Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Выступление на метод .объединении по татарскому языку."Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Выступление на метод .объединении по татарскому языку."Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү"

библиотека
материалов

Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.

Питрәч махсус интернат мәктәбе укытучысы Гыймадеева Г.Ш.

Кыенлыклар булуга карамастан, соңгы елларда татар телен куллану мөмкинлекләре артты. Дәүләт теле дип игълан ителгән телебезне хәзер хакимият органнарыннда да, башка өлкәләрдә дә ешрак ишетергә мөмкин. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү һәм өйрәнү максаты куелганнан соң, төрле авторлар тарафыннан дәреслекләр төзелде, уку-укыту ярдәмлекләре дөнья күрде.

Бүген милли телләрне саклап калу һәм үстерү, татар милләтеннән булмаган укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда үз милләте белән горурлану хисе, башка милләтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү өчен киң мөмкинлекләр бар. Бала кече яшьтән үк дөрес, матур, бәйләнешле итеп сөйләү һәм язу күнекмәләрен үзләштерергә тиеш.

Яңа буын стандартлары укучыларга төпле белем биррүне генә түгел,ә аларны белем алырга өйрәтүне, укучыларда алган белемнәрен тормышта куллану күнекмәләре булдыруны максат итеп куя.

Мин рус телле балаларга татар теле укытам. Дәресләремне баларда тел өйрәнүгә кызыксыну, татарча аралашырга омтылыш уятырлык, туган телгә һәм башка телләргә хөрмәт тәрбияли торган итеп үткәрергә тырышам. Рус балаларына татар теле өйрәтүнең төп бурычы- аларда бу телдә аралашу күнекмәләрен булдыру. Сөйләм телен үстерү юнәлешендә коммуникатив эш төрләрен сайлаганда, укучыларның яшь үзенчәлеген, тоташтан дәвамлы нәтиҗәле эшчәнлеккә сәләтле булмауларын истә тотып эшлим. Сөйләм телен үстерү юнәлешендәге эш сүз байлыгын арттырудан башлана. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сөйләм телен устерүгә ирешү максатыннан, башлангыч сыйныфларда татар телен укыту программасыннан чыгып эш планнары төзедем.

1. Баларның сүзлек запасын баету. Предмет исемнәре белән танышу. Аларны истә калдыру.

2. Предмет билгеләре белән танышу. Өйрәнелгән предмет исемнәре һәм билгеләре белән сүзтезмәләр төзү.

3. Укытучы тарафыннан бирелгән соруларга төгәл җавап бирү.

4. Рәсем буенча җыйнак җөмләләр төзү.

5. Бирелгән текст буенча соруларга җавап бирү.

6. Шигырь, такмак, тизәйткечләрне ятлау һәм сәнгатьле сөйләү.

7. Үз гаиләсе, яраткан шөгыле , һава торышы, мәктәп турында сөйләү.

8. Кыска диалоглар төзү.

Башлангыч сыйныфларда укучыларның сүзлек запасы арттырыла; әкренләп таныш сүзләрдән һәм төзелмәләрдән –яңасына, җиңелдән- катлаулыга күчә барып, укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләре камилләштерелә. Алдагы сыйныфлар өчен яңа белем- күнекмәләргә нигез булдырыла. Укучыларны эшкә җәлеп итү, кызыксындыру максатыннан күнегүләр, төле коммуникатив характердагы биремнәр тәкъдим ителә. Дәрестә һәр бала катнаша, үз сүзен әйтә;башкаларның да фикерен ишетә.

Телләр өйрәнүдә коммуникативлык принцибын тормышка ашыруның күптөрле ысуллары, алымнары кулланыла.Рольле уеннар уйнау- шундыйларның берсе. Яшь үзенчәлекләренә карап укучыларга дәрестә төрле ситуацияләр тәкъдим ителә. Кече яшьтәге балалар уенга, рольгә тиз , кыенсынмыйча кереп китәләр. Рольле уеннар аерым бер теманы өйрәнү тәмамлангач, сүзлек запасын баеткач уздырыла. Уен ярдәмендә алынган белемнәр ныгытыла. Башлангыч сыйныфларда “Хайваннар һәм кошлар”, “Гайлә”, “Сәламәтлек”, Гимназия” һ.б. темаларын узганнан соң мондый уеннар аеруча нәтиҗәле. Укчыларда телгә кызыксыну уятуда матбугат чараларын куллану да отышлы. “Салават күпере” журналы татар балалары өчен генә түгел, рус телле укучылар өчен зур ярдәмче булып тора. Уку дәресләрендә журналда чыккан мәкаләләр белән танышу; әкиятләр, шигырьләр уку, төрле уеннарда катнашу укучыларның китап уку белән кызыксынуын арттыра, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Укучылар “Салават күпере” журналына теләп язылалар, андагы мәкаләләрне кызыксыну белән укыйлар.

Рус телле балалрны татар теленә өйрәтүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Төркемнәрдә эш укучыларда татарча уку, язу, аралашу күнекмәләре аша хаталарны булдырмау юнәлешендә дә эш алымнары үткәрелә. Һәрбер эш төрле укучыларның яшь үзенчәлеген , белем дәрәҗәсен, грамматик һәм лексик минимумны исәпкә алып үткәрелә. Укучының мөстәкыйль эшеннән соң хаталар өстендә эш оештырыла. Эш төрләрен билгеләгәнче, рус телендә аралашучы баланың әлеге хатаны ни өчен ясаганлыгын ачыкларга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен түбәндәге эш турләрен отышлы дип саныйм:

  1. Матур язу күнекмәләре.

  2. Күчереп язу.

  3. Күчереп язганны үзтикшерү(партадашының эшен уку да отышлы).

  4. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу.

  5. Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.

  6. Сүзләрне күплек санда язу.

Башлангыч сыйныфларда укучыларда дөрес күчереп язу күнекмәсе тиз генә барлыкка килми. Татар һәм рус теле дәресләрендә балаларны бер үк алгоритм белән эшләү уңай нәтиҗә бирә.

Халыкның телен аның мәдәниятеннән, тарихыннан аерып өйрәнеп булмый. Тел аралашу чарасы буларак кына түгел, бәлки халыкның мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру уңаеннан да кулланылырга тиеш. Шуңа күрә уку материалы эчтәлегенә этнографик (Сабантуй бәйрәме, милли ашамлыклар, милли киемнәр) мәгълумәтләр, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре турында материаллар, әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Бу темаларны узганда рус халык бәйрәмнәре һәм йолалары белән чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын ачыклап, бәйрәмнәр турында мәгълүматлар бирелә. Укучылар бәйрәмнәр турында презентацияләр эзерләп киләләр,үзләренең эшләрен яклап чыгышлар ясыйлар. Югарыда күрсәтелгән эш төрләре укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләре устерүдә мөһим урын алып тора дип уйлыйм.

Башлангыч сыйныфларда алган белем-күнекмәләр укучының киләчәктәге белем дәрәҗәсенең нигезе булып тора.










Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-339141

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"