Утта янмый ,суда батмый темасына дәрестән тыш эшчәнлек чарасы.
Инфоурок Родная литература КонспектыУтта янмый ,суда батмый темасына дәрестән тыш эшчәнлек чарасы.

Утта янмый ,суда батмый темасына дәрестән тыш эшчәнлек чарасы.

Скачать материал

-1-

“ Утта янмый, суда батмый торган хәзинә .” темасына  класстан тыш  чара .

        - Исәнмесез,хәерле көн  кадерле укучылар , хөрмәтле кунаклар!

         -Балалар,кәефләрегез ничек?

          Җавап:

          -Бүгенге дәрестән тыш эшчәнлек чарасын сезнең белән мин-Зилия апагыз алып барачак .Шулай ук бездә кунаклар  да бар.Әйдәгез,аларга бер елмаю бүләк итик тә эшебезне башлыйк.

Укучылар,бу  дәрестән тыш чара-эшчәнлегебез   җыелыш  формасында узар.

          Җыелышта,  балалар ,барыгызның да актив катнашуын телим.

          Безнең бүгенге чараның девизы түбәндәгечә:

“Уйларга, эзләнергә һәм кулланырга”.

         Кагыйдәләребез  дә бар:

Игътибар белән тыңлау;

Актив булу;

Үз фикерең белән уртаклашу..

         Килештекме?

- Әйдәгез, эшебезне башлыйк

                                                -2-

- Әйтегез  әле ,балалар ,сезнең әти-әниләр сыйныф җыелышларына йөриләрме?

-Әлбәттә,йөриләр.Ә сез үзегез  аларны үткәрәсезме?

-Җавап:

Ә нәрсә соң ул җыелыш?

-Җавап ; җыелып , уртага салып ниндидер мәсьәләне хәл итү дигән сүз.Җыелышның рәисе,сәркатибе сайлана.Беркетмәсе,карары булырга тиеш.

-Бик дөрес. Шулай булгач сәркатип һәм рәисне сайлыйк. Ярар, дуларым,каршы килмәсәгез рәисе үзем булырмын.Сәркатибе - ...

Рәхмәт.Саркатибебез дә булды.

          Кәефләрне тагын да күтәрү өчен бер мәзәк тыңлап китик әле.

- ( 2 бала укый. )

-Син укырга кая кердең?

-Медицина институтына.

-Бик әйбәт. Ә мин ветеринария институтына. Димәк, укып бетергәч, бер-беребезне дәвалый алачакбыз дигән сүз.

Халык шаярып әйтсә дә  хак әйтә,  димәк,  һәр шаяруның төбендә сабак та ,гыйбрәт тә бар.

-Ә мәзәкнең мәгънәсе нәрсәдә соң?

                                                -3-

   Җавап: Һөнәр алырга кергән, ә үзе бу уку йортында нәрсәгә өйрәтәләр икәнен дә белми?

 Бу  хикмәтле юлларда бабаларыбыз нәрсә әйтергә теләгән?

Җавап.: “ Һөнәреңне дә, укыячак уку йортыңны да  белеп ,дөрес сайларга кирәк “,-дип киңәш биргәннәр алар.

_Бик дөрес....

Димәк, бүген  без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?  Укучылар, җыелышыбызның темасын да билгеләп китик әле  Әйтеп карагыз әле.

  

 Җавап: Һөнәр сайлау

Дөрес ,балалар, икенче төрле халкыбыз әйткәнчә,”утта янмый ,суда батмый “торган хәзинәне эзләп табу

Эйе,укучылар һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә – ул һөнәр сайлау. .Эшне нәрсәдән башларга?

 

-Җавап: Башта нинди һөнәрләр барлыгын белергә кирәк. Моны төрле белешмәләрдән,сүзлекләрдән, компьютер аша өйрәнергә мөмкин.

( ведиоролик кую)

 

                                                  -4—

Укучылар,сезнең иг ътибарыгызга бер ведиоролик тәкътим итәм  Игътибар белән карыйк әле.

Бу видиоролик сезгә нинди мәгълүмат бирде?                                        

 _Җавап: Бик дөрес җавап.Алар волонтёрлар

Минемчә, балалар .волонтёр эшчәнлегенә катнашуда һөнәр сайлауга  этәргеч бирәдер дип уйлыйм.чөнкиул хезмәт һөнәрләрнең асылын аңларга ярдәм итә.

Ә бүгенге эшчәнлегебезгә кайтсак,анда нинди мәсьәләләр карала икән Электрон тактабызга карыйк әле.

-Шуйлай итеп, җыелышыбызның көн тәртибендә:

  1. Нинди һөнәрләр була?

  2. Безнең шәһәр һәм районыбыз өчен нинди һөнәр ияләре кирәк?

  3.” Һөнәр сайлау кем эше  ?” кебек сораулар каралачак.

Ә  бүгенге чарабызда  катнашучылар белән таныштырып китим.:

   1нче өстәл артында   “Зирәкләр” .

   2 нчесендә: “ Тапкырлар”.

   3 нче өстәл артында: “Җитезләр” утыра

 

                                            

                                                 -5-

-Хөрмәтле , яшь   дусларым .беренче көн тәртибе буенча эшне башлыйбыз                                 

Һөнәрләрнең барысын да санап бетеп булмый.Алар күп Шулайда  аларны 5 төркемгә бүлеп  тә күрсәтәләр ,мәсәлән,  1 нче Сәүдә һәм икътисад ,2нче Транспорт .3нче  Авыл хуҗалыгы .4нче сәнгать һәм 5 нче мәгърифәткә бәйле һәнәрләргә.

Укучыларым , сезнең алда төрле һөнәр исемнәре язылган карточкалар.  Сез, биремдә  соралганча ,аларны төркемләгез. .

Киңәшләшергә 2 минут вакыт,  чыгышка  2шәр минут регламент бирелә.

 Әйдәгез,биремне  таптык  да, эшкә тотындык. (Интернет челтәреннән, сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин).

 Вакыт чыкты.Кемнәрдән башлыйк? Әйдәгез, Сүз Зирәкләргә ..

     

    1 нче төркем:    (биремнәрен укыйлар)

1      .  Сәүдә һәм икътисадка бәйле : сатучы, менеджер, хисапчы, икътисадчы, программист.

 

2      .Транспортка бәйле  шофёр, трамвай йөртүче машинист, диңгезче, елгачы, очучы.

 

                                                -6-

-Булдырдыгыз.афәрин Сүзне тапкырларга бирик.                                  

 

2нче төркем(биремнәре белән таныштыралар)

1.Авыл хуҗалыгына бәйле : агроном, зоотехник, тракторчы, комбайнчы, сыер савучы, игенче.

2. Сәнгатькә бәйле : биюче, җырчы, рәссам, скульптор(сынчы), архитектор

-Бик яхшы җаваплар. Ә инде сүзне Җитезләр ала

 3нче төркем  (биремнәрен укыйлар)

1.   Сәнгатькә бәйле һәнәрләр:  биюче, җырчы, рәссам, скульптор(сынчы), архитектор .

2.   Мәгърифәткә бәйле: укытучы.тәрбияче фән эшлеклесе.

 

-Чынлап та , сез зирәкләрнең зирәге, тапкырларның тапкыры. булганнарның булганы икән.

 

 Инде икенче көн тәртибенә күчәбез.

 

-Безнең шәһәр һәм раойныбыз өчен нинди һөнәр ияләре кирәк дип уйлыйсыз?  

 Яшь дусларым, сезгә бирем:  төркемнәрегездә киңәшләшегез  , языгыз Һәм фикерләрегез белән уртаклашу өчен ,кәгазьләрне күрше өстәлдәге ут күршеләрегез биреге,.алар өстәмәләр кертәләр һәм

 

                                              -7—

икенче өстәлгә бирәләр ,алар да үз фикерләрен өстиләр дә, кәгазьне үз хуҗаларына кайтаралар.  

 

-Сезә киңәшләшергә 2минут вакыт бирелә

                                          

 -Балалар,вакыт үтте.Кайсы төркемнән җавап булыр?

1 генә төркем җавап бирә

 

 -Җаваплар: Безнең химиклар шәһәре , шуңа күрә химия белән бәйле һөнәрләр кирәктер: оператор,лаборант,инженер химиклар. Химик                                     

аналитиклар, электромонтёрлар, газ белән эретеп ябыштыручы,”АВС” категорияле автомобиль йөртүче , столярлар, кисүче,пешекче .Авылларга киң профильле  механизаторлар һб.....

 

 -Өстәмәләр бармы?

 

-         Рәхмәт! Булдырдыгыз! Ә бу һөнәрләрне үзләштерү өчен, шәһәребездә нинди уку йортары бар? .

 

 

 

 

 

                                                   -8-

  Менә 3нче көн тәртибенә дә килеп җиттек.

Укучылар, сезнең барыгызга да бер бәхәсле сорау

“Һөнәр сайлау кем эше? Уйлагыз.киңәшләшегез ,фикерләрегезне дәлилләгез    Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

-Җаваплар әзерме?                                       

1нче төркем-Зирәкләр. Безнеңчә, һөнәр сайлау – кешенең үзеннән тора. Үскән саен кеше үзенә максат билгели һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла.                                                    

Шулай ук, һөнәр сайлаганда һәр кеше үз мөмкинлеген яхшы белергә тиеш. Мөмкинлекләреннән чыгып, үз һөнәрен сайларга тиеш.Ләкин үз характерынңы һәм белемнәреңне һәрвакыт исәпкә алырга кирэк.

- Бик матур фикерләр,миндә сезнең белән килешәм  

2нче төркем Зирәкләрне тыңлап карыйк әле.Алар фикере ничек икән?

  Безнеңчә, һөнәр сайлау – ата-аналар проблемасы да.

1      нчедән, ата-аналар безгә караганда тормышны яхшы беләләр.

2      нчедән ,алар, безнең мөмкинлекләребезне яхшырак беләләр.

3       нчедән ,Әти-әниләр, безнең холкыбызны һәм белемнәребезне исәпкә алып, безгә файдалы киңәшләр бирә алалар.

 

                                                 -9-

–Шәп фикерләр әнә хәтта кунак апалар да  риза булып елмаеп утыралар. –

 

 Ә менә Безнең 3нче төркем Җитезләр  нинди фикерләре белән безне шаккатырырлар  икән Сүз аларга.?

                                            

 Знче төркем .Җавап . Без Һөнәр сайлау- җәмгыять проблемасы да дип уйлыйбыз.Хөкүмәт үз гражданнары турында кайгырта,һәркем хезмәт турындагы закон                                        

буенча  хезмәткә хокуклы.Шулай булгач,хөкүмәт бу проблеманы үзе хәл итәргә тиеш.

 

-Булдырдыгыз  .Сүз юк бу фикерләрә.Килешәбезме? Әлбәттә, өчесе дә бик кирәк.

 -Укучылар, төпле , тирән  фикерләрегез өчен, рәхмәт сезгә.    Көн тәртибендәге өч  мәсьәлә дә каралды.

Укучылар,һөнәр сайлау, сайлаган һөнәри эштә уңышка ирешү өчен белем ,сәләт, тырышлык та кирәк.

 Моннан тыш, сезгә әле  бу өлкәдә халыкның  гасырлар буена туплаган кыйммәтле һәм мөһим  фикерләренә дә колак салырга кирәк

Карыйк эле ,һөнәр турында  мәкаләләрне  кайсы төркем күбрәк белә икән?

   - Җаваплар:

                         -10-

1. Ата һөнәре – балага мирас.

2. Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс.

3. Һөнәре бар мал таба.                            

4. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

5. Һөнәрнең  аламасы да урлашудан яхшы.

6. Һәр эшнең остасы бар,                                        

  Һәр останың остазы бар.

7. Кыен эшкә кыю бул.

8. Булганны кем дә эшли, булмаганны булдыра торган заман.

-    Булдырдыгыз.

-Укучылар, ә һөнәр сайлау темасын чагылдырган әдәби әсәрләр дә биһисап.Шуларның кайсыларын укыганыгыз бар?  

    Җавап:

Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында табиблар, “Яшел яр” әсәрендә укытучы, Г.Кутуйның н“Тапшырылмаган хатлар” повестенда табиб, артист, , Г.Ахуновның “Хәзинә” романында  нефтьчелэр,Чыңгыз Айтматовның “”Мөгаллим” .Туфан Миннуллинның “Үзебез сайлап алган язмыш” әсрләрендә укытучылар  турында язалар.

_ Рәхмәт ,укучылар Мин ышанам ,әле сез тагын бик күп һөнәр ияләре турында әсәрләр укырсыз.Һөнәр сайлауда аларның ярдәме ,һичшиксез,   зур.

 

                                             -11-

  Бәлки, сез  ниндидер  һөнәргә багышланган җыр  яки шигырьләр дә беләсездер. Җырлап яки сөйләп китсәгез бик шат булыр идек?                                                    

-Афәрин Моңа кул чапмый булмый.Булдырдыгыз                                                    

Җыелышыбызның ахырына якынлаштык.

карар кабул итәр вакытта җитте.

.-Нинди тәкъдимнәр булыр? ( 1 укучы укый)

     1. Һөнәр сайлауны бүгеннән башларга .  Төрле  һөнәрләр белән танышырга .

2. Үзең өчен кызыклы сәләтеңә туры килүче һәм хезмәт базарында кирәк булган һөнәрне табарга..

3. Һөнәр сайлаганда , әти-әни киңәшләрен дә истә тотарга .

-Өстәмәләр булырмы? Булмаса,.кем дә кем әле кабул ителгән карар белән килешәм ди,кул күтәрә.

-Укучылар ,  бүген без нинди хәзинә турында  сөйләштек?

(-Җавап.)

 Кадерле балалар,чыннан да һөнәр сайлау – һәр кеше өчен бик әһәмиятле һәм җаваплы эш

Сез һөнәр сайлаганда үз мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең дә телекләрен исәпкә алып,җәмгыяькә кирәкле һөнәрне дөрес сайларсыз дип ышанам.

 -Зур рәхмәт. Дәрестән тыш эшчәнлегебез   шуның белән тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Краткое описание документа:

Бу дэрестэн тыш эшчәнлек чарасы укучыларга Һөнәр сайларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Проверен экспертом

Общая информация

Учебник: «Татарская литература (Эдэбият): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (в 2 частях)», Мотигуллина А.Р., Ханнанов Р.Г., Хуснуллина Х.Х.
Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.