Эчтәлек
·Кереш
3
·Төп
өлеш
I бүлек.
.Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә бердәм. .....................5
II бүлек.
Татар халкының күркәм йолалары. .....................................6
III бүлек.
Бэби туе ...........................................................8
·Йомгак.
.................................................................................................13
·Әдәбият
..................................................................................................14
Кереш
«Татар
теленең
аңлатмалы сүзлеге”ндә бәйрәм сүзенең мәгънәсе “йола буенча үткәрелә торган
күңел ачып ял итү көне яки көннәре” дип бирелә.Бәйрәм ул – кеше яисә ил
тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы,
тантаналы вакыйга, уен-тамаша.Ә тормышта бәйрәм итү өчен сәбәпләр җитәрлек –
никах мәҗлесләре, туйлар, бәби туе, туган көннәр.
Борын-борын
заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр бар.Һәрберсенең үз тәртибе,
үз вакыты. Моңардан тыш безнең һәр көнебез, һәр гамәлебез нинди дә булса магик
йолага буйсындырылган булган. Әйтик, өстәл артында утырганда аякны селтәсәң –
шайтан чакырасың, ишекне сул аягың белән атлап чыксаң – юлың уңмас... ә инде
бәйрәмгә чакырылып, бармыйча калсаң – күңелеңә Иблис оялар. Халык
йола-бәйрәмнәрендә мондый ышанулар тулып ята. Борынгы бәйрәмнәрнең күмәк
характерда булуы шуның белән дә аңлатыла, ахры.
Татар
халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген
иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу — татарның борынгыдан
килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән
шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата
ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр
килмәгән?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән
сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар,
күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи
хәзинәсе.
Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә,
ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә
үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан,
үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз.
Татар
халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын,
искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша
безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын
да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына
татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.
Авыр
хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй
көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар
уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган.
Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич
утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Бергә-бергә
сагышлар да җиңеләйгән. Ә кызлар-егетләр исә аулак өйләргә җыелганнар. Яшьлек
һәрвакыт үзенекен итә, юклык дип тормый. Кызлар һәм егетләр төрле уеннар
ярдәмендә бер-берсен сайлаганнар һәм сынаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар
булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, йолдыз санаганнар, арка сугышлы
уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Ә авыр эшләрне
җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Тула
өмәсе, өй күтәрү өмәсе, каз өмәсе...
Минем халкым өмә җанлы булган
Авыр эшне күмәк күтәргән.
Мал суйса да, казлар йолкыса да,
Өй салса да өмә үткәргән.
Кагыйдә буларак, яшьләр бу өмәләрдә бик теләп катнашканнар, авыр эшләрне дә
бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгәннәр. Яшьләр каз өмәсен аеруча көтеп ала
торган булганнар. Ә безнең халык борын-борыннан ук каз асраган. Татар өен
идәннән түшәмгә кадәр өелгән мендәр-ястыктан башка күз алдына китерүе дә кыен.
Ә татар туйлары кода-кодагыйларның пар казлары белән дан тоткан. Туй мәҗлесенең
иң олы күчтәнәче пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Ә пар казны
бүлү исә бик мөхтәрәм һәм оста кешегә генә кушылган. Аны һәркем булдыра алмый.
Уңган хуҗабикә генә туй күрке булырлык каз үстерә ала! Монда да татар халкының
уңганлыгы-булганлыгы сынала. Ә көнкүрештә исә каз итен төрлечә кулланалар.
Элек-электән җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва
булган. Ә өмәләрдә пешкән каз коймакларын авыз итмәгән татар кешесе, мөгаен,
юктыр. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта, булганлыкта сынау йоласы
булган. Йолкынган казларны көянтәләргә асып, чишмәгә барганда аларга егетләр дә
ияргән. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган.
Бик
күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп
алына торган иң гүзәл бер бәйрәме бар. Ул — Сабан туе.
Сабан туе — хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Бу бәйрәм — бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана
торган була. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре бетеп, печәнгә төшкәнче була
торган бер бушрак вакытта үткәрелә. Әйткәнемчә, бу иң олы милли бәйрәм. Монда
халыкның бик күп төрле уеннары урын алган. Бәйрәмнең иң күңелле һәм
дулкынландыргыч өлеше — ат чабышы. Ат — бик сизгер хайван санала. Әгәр иң соңгы
килгән атка бүләк бирмәсәң, ул ярсый, үз-үзен ата. Шуңа күрә атларның
һәрберсенә дә чиккән яисә суккан сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны,
әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк
ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү — болар
барысы да фәкать Сабан туенда гына уйналганнар.
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан —
Авыл саен сөлге бәйләме.
Һәм, әлбәттә, Сабан туеның аерылгысыз юлдашы — ул гармун, җыр, бию. Ә чиккән
сөлгеләр? Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе суккан,
чиккән, чүпләгән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән.
Төрки
халыкларның борын заманнардан килгән тагын бер бәйрәме — Нәүрүз. Ул март аенда,
көн белән төн озынлыгы тигезләшкән, кояш инде елмаеп карый башлаган көннәрдә
үткәрелә. Нәүрүз бәйрәмендә балалар өйдән өйгә кереп, ярма, сөт, май, йомырка
җыйганнар. Кырда учак ягып бергәләшеп ботка пешергәннәр һәм ашаганнар. Монда
шулай ук төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.