Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / «Великий татарский поэт – Габдулла Тукай»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

«Великий татарский поэт – Габдулла Тукай»

библиотека
материалов




Открытый урок татарской литературы





Тема


«Великий татарский поэт – Габдулла Тукай»

























Дәрестән тыш уку дәресе (ачык дәрес)



Тема: “Татар халкының бөек шагыйре –

Габдулла Тукай”



Максат: татар халкының бөек шагыйре - Г.Тукайның

тормышын, иҗатын, шигырьләрен өйрәнү, аның

әсәрләренең күбесенә көйләр язылыу турында

мәгълүмат бирү; күмәк эшчәнлектә тикшеренү

күнекмәләрен үстерү; әдәби чыганакларны

чагыштырырга өйрәтү. Шагыйрьнең шәхесенең,

иҗатының кабатланмас бөеклегенә соклану,

кызыксыну, мәхәббәт хисләре уяту. Шагыйрь

образын онытылмаслык итү. Иҗатын, аның

турындагы истәлекләрне, өстәмә әдәбиятны

өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләү.



Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе; укучылар иҗаты:

ресемнәр,сочиненияләр; Г.Тукайның портреты;

шигырьләреннән өзекләр ясалган

иллюстрацияләр.



Дәрес планы



1. Классны оештыру моменты.

2. Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.

3. Г.Тукайның тормыш юлын кабатлау.

4. Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку.

5. Анкеталар тутыру.

6. Өйгә эш.

7. Йомгаклау.

Дәрес барышы


1. Классны оештыру моменты.


2. Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.


3. Г.Тукайның тормыш юлын кабатлау.


(Г.Тукайның тормыш юлы буенча укучылар җаваплар кайтаралар.

Исемдә калганнар” әсәре искә төшерелә.)


- Еллар үтү белән кайбер исемнәр мәңгелеккә онытылып китеп бардыларп, ә кайберәүләренең киресенчә...

Менә безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайны гына алыйк. Безнең арабыздан күптән киткән булса да, ул шул кадәр якын һәм аңлаешлы. Бөек Тукайның “мөкатдәс моңлы” музасы xx гасыр башы милли культура тарихында якты сәхифәләр язып калдырды. Дөнья әдәбиятында сирәк очраучы күпкырлы талантка ия булган әдип татар әдәбиятын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

- Дәреснең эпиграфы итеп мин алдым аның “Дошманнар”

шигыреннән шундый юллар (бу юллар тактага язылган):

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Какканны вә сукканны күтәрдем” дип әйтүе белән Тукай тулысынча хаклы иде.

- Ни өчен? Менә шул план буенча эчтәлеген сөйләгез.

(план тактага язылган)

а) Кечкенә Габдулланың Шәрифә карчыкта күргәннәре;

б) Габдулланың Сасна авылына килүе һәм китүе;

в) Габдулла Тукайның: “Әбинең алты күгәрченнәре арасында мин

бер чәүкә булганмын”, дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз? Ни өчен

ул шулай язган?

(балаларның җаваплары тыңлана)

- Габдуллага биш ай тулганда аның әтисе үлә. Сабый бала

Шәрифә карчыкка асрамага бирелә.

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчен көенчә

тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең “Кадалмас әле килмешәк!” дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”.

Саснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра – сабый бала өчен әйбәт кенә тормыш башлана. Ләкин әнисе үлеп китә. Әнисен зиратка алып киткәндә ул, яланаяк, яланбаш килеш капка астыннан йөгереп чыга да: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип елый-елый бара. Дүрт яше тулмаган баланы Өчилегә - әнисенең атасына фәкыйрь бер семьяга озаталар. Бу – баланың дүртенче семьясы. Ләкин “Ни күрсәм дә - күргәнмен, - дип язган шагыйрь ахырдан, - ни булса да – булган, һәрничек мин бу семьяга сыймаганмын”. Шулай итеп, баланы Казанга озаталар.

- Асрарга бала бирәм, кем ала?

Ямщик Печән базарында әнә шулай кычкырып йөри. Аны Яңа

Бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле һөнәрче алып китә. Бу – бишенче семья. Ләкин, анда ике ел чамасы торгач, Габдулланы асрамага алган кешеләр авырый башлый. “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк,” – диләр дә, теге ямщикны эзләп табып, малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.

- Шулай итеп, татар халкының булачак шагыйре йорттан

йортка, арбадан арбага күчә-күчә үзенә сыеныр урын эзли.

- Габдулланы Кырлай ничек каршылый?

- Габдулла тормышында нинди вакыйга башлана?

- Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди алып китә. Бу -

алтынчы семья. Менә бу хәлләр Габдулланың бөтен иҗатына зур йогынты ясый. Тукайның шагыйрь буларак формалашуына тәэсир иткән күренешләрнең берсе - Кырлайның табигате. Чылтырап аккан сулары, мәһабәт төз чыршылы урманы тормыш кырыслыгыннан башка берни дә күрмәгән баланы әсир итә. Нечкә күңелле балага авыл Сабан туйлары, җәйге матур көннәрдә балык сөзүләре, урман – бетмәс-төкенмәс илһам бирә. Тукайның без белгән “Шүрәле”, “Су анасы”, ихтимал, әнә шул Кырлайда алган тәэсирләренең җимешедер...

Ләкин тормыш Габдуллага карата гадәттән тыш кырыс мөгаммәләдә була. Сәгъди абзый семьясында да ул рухи җылылыктан, бигрәк тә ана җылылыгыннан мәхрүмлекне сизә. Йортта бер-бер борчу, бәхетсезлек килеп чыккан саен, Сәгъди абзыйның хатыны, балага ишеттереп: “Үксез бала асрасаң, авызың, борының кан итәр,” –дип әйткәләп тора. Баланың моны ишеткән саен йөрәге җәрәхәтләнә бара. Шуның өстенә, моңарчы ир балалары булмаганга гына асрамага Габдулланы алган бу семьяда ир бала туа. “Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды; шөйлә ки, мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым”.

Габдулланы Җаектагы апасы белән җизнәсенә тапшыру өчен Кушлавычка алып китәләр. Ниһаять, Кушлавычта бераз яшәгәч, Җаекка озату өчен, аны Казанга җибәрәләр. Казан номерларында бераз яткач, ерак сәфәргә - Уральск шәһәренә юл тоталар.

Яшүсмер малай, кагылып-сугылып йөри торгач, әти-әни җылысы эзләп җиденче семьяга килеп керә.

- Бик әйбәт, укучылар, Габдулла Тукайның тормыш юлы

турында күп һәм яхшы беләсез. Әле дәфтәрләрегезгә Тукай яшәгән урыннарны языйк әле. (дәфтәрләргә язалар)

1. Туган авылы- Кушлавыч.

а) Әтисе – Мөхәммәтгариф, әнисе – Бибимәмдүдә. (5 ай)

б) Шәрифә карчык.

2. Сасна авылы (әнисендә).

3. Өчиле авылы (әнисенең авылы)- Зиннәтулла

бабасында

4. Яңа Бистә авылы.(2 ел тора)

Мөхәммәтвәли абзый (һөнәрче).

Газизә апа (кәләпүшләр тегә).

5. Кырлай авылы – Сәгъди абзыйда.

6. Уральск шәһәре (1895 – 1907 еллар).

7. Казан шәһәре (1907 – 1913 еллар).

15 апрель 1913елда авырып (27 яшендә) үлә.

- Үзе исән чакта 25 китап басылып чыга. Кыска гына гомерендә 100ләп шигырь, 9 поэма, дистәләрчә публицистик әсәр.

Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйсың да, тагын бер кабат уйлап куясың: кайдан бу кадәрле көч һәм моң алган ул? Туган җиреннән, сөйгән халкыннан. Шагыйрь – Тукай, ул барлык буыннарга да кадерле, без аны барчабыз да гомерлек юлыбызга алып чыгабыз, гомереңнең төрле борылышларында әйләнеп-әйләнеп аның шигырьләренә мөрәҗәгать итәсең. Бала чакта өйрәнгән “Туган тел”ен көйгә салып җырлыйбыз. Ә менә “Су анасы” шигырен укыгандагы кичерешләрне әйтеп тә, сөйләп тә булмый. Әйтерсең лә, шушы шигырь эчендә барган хикәяттә үзең дә катнашасың сыман. Ә “Шүрәле” кабат-кабат укып туймаслык, үлмәс поэма.

- Менә без сезнең белән “Шүрәле” поэмасын үттек.Әйдәгез әле аны искә төшерик.

(Бер укучы I бүлеген яттан сөйли, ә калган бүлекләрнең эчтәлеген

сөйлиләр).

(Аннан соң “Су анасы” әкиятенең эчтәлеген искә төшерәбез).

(Әкиятләрне искә төшергәч, класс укучылары II группага бүленә: “Су аналары” һәм “Шүрәлеләр”. Шул ике группа әкиятләр буенча телдән рәсемнәр ясыйлар һәм аннан сөйлиләр).


4. Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку.


- Ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер без аларны өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

(һәр укучы үзенә ошаган шигырьне сәнгатьле укый)

- Теләсе кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар.

Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле: Г.Тукай сүзләренә җырлый торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә.

Тукайны да музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Габдулла Тукай мәдрәсәдә укыганда ул халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Ул яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен җырлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән ук җырчы идем. Каянда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын ком белән тыңлый алмый идем...” – дип яза.

- Г.Тукайны авыл һәм шәһәр кешеләре бигрәк тә татар зыяллары үз күргәннәр. Шагыйрьнең кешеләр белән теләп аралашучанлыгын, дусларының күп булуын үзәктән ерак урнашкан безнең татар районында, безнең район үрнәгендә дә күреп була. Безнең район авылларыннан да аның дуслары булган: Вафа Бахтияров (Яңа Зимница),Сафа Байтирәков (Яңа Яндовка), Каюм Мостакаев (Иске Зелёнай), Сәгыйть Сөнчәләй (Иске Мостяк), Җәрулла Шарипов (Зирекле). Шагыйрь үзе дә безнең якларга килергә уйлаган, ләкин авыру сәбәпле килә алмаган.


5. Анкеталар тутыру.


(укучыларга кәгазь битләрендә бирелә сораулар, шуларга җавапларын

язарга)


1. Тукайны кайчаннан (ничә яшьтән) беләсең?

2. Тукай тормышына багышланган нинди китаплар укыганың бар?

3. Тукайның кайсы шигырьләрен яттан беләсең?

4. Тукай сүзләренә язылган нинди җырлар беләсең?

5. Тукай әсәрләренә карата эшләнгән нинди иллюстрацияләр беләсең?

6. Тукайга кайларда һәйкәлләр куелган?

7. Тукай турында ниләр белергә телисең?

8. Тукай турында нинди темага сочинение язар идең?


6. Өйгә эш.


Габдулла Тукай турында сочиненияләр язып китерергә.


7. Йомгаклау.

- “Исемдә калганнар” әсәре сездә нинди хисләр уятты?

- Г.Тукайның шигырьләре сезгә ошадымы?

- Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынган?


(Дәрес Г.Тукайның “Туган тел” җыры яңгырау белән тәмамлана)




Автор
Дата добавления 06.05.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров155
Номер материала ДБ-069374
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх