Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Варислар сафына кабул иту тантанасы
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Варислар сафына кабул иту тантанасы

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

5 нче сыйныф укучыларын Тимергали Сафин исемендәге балалар оешмасының Варислар сафына кабул итү тантанасы.


1 1 а.б:

- Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” – бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.

Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз . 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь “ Варислар оешмасының” туган көне. Үзебезнең мәктәп оешмасының кыскача тарихы белән дә таныштырып китсәк урынлы булыр.


2 а.б:

- Мәктәбебезнең пионер оешмасы күп еллар буе Давыт Сөләйманов исемен йөртте. 2011 нче елдан ул авылыбызның данлыклы шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергали Сафин исемен кабул итте. Без бүгенге тантаналы сборга – 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итәргә җыелдык.

Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.


(Зал уртасына бәйрәмчә киенгән 5 нче сыйныф укучылары чыга) Менә нәни дусларыбыз, сезнең өчен бу көн - гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы сезнең ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең бер дәлиле булып тора. Безнең оешманың максаты- кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

Шунлыктан, әйдәгез, сезнең белән “Син беләсеңме?” дип аталган викторина сорауларына җавап бирик.


1 нче сорау:

- Нәрсә ул ТВБ?


1 укучы: Татарстан Варислар Берлеге.

1 а.б:

2 нче сорау: Варислар кемнәр алар?

2 нче укучы: Алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр.


3 нче укучы: Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.


2 а.б.Варисларның девизы?

4 нче укучы:“Һәрвакыт әзер!”

1 а. б.Лозунгысы?

5 укучы:“Көн саен яхшылык кыл!”

2 а.б.Символлары?

6 укучы: Аларның төсе - зәңгәр, яшел, кызыл.


7 укучы: Зәңгәр - безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк.


1 укучы: Яшел - безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.


2 укучы: Кызыл - игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы.


1 а.б:Нәрсә ул Сбор?

3 укучы: Ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр.


2 а.б: Варисларның биеклекләре ничәү?

4 укучы:1. “Варис”, 2. “Өлкән варис”, 3. “Варис- инструктор” исеме.

1 а.б:ТВБ ның туган көне, елы?

5 укучы: 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь.

2 а.б: Дүрт “үзем” кагыйдәсен әйтегез


6 укучы: Үзем уйлап табам!

7 укучы: Үзем карар кылам!

1 укучы: Үзем эшлим!

2 укучыҮзем бәялим!


1 а.б: Молодцы, укучылар! Сез бу сынауны да үттегез. Ә хәзер дуслар, 5 класс укучылары башкаруында “Туган җирем Татарстан” җырын тыңлап китик.(җыр башкарыла)

Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.


2 а.б.Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

1а.б. Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

2 а.б: Һәм, ниһаять, варис булу – бик кызыклы, күңелле шөгыль.

1 а.б: Ә хәзер, укучылар, сезнең алда бик җаваплы сынау - оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

(Укучылар чираттан түбәндәге кагыйдәләрне әйтеп чыгалар):

3 укучы: Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

4 укучы: Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

5укучы: Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

6 укучы: Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

7 укучы: Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.


2 а.б: Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме?


(5 нче сыйныф укучылары берәм-берәм вәгъдә бирәләр):


- Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!


5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

1 а.б: Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз. 5 кл.укучылары хор белән:

Без һәрвакыт әзер! (Җыр башкарыла: “Без варисың синең, Татарстан!”)






3



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-324041

Похожие материалы