Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Конспекты / Выступление "Экологическое воспитание школьников"

Выступление "Экологическое воспитание школьников"

  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Валиева Гүзәл Миннулловна

Экология юнәлеше буенча эшләүче өстәмә белем бирү педагогы


Табигать – туган йортыбыз .
  Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыз-дан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез.
   Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, һава һәм барлык тере орга-низмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү - әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
   Безнең Усали урта гомуми белем бирү мәктәбендә табигатьне саклау буенча максатчан эш алып барыла.
Яшь экологларның үз программасы, девизы, максатлары бар.
   Девиз:
 «Табигать – туган йортыбыз. Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш».
Максат:   Туган як табигатен өйрәнү һәм саклау.
   Мәктәбебезнең яшь экологлары авыл халкы алдында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, аларны туган авылыбызның табигатен сакларга чакырды.
 -  Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
  - Агачларны рөхсәтсез кисмә, сындырма, дару үләннәрен тамырлары белән йолкыма!
   -Төзек булмаган техника белән йөреп, чиста булмаган ягулык файдаланып һаваны зарарлы газлар белән пычратма!
  - Ашламаларның теләсә нинди урында саклануына һәм туфракка кирәгеннән артык керүенә юл куйма!
   -Транспорт средстволары белән болын, елга үзәннәрен, үсеп килүче урман полосаларын таптап, изеп йөрмә!
-   Җир, урман байлыкларыннан балык, кош, җәнлек запасларыннан акыл белән файдалан!
  - Язгы, көзге пычракларда авыл урамнарында авыр техника белән йөрүне чикл
ә!
   Үзеңнең кылган эшләрең өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегеңне тоеп яшә.
   
2011 нче елдан мәктәбебездә мәктәп питомнигы оештырылды.

Татарстанның “ЭКА” җитәкчесе Степан Спиридонов безне бу хәрәкәтнең асылы һәм питомникта кәлшәләр үстерү серләре белән таныштырды.

Максат:

1.“ЭКА” хәрәкәте турында сөйләү.

2. Мәктәп питомнигы төзү.

Бурычлар:

  1. Укучыларның иҗади активлыгын үстерү.

  2. Яшьләрдә Ватанга карата җаваплылык хисе тәрбияләү.

Без 3 сотый җиргә 500 төп карагай утырттык, аларны тәрбияләп үстереп Җиңү аллеясына күчереп утырттык һәм үсешләрен күзәтеп , тәрбияләп торабыз. Хәзергесе көндә питомнигыбызны иртә яздан кәлшәләр үстерү өчен казып әзерләп куйдык. ”ЭКА” хәрәкәте буенча оештырылган район республикада семинарларда , конференцияләрдә чыгышлар ясадык.
   Балаларда экологик культура, экологик аң тәрбияләүне, туган як табигатенә сак караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүне күздә тотып районда һәм мәктәптә күп төрле чаралар, конкурс, акция, күргәзмәләр оештырыла.

   Апрель ае - мәктәптә табигать айлыгы булып билгеләп үтелә. Бик кызыклы, мавыктыргыч, эчтәлекле кичәләр, бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелә бу айлыкта. Укучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын төрле яктан күрсәтә алалар. Айлыкта табигатьне саклау проблемаларын чагылдырган әңгәмә һәм диспутлар, тәрбия дәресләре һәм класс сәгатьләре үткәрелә, видеоязмалар карала, башваткычлар чишелә. 1 нче апрель- Кошлар көненә ясалган рәсемнәр конкурсында 7,8 нче класс укучылары бик актив катнаштылар. Иң яхшы рәсемнәрне Хайдаршина Сөмбел белән Гараев Рифнурлар ясап алып килгән иделәр. Ул рәсемнәрне стендка урнаштырдык.

2 нче апрель көнне 8 нче һәм 9 нчы класслар белән “Һәр өйгә бер сыерчык оясы!” акциясе үткәрдек. 4 нче апрель көнне мәктәбебездән “Сәйлән” бию ансамбле членнары Шарифуллин Искәндәр, Хайрутдинов Нияз, Исмагилов Әлфисләр районда үткәрелгән “Кошлар көне” дә үзләренең биюләре белән һәм гармунда уйнап чыгыш ясадылар. 8 нче сыйныфта “Без- табигать балалары” исеме астында КВН үтте. 9 нчы апрель көнне 5 нче һәм 6 нчы класслар белән “Табигатьнең җан авазы “ исеме астында экологик суд үткәрдек.

Чисталык дәресләре” еш үткәрелә мәктәбебездә. Нәтиҗәләребез куанычлы!

5 нче сыйныф укучысы Шарифуллин Искәндәр Республика күләм үткәрелгән “ЮННАТ-2014” фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашып 1 нче урын алып кайтты.

10 нчы сыйныф укучысы Ахметзянов Адел икенче ел рәттән Яр Чаллы шәһәрендә Республика күләмендә үткәрелгән “Экология, шәһәр һәм без” фәнни-гамәли конференциясендә 2 нче урын алды һәм Идел буе конференциясендә чыгыш ясап кайтты.

Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Ахметзянов Адел, Валиева Ләйсән, Шарифуллина Сиринәләр ТНВ каналы үткәрә торган “Тамчы-шоу” интелектуаль конкурсында “Дару үләннәре” темасы буенча җиңеп ел давамында телеведениедән күрсәтелеп тордылар.
   Елның 4 фасылында да (көз, кыш, яз, җәй) экологик сукмак буйлап экскурсияләр үткәрелә.
   Беренче маршрут. Мәктәп – наратлык– чүплек – Берсут елгасы- җәйге ферма-больница очы чишмәсе- мәктәп булса,
   Икенче маршрут. Мәктәп бакчасы – әреш елгасы - урман полосасы-көтүлек.

Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сый-

фатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда “Экологик сукмак” зур әһәмияткә ия.

Экологик сукмак” буйлап сәяхәт үзебез яшәгән төбәктәге, үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша.

Экологик сукмакны оештыру-укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү ул. Экологик сукмагыбыз аша үткән экскурсияләребездә укучылар үзләштергән теоретик белемнәрен пратикада кулланып ныгыталар, яңа күнекмәләр алалар. Сакчыл караш тәрбияләүдә җаваплылыкны сизеп эштә күрсәтәләр.

Һәрберебезгә якын булса да һәм күп сөйләнелсә дә, экология фәне шул ук вакытта шактый серле булып кала. Шуңа күрәдер, яшьләр арасында эколог

һөнәрен алырга теләүчеләр арта гына бара. ( бүгенгесе көндә 5 укучыбыз бу юнәлештә белем ала, 1 се аспирантура тәмамлады)

    Һәр елны март – апрель айларында Республикадан килгән нигезләмәгә таянып «Марш парков» конкурсы үткәрелә. Иң яхшы, иң кызыклы, иң эчтәлекле дип табылган рәсем, инша, хикәя, шигырь, әкият, фоторәсемнәр район һәм республика конкурсына җибәрелә.

Укучылар туган авылыбызның табигатен өйрәнү һәм саклау буенча да максатчан эш алып баралар, үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган альбомнар, буклетлар әзерлиләр, газеталар чыгаралар.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик белемнәрне үзләштерергә мөмкин.

Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Башлангыч класс укучыларының үз участоклары һәм үз планнары, ә өлкән класс укучыларының һәр тәҗрибәсе гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк – җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.

Табигатькә куркыныч яный, әйләнә-тирә мохит мәнфәгатьләрен саклап калу һәркем бурычы. Хәл кискенләшә бара, бу һәрберебезне борчуга сала. Тереклекне саклап калу өчен безгә табигатькә сакчыл караш булдыру турындагы сөйләшүләрдән конкрет эшкә күчәргә кирәк. Моның өчен беренче шарт, һәр кеше дә экологик белемгә, экологик культурага ия булырга тиеш. Экологик белемгә ия булган, табигать законнарын белгән кеше генә экологик культурага ия була. Безнең яшәешебездә экология – бер модный сүз генә булып яңгырамасын өчен бүгенге киләчәгебез яшьләргә, укучы балаларга тиешле юнәлешле эш алып баруда игътибарны арттыруда мәктәп күп төрле тәрбияви эш алып бара. Авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә. Сабантуй вакытында Югары Кыерлы авылында КҮПЕР ачу тантанасында катнаштык. Әле күптән түгел Усали авылының “САНИЯ ЧИШМӘСЕН” иганәче Ирек Миннегулов төзекләндерде. Аны ачуда мәктәбебез укучыларының чыгышлары район, республикадан килгән кунакларга бик хуш килде.

Тәрбия сәгатьләре, түгәрәкләр эшчәнлеге генә экологик проблемаларны гына хәл итеп бетерә алмый.

Җирдә тереклекне саклап калу өчен, туган җиреңнең хуҗасы булу гына җитми, ә кайгыртучан һәм мәрхәмәтле, изге күңелле улы булырга кирәк!




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.11.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров129
Номер материала ДВ-211061
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх