3 нче сыйныфка әдәби уку фәненнән ФГОС буенча дәрес конспекты
Укытучы Хәмәтвәлиева Т.М.
Дәрес темасы:Венгр
халык әкияте “Комсызлык бәласе”.Африка халык әкияте”Сырны ничек бүлгәннәр”.
Максат:
Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.
Бурычлар:
1. “Комсызлык бәласе”дип аталган венгр халык әкиятен
анализлау.
2.Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту,
системага салу һәм баету. Укучыларның фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен
үстерү.
3.Әкият аша балаларда бер-береңә
карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, саран һәм комсыз булмаска тәрбияләү.
Җиһазлау:интерактив
такта, дәреслек, укучыларның балларын күрсәтүче карточкалар, сүзләр карточкалары,
презентация, магнитлар.
Дәреслек: Әдәбиуку: татар телендә башл. Гомуми
белем бирү мәкт. 3нче с-фы өчен д-лек 2 нче кисәк / Г.М.Сафиуллина
,Ф.Ф.Хәсәнова– Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшр., 2013.
Дәрес планы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты. Исәнләшү, уңай халәт
тудыру.
2. Мотивлаштыру.
II Уку мәсьәләсен кую.
1. Актуальләштерү.Халык авыз иҗаты турындагы
белемнәрне ныгыту, системага салу һәм баету. Мультфильм караганна нсоң,
укучыларның фикерләрен тыңлау.
2. Өй эшен тикшерү.Укучыларның
мәкальләре белән танышу һәм фикерләрен тыңлау.
3. Дәреслек белән эшләү.
III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1. Укучылар алдына проблема, максат, бурычлар куела.
2. Сүзлек өстендә эш.
3. Ял минуты.
4. Сәнгатьле итеп, кычкырып уку.
5. Карточкалар белән эш. Укучылар группалап һәм такта алдында да
карточкалар белән эшлиләр.
6. Әкиятләрнене анализлау.
IV.Ныгыту.
V.Йомгаклау.
VI.Рефлексия.
VII.Өй эше.
VIII.Билгеләр кую.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты.
Укытучы:
-Исәнмесез, кадерле укучылар! Хәерле көн!
Укучылар:
Исәнләшү.
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп
дәресебезне башлап җибәрик.
- Бүген кем дежур?
- Бүген дәрестә кемнәр юк?
- Бүген ничәнче число?
2. Мотивлаштыру
Телләр белгән, илләр белгән.
Язык разум открывает.
-
Укучылар, бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?
Укучылар фикерләре
-
Әйе, телләрне белсәк, без төрле халыкларның иҗатлары,
культуралары белән танышаалабыз.
II Укумәсьәләсен кую.
1. Актуальләштерү.
-
Без сезнең белән халык авыз иҗат әсәрләре белән таныш.
Искә төшереп үтик әле.Халык авыз иҗат әсәрләренә нәрсәләр керә? (Слайд №4 )
-
Мәкальләр.
-
Дөрес, бүгенгедәресебезнедәмәкальләрбеләнбашлапҗибәрдек.
-
Бишекҗырлары.
-
Такмаклар.
-
Санамышлар.
-
Тизәйткечләр.
-
Әкиятләр.
-
Һәм башкалар. Рәхмәт, укучылар! Ни өчен без бишек җырларын,
такмакларны, санамышларны, тизәйткечләрне, әкиятләрне халык авыз иҗат әсәрләре
дип атыйбыз.
-
Чөнки алар телдән телгә күчкән.
-
Халык күңелендә сакланган.
-
Авторы билгеле булмаган.
- Дөрес, укучылар! Үзегезнең карточкаларыгызга баллар куеп чыгыгыз. Бер
сорауга җавап бирүне бер балл белән билгелибез
- Ә хәзер татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильм карыйбыз
- Сезнең төп бурычыгыз – бу мультфильмның төп идеясын аңларга тырышу.
Безне бу мультфильм нәрсәгә өйрәтә?
Мультфильм караганнан соң, укучыларның фикерләрен тыңлау.
2.
Өйэшентикшерү.
-
Укучылар, сезгәмәкальләрязыпкилергәкушылганиде)
Укытучыныңмәкальләре
Комсыз абынып егылса да, бер әйбер учлап алмыйча
тормас.
Комсызлык бер ишектән килеп керсә, бәхет икенче
ишектән чыгып китә.
Комсыз тау кимереп, диңгез суын эчсә дә туймас.
Диңгезне күмеп була, әдәмнең комсызлыгын күме пбулмый.
Азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.
Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс
-
Сезнең мәкальләрегез бу мультфильмга туры киләме?
Укучыларның мәкальләре
белән танышу һәм фикерләрен тыңлау.
-
Мәкальләр нәрсә турында?
-
Саранлык (жадность)турында.
-
Әйе, укучылар. Саранлык сүзен, икенче төрле комсызлык
дип тә атыйлар.Мәсәлән, кешеләргә саран кеше, комсыз кеше дип әйтәләр.
3.
Дәреслекбеләнэшләү.
-
Укучылар, без бүген дәрестә сезнең белән «Комсызлык
бәласе» дип аталган венгр халык әкиятен анализларбыз.Әкиятнең эчтәлеге буенча
телдән диафильм төзербез.
III Уку мәсьәләсен өлешләп чишүБезнең проблема
туа: дәрес вакытында әкиятнең эчтәлеге буенча телдән диафильм төзеп буламы.
Безнең максат:
телдән диафильм төзү.
Бу максатка ирешер өчен,
түбәндәге бурычларны үтәргә кирәк.
1. Сүзләрне аңлап, дөрес әйтергә өйрәнү;
2. Әкиятне сәнгатьле итеп, кычкырып уку;
3. Ике яки өч сүздән генә торган җөмләләр төзү;
4. Эшнең нәтиҗәсен күрсәтү.
1.
Бу бурычларны үтәгәннән соң, әкиятне анализларга да
җиңел булачак.
3.Ял минуты.
- Ял минуты да килеп җитте.
Әйдәгез әле, ял итеп алыйк.
Күп утырдым, аркам арыды (басалар),
Аягым, кулым талды(урында
атлыйлар).
Гәүдәм оеп, катып калды (уңга, сулга иеләләр),
Билем бөгелмәс булды (алга, артка иеләләр).
-
Утырыгыз, укучылар!
4.
Сәнгатьле итеп, кычкырып уку.Укытучы үзе сәнгатьле итеп укый.
5.
Карточкалар белән эш.Укучылар группалап һәм такта
алдында да карточкалар белән эшлиләр.Мәсәлән:
Аю балалары сыр
табалар.
Алар сыр бүлә алмыйлар.
Төлке килә.
Төлке сыр бүлә.
Аю балалары кычкыралар.
Төлке тагынбүлә.
Төлке ашый.
Аю балалары риза түгел.
Алар шаулашалар.
Сыр тигезтүгел.
Төлке аптырап калмый.
Сыр кечкенә кала.
Төлке көлә.
Аю балалары авызларын
ачып калалар.
Комсызлык бәла китерә.
|
Укучыларүзләренеңҗөмләләренкычкырыпукыйлар.Диафильмтөзелә
6. Әкиятне анализлау.
-
Әкиятнең исеме ничек дип атала? (Әкиятнең исеме “Комсызлык
бәласе” дип атала.)
-
Бу әкияттә сүз нәрсә турында? (Ике аю һәм төлке
турында. Ике аю баласы саранлык, комсызлык, бер- берсенә юл куймау аркасында,
булган сырларын да югалталар.)
-
Ә хәзер тактадагы символик рәсемнәргә карап,
әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.
