Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление на НПК "М.Галиев иҗатында туган як темасы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Выступление на НПК "М.Галиев иҗатында туган як темасы"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
















Марсель Галиев иҗатында туган як темасы






















Башкарды: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сидыкова Гөлзада Камил кызы







Бөгелмә, 2014


Эчтәлек



I.Кереш...................................................................................................................... ..2

1. Аңлатма язуы

- эзләнү эшенең максаты;

- теманың актуальлеге.

II. Төп өлеш..............................................................................................................3- 5

1. Марсель Галиев иҗатында туган як темасы.

III. Йомгаклау...............................................................................................................6



IV.Файдаланылган әдәбият.........................................................................................7























Аңлатма язуы

Исәнмесез! Эзләнү эшем : ,,Марсель Галиев иҗатында туган як темасы”. Бу эш Татарстанның халык язучысы, татар халкының горурлыгы булган прозаик һәм шагыйрь Марсель Галиев иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм аның иҗатында туган як темасының чагылышын күзәтү максатыннан чыгып башкарылды. Сайлап алынган темам бүгенге көндә бик актуаль.

Бурычлар:

  1. Марсель Галиев хезмәтләре белән танышу.

  2. Әдип иҗатында туган як темасының чагылышын күзәтү.

3. Өйрәнелгән материалларны әдәбият дәресләрендә, класс сәгатьләрендә, дәрестән тыш чараларда, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә куллану.

Эзләнү чыганаклары:

  1. Марсель Галиевның сайланма әсәрләре ( дүрт томда).

  2. ,,Мәйдан” журналы.






















-2-

Төп өлеш

Марсель Галиев әсәрләре тема һәм жанр ягыннан бик бай. Аның шигъри тәлгәшләрендә, проза әсәрләрендә дөнья матурлыгы, якыннарына мәхәббәт, динебезгә һәм туган ягыбызга, тарихыбызга, телебезгә чиксез хөрмәт чагыла. Аның лирикасында туган як темасы әйдәп баручы темаларның берсе булып тора.

Марсель Галиевнең ,,Туган як” шигыре матур Азнакай төбәгенә багышланган. Лирик герой өчен туган як яме тормыштагы һәрнәрсәдән өстен. Аның туып- үскән ягында гына ,,йолдызлар тәлгәш- тәлгәш сибелә”, ,,таулары ап- ак яллы болытларны тышаулый”, ,,абагалары чәчәк ата”, ,,суларында кояш йөзә”,. ,,күкеләре меңгә кадәр саный” . Гипербола – арттыру , сынландыру алымнары аша лирик геройның соклану хисе үстерелә. Шигырьнең беренче строфасы болай яңгырый:

Шундый як ул, карагыз сез

минем туган җиремә,

йолдызлар хәтта кызыгып

тәлгәш- тәлгәш сибелә.

Автор соңгы строфада үзенең яшәгән урынын сер итеп кенә укучыларга җиткерә.

Ышанмыйча сез сорарсыз:

Чынлап, андый җир кайда?

Сер итеп әйтәм алайса:

Аз-на-кай-да!... Шагыйрь шулкадәр җылы итеп, сокланып үз туган ягы турында гына яза ала.

Автор ,,Танышу нидән башлана?” шигырендә туган авылын мактый. Аның кешеләре дә гадирак, суы да тәмлерәк, таңы да матуррак, һавасы да сафрак.

Ни генә юк авылымда

тәмле чишмә сулары,

кәҗә сукмагыннан менсәң

җил сызгыра таулары.

-3-

Аның бу шигырен укыганда синең алдыңда чылтырап аккан чишмәләре, биек

таулары белән бөтен бер дөнья ачыла.

,,Шәһәрдә нәүмиз хәтер” шигыренә игътибар итик. Бу әсәрендә шагыйребез

үзенең туган авылын, анда үткән бала һәм үсмер чагын сагынуын гап- гади генә, әмма бик үтемле итеп тасвирлый. Бу шигырьне без туган нигезен сагынуның югары дәрәҗәдәге үрнәге, дип әйтә алабыз. Аны, әлбәттә, хәтерендә калган авыл чишмәсе төбендәге чуерташлар , тегермән, тәмле алмалар сагындыра. Ул уендашларын, сугыш кичкән агайларны сагына. Аның хәтерендә ат җигәргә өйрәнүләр, аулагыйлар, кунак кызлары, ул чорның ярлылыгы һәм бай күңеле. ,,Туган ягын сурәтләгәндә ул хыялый бер үсмер, ялларын тузгытып далада чапкан кырыкмыш тай, беренче саф мәхәббәте кабынган гашыйк, туган җиренең газиз баласы сыман! Гаҗәеп эпитетлар, сынландырулар, ашкын хисләр тулып тора аның туган әсәрләрендә. Миңа калса, Марсель туган җирен, Азнакай буйларын, җир өстеннән генә түгел, кошлар очар биеклектән күзәтә”, - дип яза Гариф Ахунов.

,,Булсин иде” шигырендә ул авылын ни өчен сагынып кайтуын антитеза сурәтләү чарасы ярдәмендә аңлата. ,,Зур шәһәрдә яшел болыннар, киң кырлар, көтүдән юашланып кайткан сыерлар, балыклы инешләр булса, мин авылны сагынып кайтмас идем”-, дип яза. М.Галиевның лирик герое- шәһәрләшеп килүче кичәге авыл кешесе.Ул каршылыклы хисләр, уйлар иясе, авылны оныта алмау- аның үзенчәлекле сыйфаты. Лирик герой шәһәрдә яши, ләкин авылын, туганнарын, урманнар, чишмәләр, тауларны сагынып яши. Һәм шул ук минутта ул авылга бөтенләйгә кайтмаячак инде. ,,Китү” һәм ,,Кайту” шигырьләрендә автор геройның катлаулы рухи халәтен, каршылыклы күңел дөньясын бик тәэсирле итеп сурәтли. Туган җирдән киткәндә аның күңелендәге аерылу, үкенеч, чарасызлык хисләре, аңа кайткан вакытта рәхәтлек, шатлык, канәгатьләнү хисләре белән алышына.

,,Актүбә чишмәләре” шигырендә сагышлы юлларның кабатлануы шигырьнең тәэсирлелеген арттыра, сагыну хисен тагын да көчәйтә. Шагыйрь туган ягына ашкына, аңа мәдхия җырлый.

-4-


,,Әй туган җир” риторик эндәшүенең төрле урыннарда кабатланып килүе шигырьнең строфаларын үзара беркетә, үзәк фикерне эзлекле бирүгә ярдәм итә, авторыбызның үз иленең чын патриоты икәнен ассызыклый.

Әй туган җир,

Җилләреңә

Серләрем сөйлим әле...

Әй туган җир,

тауларыңа

таңнарда меним әле...

Әй туган җир,

Тугайларда

адашып калыйм әле.

,,Туган як тургае” шигырендә ул туып- үскән җирендә генә бәхет тәмен белгәнен яза, аңа язу өчен илһамны туган ягы бирә. Туып- үскән нигез кеше күңеленә моң сала, аны канатлы, илаһи итә, яшәүгә көч өсти, онытылмас моң булып озатып йөри. Анда аны газиз әткәе белән әнкәе көтә.

Бәхет тәмен беләм

туган җирдә генә,

иген кырларына күмеләм.

Монда – гомер юлым,

монда – туган моңым,

тургай булып җырлый күңелем.

Бу нәфис яңгыраучы юлларда горурлану белән баетылган шатлык- сөенеч тасвирлана.

,,Ераклыклар җиле” шигыренә игътибар итек:

Туган якның бүресе дә якын

бөкресе дә гарип тоелмыйдыр,

Җыры тынмас салкын чишмәләрнең

Суын эчеп кенә туелмыйдыр.

Шагыйрь туган ягын җаны- тәне белән яратмаса, мондый юлларны яза алыр идеме?

-5-


М.Галиев үз шигырьләрендә балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып, инде олыгайгач, уйландырган уйларын да язган. Аның әсәрләренә авторның йөрәге аша үтеп, шигырь юлларына әверелгән кичерешләр дәрьясы, уйланулар сыйган.Аның әсәрләре аша һәркем туган якның ниндидер серле тарту көчен, сихри романтикасын тоя, шул хиснең чынлыгына, кеше өчен кадерле булуына ышана.







































-6-

Йомгаклау

Марсель Галиевның иҗаты күпкырлы. Аның иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Ватанына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә ала. Үзенең иҗаты белән туган илне яратырга, аны сакларга, күңел белән тоемлый белергә өнди. Чыннан да, заманалар нинди генә үзгәрмәсен, ил тарихында нинди генә вакыйгалар булмасын, туган илне ярату тойгысы, аңа файда китерү теләге һич кенә кимергә тиеш түгел. Марсель Галиевның туып- үскән ягы матурлыгын сурәтләп язган шигырьләре татар поэзиясенең иң уңышлы әсәрләре арасыннан урын алып тора. Аның иҗади мирасын ныклап өйрәнергә кирәк. Аның шигърияте әле күп кенә алдагы буыннарны уйландырачак, үзе белән хыял дөньясына, рухи кичерешләр дәрьясына алып керәчәк.

,,Шагыйрьнең иҗатын аңлар өчен аның туган ягын күрергә кирәк”- дип язган Иоганн Гете. Менә мин дә бүген шагыйребезнең туган төбәгендә булуым белән бик бәхетле.


Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!















-7-

Файдаланылган әдәбият:

  1. Галиев М. Сайланма әсәрләр (I том) . Шигырьләр, балладалар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

  2. ,,Мәйдан” журналы: №12 ,2005.24-151 битләр.











































-8-



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-292917

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>