Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Видеоуроки / Видеоурок - "Кышлаучы кошлар"- https://yadi.sk/i/Y90osip3jqKWt

Видеоурок - "Кышлаучы кошлар"- https://yadi.sk/i/Y90osip3jqKWt

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:



Совет районы Казан шәһәре 119 номерлыкатнаштөрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.









Конспект

Тема «Кышлаучы кошлар»(уртанчылар төркеме)



















Уздырды: Кәримова А.Ә.



Казан, 2014





Максат: балаларныңбелемнәренсистемалаштыру, камилләштерү .

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелекхисләретәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кошлартурында күзаллауларын киңәйтү. Карабүрек белән таныштыру. Традицион булмаган алым кулланып миләш тәлгәше рәсемен ясарга өйрәтү.

Үстерубурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләренүстерү, пөхтәитепэшләүалымнарынныгыту.

Төпбелембирүөлкәсе: коммуникация.

Интеграл белембирүөлкәләре: танып белү, социальләштерү, ижадисәнгать, сәламәтлек, музыка, рус теле.

Методик алымнарhәмчаралар: психогимнастика,сорауларга җавап, әңгәмә; күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, мактау, практикэш, сөенечмизгеле.
Җиhазлау:кышкы, жимешсез миләш агачы сүрәтләнгән ватман, интерактив такта, проектор, кошлар hәм миләш агачы рәсеме, видеотасмада кошлар тавышы, hәр балага җитәрлек түгәрәк, пумала, жилем, юеш hәм коры салфетка, кызыл hәм көрән гуашь, мамык уралган таякчык, серлетартма, миләш тәлгәше.

Сүзлекөстендәэш: жимлек, тәлгәш, карабүрек, сыйлау.

Алдан эшләнгәнэш: әңгәмәләр, кошларрәсемекарау, уен«Очты - очты»,урамга чыккач кошларны, миләш агачын күзәтү.





























Эшчәнлекбарышы:



Тәрбияче: йөзләрБалалар, кәефләрегезничек? (Яхшы) Әйдәгезәле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз hәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә бирәбез .!

Тәрбияче: Балалар, әйтегезәле, хәзерелның кайсы вакыты? Нэрсэлэр киябез?

Куртка, чалбар, шарф, перчаткалар...Э хэзер мин сезне урамга чакырам. Эйдэгез киеник.

Тәрбияче: Менә чыгып та җиттек.Коз җиткәчтирә–якта нинди үзгәрешләр күрәсез? (Жаваплар) Бүгенкөннинди? (Салкынча). Агачларда яфраклар сары. Алар коела.

Балалар, кошларның күбесекөз көне җылы якларгакитә. Ә бездә кышларга нинди кошлар кала?

Хәзер бездә кышлаучы кошларны табышмакларга жавапларын табып белербез:

Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).

Рус телендәоча — летает, гәудә — туловище, каурый — перо.

Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)

Рус телендә баш — голова, канатлар — крылья, койрык — хвост, томшык — клюв, тәпи — лапа.

1.Бер кошка кызыгамын.

Тәпие кызыланың,

Атлаган саен баш ия

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү.

Бигрәкчибәр, кемдербу?


2. Җәй тукылдыйбучүкеч

Кыш тукылдый бу чүкеч

Ничекчыдыйбучүкеч.

(Тукран)

 

3.

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын.

(Песнәк)

 

4. Иртәтаңнанкичкәчаклы

Чык – чырык та .чык-чырык (Чыпчык)

 

5. Ак караданкиенгән

Бер минут та тик тормый. 

 Телләре телгә йокмый. (Саескан)

 (Балалар жавабын әйткәч, слайдта кошлар курсәтелә, тавышлары ишетелә. )

Бу кошларны без нинди төркемгә кертәбез? (Кышлаучы кошлар)

 Уен “Кошны төзе”

(Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кош силуэтын төзиләр)

Нинди кош килепчыкты? (Күгәрчен)

Рус телендәкугәрчен — голубь.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгезәле, бергәләп кышлаучы кошларның исемнәрен кабатлап чыгыйк. (Күмәккабатлау).

Ә сез кошлар турында шигырьләр беләсезме?

Әмир: Песнәк шакый тәрәзәдән

Әйтер сүзе бар кебек

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар кебек

Әти әйтә: Кошлар синең

Җим салганны күргәннәр

Әмир әйбәт малай икән

Бик зур үссен дигәннәр



Айзилә: Чуп-чуар тукран

Агачка кунган

Тук та тук чукый

Кортларны чүпли

Корттан арынгач

Шәп үсә агач

Бик тәмле алма

Бирер алмагач.

Тәрбияче: Балалар, уйлап карагыз әле: салкыннар башланып, җир өсте кар белән каплангач, кошларга җим табуы җинелме?

Юк.

- Балалар, без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Җимлек ясыйбыз.

Ә “Жимлеккә нәрсәләр салырга була?”

(Балаларның фикерләрен тыңлагач, интерактив тактада күрсәтелә).

Тәрбияче: Ә хәзер кошларны сыйлыйк.

Бармакуены “Кошларнысыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)

Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)

Сезгә җимәзерләрбез(Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)

Жир өстенә сибәрбез.

Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)

Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)

Каргаларга – токмачлар( Куллар белән әвәләу хәрәкәте)

Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-яккажәюхәрәкәте)



Уен “Чагыштырһәмрустелендәәйт”.

Җәнлекләр йөгерә, ә кошлар—… (Оча–летает)

Сыерчык сайрый, әкарга–… (Кычкыра–кричит)

Карга – кышлаучы кош, ә сыерчык—… (Кучмә–перелетный)

Кызыл түшнең түше кызыл, ә песнәкнеке—… (Сары–желтый)

Чыпчыкның күзләре кечкенә, ә ябалакныкы—… (Зур–большой)

Саесканның койрыгы озын, ә чыпчыкныкы—… (Кыска–короткий)

Физ.ка.

Физминутка «Птичка ожила».

Птичка крыльями взмахнула,

Птица перья отряхнула,

Крылья убрала назад,

Сделав очень важный взгляд.

Посмотрела вправо — влево,

Удивилась, что за дело?

Нет тут птицы ни одной,

Полечу-ка я домой.


Тәрбияче: Балалар, тактага карагызәле, Бу кошларны күргәнегез бармы? Исемен беләсезме?

Балалар, бу кошның исеме–карабүрек. Ул урманда яши. Кара бурек салкыннан курыкмый. Ул кыш көне карда коена. Карабүрек нарат, чыршы күркәләренең орлыгы белән туклана. Алар зур бер гаилә булып яшиләр.

Интерактив тактада карабүрекнең рәсеме карала, тавышы ишетелә.


Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда нәрсә бар. Бу тылсымлы тартма . Аның эчендә нәрсә булуын табышмакка җавап тапкач белерсез.

Жимешем кып-кызыл була

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да

Үзгәрми минем төсем. (Миләш).

 Тәрбияче: Бикдөрес, балалар! Тартма эчендә миләшбар. Коз көне урманда милэш өлгерә. (Осенью в лесу поспевают на рябине ягоды) Тәрбияче тартма эченнән миләш тәлгәшен ала).Карагыз, аның жимешләре ничек дус, бер-берсенэ тотынышып ускэннэр. Балалар, карагы зәле, бер ботакта ничә миләш күрәсез? (Күп). Бер ботакта миләшләр күп булгач, ул тәлгәшдипатала. Ул нәрсә дипатала? (Балаларны активлаштыру). Балалар, игътибар белән карагызәле, миләш нинди төстә? (Кызыл). Ул формасы буенча нәрсәгә охшаган? (Җаваплар). Миләшләр бер-берсенән якынмы, әллә еракмы? Балалар, без сезнең белән миләш тәлгәшен карадык, ә хәзер аның рәсемен ясарбыз. (Тәрбияче миләш тәлгәшен мамык уралган таякчык белән ясапү курсәтә, э җимешләрен балалар бармак белән ясап күрсәтәләр).

Милэшне карабуреклэрб бик ярата. Это любимое лакомство снигирей. Тик, буген саескан мина хэбэр китерде. Урманда давыл купкан һәм милэшлэрне өзеп бетергэн. В лесу произошла беда. Поднялся сильный ветер и сорвал все ягоды на рябине. Э тиздэн карабуреклэр килеп тэ житэрлэр, ашарга милэш юк. Булышыйк.

 Продуктивэшчәнлек–рәсем.

(Музыка куела)

 Тәрбияче: Булдырдыгыз. Бик оста ясадыгыз.  Балалар, ә хәзер кунакка килгән кара бүрекләрегезне миләш белән сыйлагыз. (Балалар кара бүрекләре нүзләре ясаган рәсемгә ябыштыралар). Булдырдыгыз, балалар, ә хәзеркарабүрекле тәлгәшләрегезне миләш агачынаурнаштырыйк . (Балалар ясаган рәсемнәрен ватманга ясалган миләш агачына беркетәләр) Менә нинди матур миләш агачы барлыкка килде!

Йомгаклау.

- Сез буген бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Сезгәбуэшчәнлектәнәрсәләрошады? Ниндиавырлыкларбулды?
Балаларныңфикерләрентыңлау, аларныңэшчәнлеквакытындаалгантәэсирләребеләнуртаклашу.

(Урамга чыккач мәйданчыктагыагачкажимлекэленә hәмҗимлеккәкилгәнкошларкүзәтелә).

Килегез, кил, кошкайлар.

Сез бит безнеңдускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көндәкунакбулыгыз.

Краткое описание документа:

Чтобы посмотреть урок, следует пройти по ссылке - https://yadi.sk/i/Y90osip3jqKWt



Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү .

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелекхисләретәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кошлар турында күзаллауларын киңәйтү. Карабүрек белән таныштыру. Традицион булмаган алым кулланып миләш тәлгәше рәсемен ясарга өйрәтү.

Үстер] бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләренүстерү, пөхтәитепэшләүалымнарынныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: коммуникация.

Интеграл белем бирү өлкәләре: танып белү, социальләштерү, ижадисәнгать, сәламәтлек, музыка, рус теле.

Методик алымнарhәмчаралар: психогимнастика,сорауларга җавап, әңгәмә; күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, мактау, практик эш, сөенеч мизгеле.

Автор
Дата добавления 06.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Видеоуроки
Просмотров124
Номер материала ДВ-310239
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх