Татарстан
Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе
Көчек урта гомуми
белем бирү мәктәбе
Район
укытучыларының август киңәшмәсе өчен доклад
(татар
теле һәм әдәбияты секциясе)
чЫГЫШ ТЕМАСЫ: «Сәләтле
балалар белән эшләү системасы»
Әзерләде:
татар
теле һәм әдәбияты
укытучысы
Җиһангәрәева Т.Р.
Август – 2015ел
Бүген җәмгыятебезгә белемле, чын күңеленнән эшкә бирелгән
һәм шул вакытта үз белемен мөстәкыйль күтәрүче, дөрес карарлар кабул итә
белүче сәләтле кешеләр кирәк.
Татар теле
һәм әдәбияты укытучысы буларак, сыйныфтагы
сәләтле балалар өчен, сыйныфташлары белән тигезләп кенә калмыйча, үстерелешле
темпта, тирәнрәк үзләштерү таләп ителгән ысуллар куллануны максат итеп куйдым.
Шулай ук, сыйныфтагы башка балаларга әлеге ысуллар үсеш динамикасын көчәйтү,
сәләтлеләр үрнәгенә иярү омтылышы тудыру өчен җирлек тә булырга тиеш дип саныйм.
Барыбызга да
таныш ситуация: гадәти дәрестә укытучы күп
вакытын уртача һәм йомшак балаларга сарыф итү сәбәпле, көчлеләрнең акыл сәләте үсешенә әллә ни этәргеч бирә алмый. Әкренләп
сәләтле балалар да эшләү темпын киметәләр. Соңгы елларда уку-укыту барышына Мәгариф
һәм фән министрлыгы тарафыннан кертелгән прогрессив
инновацияләр бу җитешсезлекне бетерүгә хезмәт итә. Үз эш ысулларымнан
мисал китерәм: сәләтле балалар белән әзерлек
эшләрен V сыйныфтан ук башлыйм; 3-4
ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен аерып алам. Төркем алымы белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе
итеп билгелим, ягъни, җаваплылык йөклим. Мондый ситуация аларны башкаларга караганда күбрәк уйларга,
җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен очраклардан чыгу юлларын эзләргә өйрәтә.
Бу төр юнәлештә сингапур системасына нигезләнеп оештырылган дәресләрнең аеруча
уңай булуын ассызыклыйм. Биредә төркем булып эшләү дә карала, сәләтлеләргә эш
аренасы киңәя. Дәрестә кулланылган эш төрләрендә калган балалар сәләтле укучыга
иярергә, аның белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр була.
Сәләтле
балалар белән эшләгәндә, укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын
максат итеп куям:
а)программа
материалын бик яхшы белү; ә) өстәмә
чыганаклардан мәгълүмат алу; б)
бөтен төр анализ үрнәкләрен белү; в) тел тарихын, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү; г)вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио,
телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару;
д)фикерләү сәләтен үстерү;
е) мөстәкыйль
эшләргә өйрәнү.
Урта һәм өлкән сыйныфның сәләтле укучылары белән фәнни
конференцияләргә катнашу, чыгышлар әзерләү, фәнни эшләр башкаруда үземне сынап
карарга насыйп булды. Мондый төр эшләрдә түбәндәге нәтиҗәгә
килдем:
Фәнни
конференцияләргә әзерләнгәндә нигезсез, җирлексез генә, компьютер ярдәмендә
тупланган мәгълүматны күчереп куеп уңышка ирешеп булмый. Конференция тәкъдим
иткән теманы ишетү белән, мин сайтларга кереп, алдагы елларда яңгыраган
чыгышлар тупланган җыентыкларны күзәтеп, фәнни эш темасын билгелим. Максатым
– кеше фикерен кабатламау. Шуның өчен башкалар тарафыннан өйрәнелгән
темаларны, фәнни тикшеренүләрне кабат барлыйм. Мин сайлаган тема алардан
үзгә булырга тиеш. Мәсьәләнең тагын да икенче ягы да бар: темамны якынча
билгеләп, укучыларга тәкъдим итәм. Минем темам, тәкъдимем аларда зур
кызыксыну уятырга тиеш.Үземнең тәҗрибәмнән чыгып мондый нәтиҗәгә килдем.
Бу, бәлки, парадокс булып яңгырар, әмма – хак сүз: яшүсмерне
фәнни-конференциягә катнашу белән әллә ни кызыксындырып булмый, ә менә кызыклы
тема, тагын да кызыклы эш алымнары тәкъдим иткән очракта, фәнни эшкә әзерлек
процессына сыйныфтагы бер укучы да битараф калмый.
Сәләтле
балалар белән эшләгәндә Г.Ибраһимовның бик затлы фикере белән килешми
мөмкин түгел: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм
эзләгәнен үзе табарлык юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган
хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”.
Бүгенге
тантаналы шартларда, иҗади эш стимулы белән башланган яңа уку елы барыбыз
өчен дә уңышлы булсын, дигән теләктә калам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.