәкерт
малай,
Ут малай,уткен малай,
Мин бик уңган,өлгер
мин,
Юк-бар белән
көлдермим.
Эби : Тәрәзәдә
гөлләр
ускән,
Гөл
яфрагын кем кискән?
Уйнамый да,шаярмый да
Бу дөньяда
кем ускән?
Шйдэ,Гали
,көлдереп безне кара әле!
(«Аптыратыйммы» уены)
Таз:Эх,булмады
боларны аптыратырга!Әйдэгез
«Берни сөйлим»
уенын уйнап алыйк.
Руслан Ике
яулык,бер кием,
Ике шалкан-бер тиен.
Сездә
җырлар
кыйбат булса,
Бездә
җырлар
–бер тиен!
(«Атларда чабам» жыры)
Гали:
Көн озын уйнап-көлеп
булмас инде.Мин киттем. Кәҗәмне ашатырга кирәк .Тукай абый
әйткән : «Эш беткэч уйнарга ярый».Сау булыгыз!
(Капкадан Кәҗә белэн Сарык керәләр)
Сарык:
Исәнмесез,бүре әфәнделәр!
Әби:
Нинди бүре? Юк бит монда бүреләр!
Кәҗә “Кайгырмагыз,
бездә ит күп,
ул ит белән хәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың?
Тиз
бул әле,тиз бул,Сарык!
Капчыктагы бүре
башын китер алып!”
(Сарык китерә «бүре башын»)
Кәҗәт: “Миккики-миккики!
Капчыктагы
бүре
башы бит уники!
Ах,уңмаган
,юләр
Сарык,надан Сарык,
Моннан зуррак бүре
башын китер табып!”
Әби:
“ Борын
заман бер ир белән хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь
булган.
Асраганнар бер
Кәҗә берлә Сарык,-
Болар булганнар берсеннән дә берсе арык.”
Сарык: Эйе,без
инде ул -_берсеннэн берсе
арык
Кәҗә:
Эй
,уңмаган юләр
Сарык,надан
Сарык!
Бүре
тугел,Әби тора кулын биленә
салып!
Балалар:Әби,әйдә
кәҗәләр белән
уен уйныйк.
Кәҗә
:Безнең
турында уен бармыни?
Балалар:Кәҗә-кәҗә-кәҗәкәй!
Кермә
безнен бакчага!
Кысылырсын,уләрсең,
Йөз
сум акча туләрсең!
(«Кәҗәкәй»уены)
Динара:
Әбиемнен
кәҗәсе
Бакчада кәбестәдә,
Жырламагач,биемәгәч
Мин монда нәмәстәгә?
(«Берләгән»
жыры)
Амир: Туктатмагыз
гармунны,
Чакырабыз кызларны,
Бергә-бергә
җырлыйк
әле,
Без яраткан җырларны!
Әби:
Җырлый-җырлый,бии-бии,
Гомер итик гел бергә,
Бәйрәмнәр
дә гөрләп
шулай,
Барсын гомер –гомергә!
(Бию-җыр
«Ай бормалы»)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.