Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Викторина "Тамчы -шоу. Тукай."
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Викторина "Тамчы -шоу. Тукай."

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Зәй районы М.Х.Хәсәнов исемендәге Бигеш гомуми урта белем бирү мәктәбе





hello_html_5c8519e8.png









Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Юсупова Гөлнур Фаил кызы




2014 нче ел




Тукай безнең күңелләрдә

Аб. Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Аңа багышланган “Тукай безнең күңелләрдә”

тамчы-шоуны башлыйбыз.


Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны нурга күмеп,

Шаулап-гөрләп яз килә.

Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга күмеп,

Тукайлы булып.

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем, - дип язмаган соңрак Тукаебыз.

Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә авырып үлеп китә.Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакирга кияүгә бирәләр. Әнисе 2 яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра.

Бераздан, яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк, Шакир мулланың рөхсәте белән, әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озак бармый. Бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә.

Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай - Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый.Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла - артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Казада һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала.

Икесе дә берьюлы авырыгач, Габдулланы Өчилегә җибәргәннәр.

Үги әби Габдулланы озак тотмый - күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә.

1895 елда Габдулла озын сәфәргә чыга. Алда – Уральск (Җаек) каласы. Әтисе белән бертуган апасы Газизә монда бер сәүдәгәрдә кияүдә. Газизәнең ире Галиәсгар бай Габдулланы үзләренә тәрбиягә ала.

1907 елда Габдулла Тукаев – танылып килә торган шагыйрь. Көзнең көннәренең берсендә Габдулла Казанга кайтып төшә.

Казан чоры – Тукай иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 нче елның апрелендә, 27 яшендә, Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай да яз белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!


Без бүген Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча алган белемнәребезне барлап, тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесендә көч сынашырбыз.

(Жюри әгъзалары сайлана )


Бүгенге бәйгебез җиде өлештән торачак. Бәйгене "Танышу"дан башлап җибәрәбез. Һәр команда укучылары үзләре белән таныштырып үтә.


1 нче тур « Батыр –берне, белемле меңне егар» дип атала.Ул Тукайның тормыш юлына багышлана.

1.Сораулар:

  1. Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26 нчы апрелендә)

  2. Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була? (3 яшь 9 ай)

3." Кадалмас әле, килмешәк!", дигән сүзләрне Тукайга кем әйткән? (Шәрифә карчык)

4. Шагыйрь ничә ел яшәгән? (27) .

5.Г.Тукай Казанда кемдә яшәгән? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә).

6.Тукайның әти-әнисенең исемнәре ничек? (Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә)

7. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

8.Габдулла Кырлайда яшәгәндә нинди китапны яратып укыган? ("Иман шарты")

9."Тукай" романының авторы кем? (Ә.Фәйзи)

10.Г.Тукай Казанга ничәнче елда кай­та? (1907)


2.Сораулар:

1.Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)

2.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара? (Кырлай)

3.Бала вакытта Тукай Өчиледә ничә тапкыр яши? (3 тапкыр)

4.Г.Тукай туган авылының исеме ничек? (Кушлавыч)

5."Ичмасам, чәнчелсә бер тамак кимер иде дип, кайсы йортта әйтә торган бу­лалар? (Өчиледә, бабасы йортында)

6.Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщикка)

7.Тукайның нинди шигыре гимнга әй­ләнеп китте? (туган тел)

8.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек? ("Исемдә калганнар)

9.Кырлай авылы белән хушлачкач, Ту­кай кайда яши башлый? (Уральск)

10.Г.Тукай кайчан вафат булган? (1913)


2 нче тур. «Сез игътибарлымы?» Тукай сурәтләнгән картиналар күрсәтелә. Сезгә игътибарлы булырга кирәк. (Бу турда укучыларга компьютерда рәсемнәр күрсәтелә. Рәсемнәр урынына төрле фотолар кулланырга да ярый. Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.

1.- 3 рәсемдә ничә кеше ? (10)

1 рәсемдә Тукай кулына нәрсә тоткан? (кашык һәм ипи)

4 рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән? (Тукай һәм апасы Газизә)

2 рәсемдә кечкенә Тукай нинди эш коралы тоткан? ?(тырма)

2. 3 рәсемдә кечкенә Тукай аягына нәрсә кигән? (читек)
1 рәсемдә ничә кеше башына кигән? (4 кеше)
4 рәсемдә Тукай апасы белән нәрсә янында торалар?
(көзге)

2 рәсемдәТукай нәрсәгә утырган? (ат арбасы)

Нәтиҗә ясау өчен, сүз жюрига бирелә.

3 нче тур « Шигырьне таны». Без сезгә ша­гыйрь язган әсәрләрдән өзекләр укыр­быз. Бу сорауга җавап дөрес булмаса, башка коман­даларга өстәмә шанс бирелә. Әсәрнең дөрес исемен атау да исәпкә алына. Хөрмәтле жюри! Кайсы команданың беренче һәм, әлбәттә, дөрес җавап бирүен исәпкә алуыгызны со­рыйбыз.

1 командага

1 . Бик хозур! Рәт-рәт тора,гаскәр кеби,чыршы,нарат;

Төпләрендә ятканым бар,хәл җыеп,күккә карап.

(«Шүрәле»)

2. Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! («Пар ат»)

3. Әлли-бәлли көйләрем.

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул диярем. ( «Бишек җыры»)

4. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды бер дә алмастай күзен.

(“ Эш беткәч уйнарга ярый»)

5. Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе. ("Бала белән күбәләк”)

2 командага

1. Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк !»-дип, әйберләргә тими башладым.

(“ Су анасы»)

2.Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.(“
Сабыйга”)

3.Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (“
Эшкә өндәү”)

4. Кая барсам, кайда торсам,нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (“Туган авыл”)

5. Ул көн буе аузы белән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый . (“Карлыгач”)

4 нче тур. Жюри үзенең эшен дәвам итә, балларны саный, ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез .Командаларга шагыйребезнең бер әсәрен сәхнәләштерү бирелгән иде. Күрсәтелгән пантомима нинди әсәрдән?


5 нче тур “Язучыны таны”. Өзекләрдән кем турында сүз барганны белергә.

1 командага. 1. Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе 1887 елның 12 мартында элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең Солтанморат авылында туа.
1906 елның көзендә ул Уфага килә һәм әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә, ләкин өч елдан, шәкертләрнең революцион-демократик чыгышларында актив катнашканы өчен, бу мәдрәсәдән дә китәргә мәҗбүр була.
«Галия» мәдрәсәсеннән киткәч, берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында, университетка керү теләге белән, Казанга килә.
Ул әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә.

Г.Тукай иҗатына карата бик таләпчән була.
«Көтүчеләр» (1913), «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) кебек хикәяләр яза.
1927 елдан башлап , көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була.
Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә.
Ул — татар әдипләреннән гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. (Г. Ибраһимов)

2. 1879 елның 6 январендә (искечә - 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган “Мөхәммәдия”дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.Мәдрәсәдә укыган елларында әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша .

1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета “Казан мөхбире”ндә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге “Азат” газетасына күчә, аның фактик редакторы була. 1908-1909 елларда ул шулай ук, Г.Тукай белән бергә, революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” исемле көлке журналы чыгара. (Г. Камал)


2 командага.

1. 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Самарага рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәзит чыгара башлый. Ул үзе гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган "Әл-гасрел-җәдит" журналында аның "Париж коммунасы тарихы" исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга. 1907 елда Мәскәүдә чыга башлаган "Тәрбиятел әтфаль" (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

Ул үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла. (Ф. Әмирхан)


2. 1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа. Биш яшендә укырга өйрәнә, Чистайда, Казанның Күл буе, Әмирхановлар мәдрәсәләрендә белем ала. Унтугызынчы гасырның ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган шәхес. 1902 нче елда Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып килә. 1904нче елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып, “Таң йолдызы”, “Тавыш” газеталарында эшли.

1913 нче елда Социаль-революционерлар партиясендә торуда һәм крестьяннар арасында җинаятьчел агитация ясауда гаепләнеп, Архангель губернасындагы Мезень шәһәрчегенә сөргенгә озатыла. Амнистия нәтиҗәсендә 1913нче елның мартында азат ителә. 1917нче елгы февраль революциясен шатланып каршы ала, “Ил” газетасын тергезеп җибәрә. Мөселман халкы рәисе итеп сайлана. Октябрь революциясеннән соң милли оешмалар туздырыла. 1917нче елның 22нче ноябрендә Уфада узган Милли Мәҗлес аны Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайлый. Әдип шул делегация составында чит илгә китә һәм шуннан Ватанга кайтмый. Ул Харбин, Париж, Берлин, Варшава шәһәрләрендә яши. Гитлер Германиясе һөҗүм башлагач, Төркиягә чыгып китә.

Ул үзенең бөтен тынгыз тормышын, дәртен, талантын татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше өчен көрәшкә багышлады. (Г.Исхакый)

6 нчы тур. Сүз ясарга.

алачбка - балачак

Бал, бала , бака, бак, каба, лак, кала, чабак, калач, алка, акча, бакча, чак, бала.

7 нче тур. “Капитаннар ярышы”. “Әйе яки юк” дип җавап бирергә.

  • 1 команда капитаны

  • 1. Г.Тукай җырларга яраткан.

  • 2. Г.Тукай 1906нчы елда туган.

  • 3. Г.Тукай Кушлавыч авылында туган.

  • 4. Г.Тукай романнар язган.

  • 5. Хәзерге көндә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев.

  • 2 команда капитаны

  • 1. Г.Тукай 1986нчы елда туган.

  • 2. Г.Тукай Зәй районында туган.

  • 3. “Кызыл ромашка” шигырен Г.Тукай язган.

  • 4. Кырлайда Г.Тукай музее бар.

  • 5. Татарстан президенты Владимир Путин.


Гомуми нәтиҗә ясала. Командаларны бүләкләү.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров121
Номер материала ДБ-218111
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх