Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Выступление для учителей начальных классов

Выступление для учителей начальных классов

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Башлангыч һәм урта мәктәптә математика укытуның күчүчәнлеге турында

Бишенче сыйныфта уку төптән үзгәрә: балалар бер укытучыдан “сыйныф җитәкчесе – предмет укытучылары” системасына күчә. Дәресләр, кагыйдә буларак, төрле кабинетларда үтә. Еш кына балалар башка мәктәпкә күчә (гимназиягә укырга керә), аларның укытучылары гына түгел, сыйныфташлары да яңа була.

Укучының башлангыч мәктәптән урта мәктәпкә күчүе психикасына йөкләмәнең артуына да бәйле. Уку шартларының кинәт яңаруы, укытучылар ягыннан укучыга карата таләпләрнең төр һәм сыйфат ягыннан үзгәрүе, хәтта позицияләрнең алмашынуы: әгәр бала 4 нче сыйныфта башлангыч мәктәптә “иң олы” булса, ә урта мәктәптә “иң кечкенә”гә әйләнә – боларның барысы да мәктәп укучысы психикасына җитди сынау булып тора. Һәм без, укуытучыларның, бурычы – балаларны кыска вакыт эчендә, ләкин салмак рәвештә, урта мәктәпкә ияләштерү. Мәктәптә эшләүдә тәҗрибәм булу сәбәпле, тулы ышаныч белән шуны әйтә алам: математиканы алга таба укытуда күчүчәнлекнең кирәкле шарты булып математика укытуда башлангыч сыйныфтагы эш үзенчәлекләрен исәпкә алу тора. Мәсәлән, бишенче сыйныфларга белем бирә торган укытучының балангыч сыйныфта өйрәнгән материалларны белмәве исә бишенче сыйныфта инде укучы таныш булган материалны кабаттан өйрәнүгә китерә. Алга барыр урынына, балалар бер урында таптанып тора, шул сәбәпле, укучыларда әлеге предметка булган кызыксыну кими. Мондый фактларны, арифметик гамәлләрнең сыйфатларын өйрәнгәндә, тигезләмәләр чишкәндә, күрергә мөмкин.

Мәсәлән, “Матетика-5” китабында X+2=5 тигезләмәсенә тулысынча аңлатма бирелә. Гәрчә, бу тигезләмә укучыга инде беренче сыйныфтан бирле өйрәтелеп, балалар да билгесез кушылучының ничек табасын белсә дә.

Башлангыч сыйныфтан урта мәктәпкә педагогик яктан дөрес күчешкә исә башлангыч мәктәптәге җитешсезлекләр дә комачаулый. Әлеге җитешсезлекләр турында бишенче сыйныф укытучылары да яхшы белергә тиеш. Бу очракта без башлангыч сыйныфтагы инде традицион характердагы, киләчәктә дә берничә ел дәвам итә торган җитешсезлекләр турында сүз бара. Мәсәлән, төрле мәсьәләләр чишүдә алымнар. Сер түгел, балаларның кайберләре бишенче сыйныфка килгәч, математик мәсьәләләрне авыр чишә. Ә бит мәсьәлә чишү укучының математик яктан да, гомуми яктан да үсешенә уңай тәэсир итә. Мәсьәләне дөрес язу зурлыклар арасындагы элемтәләрне аңларга булыша. 3-4 һәм 5 сыйныфтагы мәсьәләләр арифметик һәм алгебраик ысуллар ярдәмендә чишелергә мөмкин. 5 сыйныфта мәьәләләрне алгебраик ысул белән чишү тигезләмә ярдәмендә чишелә торган мәсьәләләрнең санын артттырырга булыша, шулай ук мәсьәләләр өстендәге гомуми эшне дә көчәйтә.

Балаларны мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр чишәргә өйрәтер өчен, аларны мәсьәләләр чишүдәге гомуми алымнар белән таныштырырга кирәк. Мәсьәлә белән эшләүнең гомуми методлары инде беренче сыйныфтан башлап, формалаша. Укучыларгы мәсьәләләрне күрсәткәндә, аларны алга таба үстерергә, катлауландырырга, яңа шартлар белән туллыландырырга кирәк, шулай итеп , укучыларда мәсьәләләр чишәр өчен кирәкле күнекмәләр барлыкка килә. 3-4 сыйныфлардагы мәсьәләләр чишү төрлелеге төрле методик алымнарны куллануны таләп итә. Бу исә чишүне аңлатуга да, мәсьәлә чишүне ныгытуга да кагыла. Бу алымнар арасында мәсьәләләр чагыштыру алымы, мәсьәләләр чишү ысулларын чагыштыру, кире мәсьәләләр төзү, мәсьәләнең бер шартын үзгәртеп мәсьәлә төзү, аңлатма, тигезләмә, кыска язма буенча мәсьәлә төзү аеруча мөһим роль уйный. Мәсьәләләрне чишүнең шушындый күп төрле ысулларын без урта һәм олы звенода кулланабыз. Чөнки алгебра һәм геометрияне үзләштерү өчен база, фундамент нәкъ менә 5-6 сыйныфларда салына.

Әлбәттә, без, предмет укытучылары, башлангыч сыйныф укытучылары сыман, уен турында да онытмыйбыз. Дидактик уеннар укыту формасы булып тора. Анда берьюлы берничә башлангыч – уку, танып белү һәм уен, кызыксындыру – гамәлдә була.

Уен – ул зур якты тәрәзә, аның аркылы баланың рухи дөньясына әйләнә-тирә дөнья турында төшенчәләр, мәгълүматлар керә. Уен – ул янып китә торган очкын, кызыксынучанлык очкыны”, – дип язган В.А. Сухомлинский.

Уенда барлык балалар өчен акыл активлыгы өчен шартлар тудырырга кирәк. Дидактик уеннар өчен танып белү, кызыклы мәсьәләләрне сайлап алу укыту һәм тәрбия программасы бүлекләренә туры китерелеп, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алынып төзелә.

Үсеш процессының нормаль үтүенә ярдәм иткән күренешләр арасындагы элемтә буларак күчүчәнлекне (буыннан-буынга күчү) аңлау иртәгәге көнгә ышаныч мөмкинлеге бирә.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров14
Номер материала ДБ-377809
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх