- 20.05.2019
- 5566
- 246
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Татар балаларының үз телләрен саклау һәм ныгытуга арналган уенлы интеллектауль викторина, Балалар үз телләрен белергә, сакларга һәм татар телендә матур итеп сөйләшә белергә тиешләр. Шуның өчен татар теле дәресләре уен формасында үткәрелеп килсә, балаларда кызыксыну көчлерәк була.
Викторина
“Газиз туган телем”
Интеллектуаль викторина
“Казан егетләре” ансамбле башкаруында “Туган тел” (Г.Тукай сүзл., халык җыры) җырын тыңлау.
Укытучы сүзе.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр
Белмәгән карап калыр.
Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге викторинабыз туган телгә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашачакбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз.
Бүген “Замана балалары” һәм “Эрудитлар” командалары көч сынаша. Аларга уңышлар телик.
Командалар сәламләве:
“Замана балалары”
Без-замана балалары,
Шаярабыз,көләбез.
Кирәк чакта җитди,уңган
Горур була беләбез.
Үзара дус,бердәм булгач,
Гөрләп бара эшебез.
Беркайда да сынатмыйбыз,
Юк килмәгән төшебез!
“Эрудитлар”
Эрудитлар-иң көчлеләр,
Сынатмыйбыз һичкайда.
Көч сынашырга уйласаң,
Кушыл син безгә,әйдә!
Без тату,дус яшибез.
Укыйбыз һәм эшлибез.
Бергәләшеп уйлыйбыз.
Бергәләшеп уйныйбыз.
Ә хәзер уеннарны башлыйбыз.
Уеннарны һәр команда да башкара.
1.Уен “Тылсымлы сүз”
Мин сезгә туп ыргытам. Миңа тупны кире ыргытканда , сез тәмле, тылсымлы сүз белән җавап бирегез. (Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә..һ.б)
Уен “Ике гөл” (Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр.)
Балалар, мин ике гөл “утырттым”: берсе – яран гөл, икенчесе – кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз? (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турында җыр тыңлана) Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.
Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле – күңелне күтәрә, кактус гөле – чәнчи, авырттыра.)
Телебез татлы булсын өчен матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана)
3.“Уйла һәм әйт” уены.
“Замана балалары” өчен биремнәр.
Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
Каты түгел (йомшак)
Ак таҗлы чәчәк (ромашка)
Баллы цитрус җимеше (әфлисун)
Тәртип саклаучы (полиция)
Көйсез балага тагылган кушамат (елак)
“Эрудитлар” өчен биремнәр.
Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
Татарстандагы иң баш кала (Казан)
Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)
Иң кадерле ризык (ипи)
Иң кадерле кеше (әни)
4.Уен “Дөрес җавапны тап”
(э) Алтын таракның онытылып калган урыны:
1. Өйдә 3. Басмада
2. Мәктәптә 4. Урамда
(з.б.) Кәҗә кеигә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?
1. Бабайга 3. Әбигә
2. Айдарга 4. Галигә
(э) Әнисен тыңламаган кыз турындагы әкиятнең исеме:
1. Нечкәбил 3. Койрыклар
2. Куян кызы 4. Сертотмас үрдәк.
(з.б.) “Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп”. Бу юлларның авторы кем?
1. Муса Җәлил 3. Абдулла Алиш
2. Габдулла Тукай 4. Клара Булатова
(э) Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
1. 3 3. 6
2. 4 4. 7
(з.б.) Берьюлы ничә куян артыннан куып булмый?
1. 3 3. 2
2. 1 4. 0
(өстәмә сорау) “Өч кыз” әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверлә?
1. Тиен 3. Үрмәкүч
2. Бака 4. Елан
5. “Мультфильмның исемен әйт”
(з.б.) Авылда каникулда;
(э) Винни Пух кунакка бара;
(з.б.) Гав исемле мәче баласы;
(э) Куян кызы;
Уен. Бу табышмаклар Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә? (Чиратлашып һәр командага әйтү)
(э) Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр” кысты дип акырына,
Туганнарын чакыра. (“Шүрәле”)
(з.б.) Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми. (“Гали белән кәҗә”)
(э) Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге,
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (“Бала белән Күбәләк”)
(з.б.) Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы,
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (“Кызыклы шәкерт”)
7.Уен “Мәкаль әйтеш” (Мәкальләрне дәвам итегез. Чиратлашып һәр командага әйтү)
(з.б.) Кем эшләми... (шул ашамый)
(э) Тырышкан табар... (ташка кадак кагар)
(з.б.) Китап – ... (белем чишмәсе)
(э) Барын да беләм дигән ... (берни дә белмәс)
(з.б.) Теле барның – ... (иле бар)
(э) Күп укыган ... (күп белер)
(з.б.) Эшләгән-ашый, эшләмәгән ... (башын кашый)
(э) Ялкауның ялы ... (биш көн)
8. Уен “Җырны уйнап күрсәт” . “Эрудитлар” командасына “Кәрия – Зәкәрия” җырын уйнарга. “Замана балалары” командасына “Күрсәт әле, үскәнем” җырын уйнарга.
М. Җәлил шигырьләре буенча уен “Шигырьне тап”. (Чиратлашып һәр командага әйтү)
(з.б.) Калын урманда
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы ... “Күке”
(э) Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да сикертәм
Көн дә шулай йөдәтәм. “Маэмай”
(з.б.) Песи күргәч,күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар. “Карак песи”
(э) Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. “Кызыл ромашка”
(з.б.) Сикереп торды Марат
Күрә-эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап. “Сәгать”
(э) Әти тагын куык алып бирсә,
Мин курчакны таксам куыкка,
Аркасына аның парашютын
Бәйләп җибәрергә онытмам. “Парашютсыз курчак”
“Җырның исемен әйт”
(э) Бакалар турында җыр
(з.б.) Әйлән-бәйлән
(э) Кәрия-Зәкәрия
(з.б.) Кояшлы ил
(э) Мактанчык үрдәк
(з.б.) Шаян песи баласы
Уен “Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә? (Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.) (слайд)
Тәнзилә, Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.
Укытучы.
Газиз туган телебездә табышмак, әкият, шигырь һәм җырлар бик күп. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!
6 663 033 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Низамиева Ляйсан Вазировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.