Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Научные работы“ В. Гали әсәрләре - халкыбыз тарихы”

“ В. Гали әсәрләре - халкыбыз тарихы”

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе”









Тема: “ В. Гали әсәрләре - халкыбыз тарихы”



















Башкарды: туган тел һәм әдәбият укытучысы

Габдрафикова Алсу Илдус кызы.





2018 нче ел

Эчтәлек

  1. Кереш__________________________________________________3

  2. Төп өлеш________________________________________________4-7

  3. Йомгаклау_______________________________________________8

  4. Файдаланган әдәбият______________________________________9


























Кереш

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты- Вәрис абый Галиев иҗаты белән мин һәрдаим кызыксынып торам. Гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, олы йөрәкле, кешелекле һәм гадел шәхес. Матбугатны үстерүдә тиңсез өлеш керткән журналист, “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге”, “Бөркет тау” исемле китапларның авторы да әле ул.

Мине бигрәк тә дулкынландырганы: «Полковник Рахманкол” повесте. Әсәр халкыбыз тарихын яктырткан, реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Әлеге әсәрне укыгач, күңелемдә меңләгән сораулар бөтерелде. Әсәрдә минем туган авылым–Югары Кыерлы (Югары Бөрсет) да телгә алына. Бу исә минем кызыксынуымны арттырды гына. Болар барысы да фәнни-тикшеренү эшемне “Вәрис Гали әсәрләре –халкыбыз тарихы”дигән юнәлеш буенча алуыма этәргеч биргәндер.

Гомер итә башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр, язучылар һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.

Үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәккә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул "тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин кызганыч: барлык фактлар да теркәлеп барылмаган, шуңа күрә вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.















Төп өлеш

Полковник Рахманкол” әсәрендә 1774 нче еллар турында сөйләнелә. Катмыш авылы ирләрен тиз арада җыенга чакыралар. Бер көтү җайдак килгән, ди.

Дегет кебек кара атка атланган киң җилкәле, олпат гәүдәле, биленең бер ягына казак кылычы, икенче ягына асылташлары кояшта елкылдап уйнаучы хәнҗәр таккан яшь ир:
– Мин – Канкай углы Бәхтияр булам. Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләре фәрманы буенча гаскәр туплыйм. Ул тәхетен хатыны Кәтеринәдән кире кайтарып алырга тели. Үзенә буйсынырга теләмәгән отрядлар белән Ырынбур якларыннан ук сугыша-сугыша килә. Аларны берәм-берәм тар-мар итә, туздыра. Берничә көн элек Мамадыш авылы турында Нократ елгасын кичеп чыкты. Хәзер Казан каласын буйсындырырга бара. Ул миңа үзенең Зур армиясенә гаскәр тупларга боерды,- дип игълан итә.

Эзләнү эше барышында мин түбәндәге документка тап булдым. Бу үз чиратында әсәрдә барган вакыйгаларның реаль фактларга нигезләнгәнен раслап тора.

13 июня 1774 г.— Именной указ полковнику Бахтиару Канкаеву и походному старшине Ермухаммету Кадырметеву

Указ нашего императорского величества мещеряцкому полковнику Бахтиару Канкаеву, походному старшине Ермухаммету Кадырметеву.

Репорт ваш сего июня 13 числа получил, коим требуете повелительного указу о набрании русского и башкирского войска. На что сим имянным нашим указом повелевается онаго войска как русского, так и башкирского всячески стараться набирать в Большую армию и стоять против злодеев и искоренять противящихся нашей короны. И полковнику Каныкаеву и старшине Кадырметеву учинить о том по сему нашему указу во всем непременно.

Во верность сего за подписанием собственной руки и за приложением короны сей указ дан июня 13 дня 1774 году.

Петр.

Текст указа скреплен круглой печатью, оттиснутой на красном сургуче, с изображением “Петра III” и надписью Б. Г. П. П. Т. имп. и самодерж. Всерос. 1774, что расшифровывается так: Большая государственная печать Петра Третьего императора и самодержца Всероссийского. 1774.

Пушкинский Дом (Институт русской литературы АН СССР), Отдел рукописей, ф. 244 (А. С. Пушкин), on. 3, инв. № 130.Подлинник.

Опубл. в сб. “Летописи Государственного Литературного музея”, т. I. M., 1936, стр. 217—218.