- Әкият ничек башлана? (Аюбалалары сыр
табалар.Алар сыр бүләалмыйлар...)Укучылар символик рәсемнәргә карап,
әкиятнең эчтәлеген сөйләп чыгалар.
- Әкияттәге геройларны карыйк әле. (ике аю
баласы, төлке) Геройларга характеристика бирү.
- Ике аю баласы нинди? Ни өчен сыр бүлә
алмыйлар? (Саран, комсыз, бер-берсенә юл бирмәүче, үзсүзле)
- Сырны тигез бүлер өчен, ике аю баласы нәрсә
эшли? (Төлкене чакыралар.)
- Төлке нинди? (Гаделсез, игелексез,
мәрхәмәтсез, рәхимсез) Төлке нинди ярамаган эш эшли? (Аю балаларының
сырын ашап бетерә.)
- Әкиятнең авторы бармы? (Әкиятнең авторы юк.)
Ни өчен? (Венгр халкы иҗат иткән.)
- Әкиятнең исеме ни
өчен “Комсызлык бәласе” дип атала? (Чөнки ике аю баласы саранлык, комсызлык,
бер- береңә юл куймау, азның кадерен белмәү аркасында, булган сырларын да
югалталар.)
-Әкияттә нинди
проблема күтәрелә? (Саранлык проблемасы.)
- Бүгенге көндә бу
проблема бармы? Мисаллар китерегез.
IV. Ныгыту.
Укытучы нәтиҗә ясый.
- Димәк, аюларга нинди киңәш? (Саран,
комсыз булмаска. Бер-беренә юл бирергә. Азныңкадеренбелергә.)
- Төлкегә нинди
киңәш?(Гадел, игелекле, мәрхәмәтле, рәхимле булырга.)
V. Йомгаклау
Укытучы укучылар белән дәрескә нәтиҗә ясый
-
Димәк, әкиятнәрсәгәөйрәтә? Укучыларҗаваплары.
-
Саран булмаскаөйрәтә.
-
Комсыз булмаска өйрәтә.
-
Азның кадерен белергә.
-
Бу дәрес безгә нинди тәрбия
бирде? (Бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, саран һәм
комсыз булмаска тәрбияли.)
-
Дөрес, укучылар. Тормышта кешеләргә карата
игелекле, шәфкатьле, гадел, дөрес һәм бер-беренә юл куя белергә кирәк, комсыз,
саран булырга ярамый.Укучыларбалларыгызнытөзепчыгыгыз.
VI. Рефлексия
-
Ә хәзерукучыларбүгенэшләгәнэшегезнебәяләгез.
Укучыларның карточкалары аша бәяләү һәм
шуннан чыгып өй эшен бирү.
ФИО, сыйныф
|
|
|
Дата
|
|
|
Дәрестемасы
|
Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”
|
|
|
Баллар
|
Нәтиҗә
|
Өйэшентикшерү
|
|
|
Сорауларгаҗавапбирү
|
|
|
Такта алдындаэшләү
|
|
|
Телдән диафильм
төзү
|
|
|
Әкиятнең эчтәлеген
сөйләү
|
|
|
Әкиятне анализлау
|
|
|
Билге
|
|
|
Кисәторганурыны
|
Кисәторганурыны
|
|
Өйэше
|
Юмартлыктурындамәкальләрязыпкилергә
|
|
VII. Өйэше. Юмартлыктурындамәкальләрязыпкилергә
VIII. Билгеләр кую.
-
Рәхмәт барыгызга да.Үзара ярдәмләшеп эшләдегез.
Дәрестә уйлап, фикерләп эшләдегез. Шулай ук уңганлык, тырышлык, өлгерлек,
күзәтүчәнлек, игътибарлылыгызны күрсәттегез. Киләчәктә дә шулай булып калыгыз.
Дәрес тәмам.
Укытучы укучыларның билгеләр карточкаларына
нигезләнеп билгеләр төзеп чыга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.