1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышында һәр халык үз эченнән атаклы полководецлар биргән. Алар арасында Бәхтияр Канкаев зур игътибарга лаек. Бүгенге тарих фәнендә Бәхтияр Канкаевның туган еллары һәм туган ягы турында тарих фәнендә ике төрле фикер яши:

1 нче фикер) Совет һәм хәзерге чор энциклопедияләрендә Бәхтияр Канкаевның туган ягы һәм яшәгән еллары билгесез дигән фикерләр өстенлек итә. “Каныкаев Бахтиар (Бахтияр) (гг. рождения и смерти неизвестны), сподвижник Е. И. Пугачева – «главный полковник; старшина одной из волостей Казанской губернии.»

2 нче фикер) Кайбер башкорт һәм татар галимнәре (С.Х.Алишев, Б.С.Давлетбаев) Бәхтияр Канкаевны Башкортстанның Мәчетле районы Олы Ока авылында туган дигән фактларны алга сөрәләр. “Бахтияр Канкаев – уроженец д. Ока. Кущинской волости, Сибирской дороги.» (Соңгы фикер бәхәсле)

Е.И. Пугачев аңа полковник чины бирә һәм сугышу өчен гаскәрләр туплау эшен тапшыра. Ул командалык иткән отряд хөкүмәт гаскәрләренә каршы уңышлы көрәшә. 1774нче елның апрель-май айларында ул Кунгур өязендә хәрәкәт иткән, анда баш күтәргән татар, башкорт һәм руслардан атлы отрядлар оештырган. Мамадышта ул Пугачевтан баш күтәрүчеләрнең күпмилләтле армиясен төзү белән шөгыльләнергә әмер ала. Бәхтияр татар телен генә түгел, рус телен дә яхшы белгән. Аның отряды гел тулыланып торган. Ул төрмәчеләрне азат иткән, завод эшчеләренә ирек биргән, алпавыт утарларын яндырган.1774нче елның августында аның отряды ике тапкыр җиңелүгә дучар була. Җитәкче белән бергә берничә кешесе генә качып өлгерә .

1775 елның мартында Екатерина фетнәчеләрне тулысынча гафу итү турында указ чыгарса да, баш җәллад П. Панин татар каhарманы Бәхтияр Канкаевны ел ахырына кадәр эзләтә. Һәм, әлбәттә, аның "гөнаhларын" кичерергә җыенмый. Тик кызганыч, аның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел, диелә чыганакларда.

Бәхтияр Канкаев Катмыш кешесе Рахманкол Дуслиевка якын - тирә авыллардан отряд тупларга куша. Бу хакта Түбән Әрнәш кешесенең язмасы да бар: “Минем әбиемнең ерак бабасы Андрей Алексеев, Катмыш кешесе, Бәхтиярнең көрәштәше Рахманкол Дуслиевка йөкләр озатуда, саклауда булышкан. Бәхтияр безнең авылга Владимир урманы аша килгән. Ул бу якларны яхшы белгән. Минем бабам җитәкчелек иткән ун кешелек төркем пугачевчыларга булышлык күрсәткән,”-диелә әлеге язмада.

Бәхтияр Канкаевның Владимир авылыннан узуы исә урмандагы “Бәтияр юлы” исеме белән мәңгеләштерелгән.

Катмыш авылы кешесеннән язып алынган “Рахманкол бабай” дигән риваятькә тап булдым әле. Анда болай диелә: “Безнең авылда бик баһадир Рахманкол дигән кеше булган. Ул бик тырыш, эшчән булган, ялкауларны яратмаган, эшләми торган кешеләрне камчы белән кыйнаган.Аеруча алпавытларны җене сөймәгән.Шуңа күрә Шумбут алпавытлары аннан ничек тә котылырга теләгәннәр. Рахманкол бабайның тотып башын чабып өзгәннәр. Ул шулай һәлак булган”. Риваятьтә сөйләнгән кеше нәкъ менә полковник Рахманкол Дуслиев булырга тиеш дип фаразлана.

Тарихи документларда Югары Бөрсет авылыннан йөзбашы Әҗикәй Собханколның полковник Бәхтияр Канкаевка җибәрелгәне языла. Кайбер чыганакларда ул Сөбәй Аксин, Сөбханкол Азиков һәм Собханкулый Ичкаев дип тә бирелә.

hello_html_m7b3c3c18.jpg

Югары Бөрсеттән әлеге яуда Әҗикәнең оныгы Зәйнетдин (1826нчы елда Себергә сөрелә), Габдрәхим Әбләев (1820нче елда каторгага куыла), Шәмсетдин Кормангалиев,Сөбәй Габдерәҗәпов, Әбхәлим Иманколов, Мөрәй Әймәкәевләрнең дә катнашуы билгеле. Бәхтияр Канкаев отрядында иңгә-иң куеп сугышкан Рәкый Шәрипов(1828нче елда вафат)дигән кеше дә Югары Бөрсетнеке. Документлардан күренгәнчә, Канкаев гаскәренә Югары Кыерлы авылыннан 7 кеше, Күк Чишмәдән – 2, Урманчыдан – 5, Түбән Якедән -8, Үсәлидән Балтай Сәфәров, Кормангали Унгаров, Тимербай Ишбулдин, Дәмин Зәитов дигән кешеләр үз теләкләре белән Бәхтияр Канкаев гаскәренә кушылганнар.

Мин үзем өчен тагын бер ачыш ясадым: Кара бик нәселеннән чыккан һәм Югары Кыерлы авылына нигез салган полковник Әҗикә (Собханкол морза) бабай нәселеннән икән бит мин. Аның нәсел тармагы болайрак: Әҗикә -Габделгазиз– Габделнасыйр– Нәдерша. Ә Нәдырша - минем бабамның әтисе. Сибгат абый Хәким шигырендәгечә әйтәсе килеп китте: “ Бер горурлык хисе яна миндә, эчтән бәреп яна битләрдә”. Әйе, мин чын мәгънәсендә әби-бабаларым белән горурланам.

Нинди генә авырлыклар күрмәгәннәр алар, әмма баш имәгәннәр!

























Йомгаклау

Вәрис абый Галинең “Полковник Рахманкол” повесте чын мәгънәсендә халык тарихын гәүдәләндергән әсәр. Мин аны бер сулышта укып чыктым. Автор үз геройларының рухи халәтен, уй-кичерешләрен утемле, тәэсирле итеп сурәтли белә. Фәнни-эзләнү эшемне нәкъ менә әлеге юнәлештә алып, мин дөрес эшләдем дип уйлыйм. Үзем өчен никадәр кирәкле мәгълүмат алдым. Нәсел шәҗәрәмне тулыландырдым. Бәхтияр Канкаев оештырган күтәрелешләрдә катнашкан Югары Кыерлы һәм күрше-тирә авыл кешеләренең аянычлы язмышларына кагылышлы фактларга тап булдым. Әсәрне уку баршында гел бер сорау бимазалады мине: Ходай тарафыннан иңдерелгән кояш нуры бар кешегә бертөрле елмайса да, нигә кешелек тормышында халык-милләтләргә төрледән-төрле караш яшәп килгән? Ирек даулап еллар,гасырлар үткән. Татар халкын гел таш астына салырга, таш белән бастырырга теләгәннәр.

Сугылган, тапталган, изелгән, әмма юкка чыкмаган милләт без! Умырткасы шартлап сынудан аз калган, үпкәсе изелеп сулышы зәгыйфьләнгән, теле аркылы тешләтелгән, тик барыбыр таш астыннан үрмәләп, чәчрәп чыккан милләт без!

Ирек дигәндә вулкан булып атылырдай Бәхтиярләребез, Рахмонколларыбыз, Әҗикәләребез, байрак булып югарыга ашардай шәхесләребез, милләт өчен җаны да жәл булмаган гыйсъянчыларыбыз бар безнең! Аларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре онытылмасын иде! “Полковник Рахманкол” кебек тарихи әсәрләр күбрәк язылсын! һәр татар кешесе үз милләте белән горурлансын, аны яратсын, телен, моңын сакласын!











Файдаланган әдәбият исемлеге

  1. Алишев С.Х. “Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании”. Казань, 1975, стр.178

  2. М.Р.Булатова. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш. – Казан, 2017. – 75нче б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; уникенче китап).

  3. Р. Ш. Газизов. Мамадышым –язмышым, Мамадыш- судьба моя. 121-127нче б

  4. Татарстан һәм татар халкы тарихы. –Казан: Мәгариф, 1996.-115-125нче б.

  5. Ф.Г. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихыннан”.-Казан, 1997.-104нче б.-193нче б.









































10

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 482 282 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.10.2019 336
    • DOCX 105.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Габдрафикова Алсу Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    Габдрафикова Алсу Ильдусовна
    • На проекте: 6 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 5
    • Всего просмотров: 14205
    • Всего материалов: 9