Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Выступление на родительском собрании "Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Выступление на родительском собрании "Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас"

библиотека
материалов

Гомуми ата-аналар җыелышы өчен чыгыш












Тема: Балачактан алынган тәрбияне

соңыннан

дөнья халкы үзгәртә алмас.

















Укытучы: Нуриева Ф.Б.





Гомуми ата-аналар җыелышы.

Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас.

Хөрмәтле әти- әниләр, безгә сезнең белән бергә кеше тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Баланы шәхес буларак формалаштыруда төп юнәлеш бирүче булып иң элек гаилә, димәк ата-ана, ә ананн соң гына мәктәп, дуслар, әйләнә-тирә мохит санала.

Без зур үзгәрешләр заманында яшибез. Һәр гаиләнең, билгеле, үз максаты, омтылышы, хәл итәсе мәсьәләләре бар. Статестика мәгълүматлары буенча, һәр ике гаиләнең берсе бала тәрбияләүдә кыенлыклар кичерә.

Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педегогикада борынгы заманнарда ук билгеле. Галимнәр фикеренчә, бары әхлаки тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары һәм үзара шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Бүгенге җыелышның темасы итеп мин. Риза Фәхретдиннең “Балачактан алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, -дигән сүзләрен алдым.

Балачакны кайгы хәсрәтсез иң гүзәл вакыт дибез. Ләкин бу вакытның аерата җаваплы, кабатланмас чор икәненә бик игътибар итмибез. Менә шушы чорда бала өлкәннәрдән нәрсәгә өйрәнсә, шуны гомере буе кабатлаячак. Шуңа күрә гүзәл сыйфатларны тәрбияләүдә соңламасак иде. Ул үз-үзенә ышанып, һәрнәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен иде.

Ата-ана әхлаклы булса бала бәхетле була. Үз-үзенә бары тәнкыйт күзлегеннән карый белгән әти- әниләр генә физик яктан таза, акыл ягыннан сәләтле, рухи әхлакый яктан нык балалар үстерә алуы беркемдә дә бәхәс тудырмый. Бала кечкенәдән үк “юк”, “ярамый”, “хәзергә мөмкин түгел” дигән сүзләрне ишетеп үссен иде.

Еш очрый торган кыенлыклардан: финанс якларының чикле булуын, бала тәрбияләүдә вакыт һәм педагогик тәҗрибә җитмәүне; торак шартларының начар булуын, гаиләдә ир белән хатынның килешеп яшәмәвен санап китәргә була.

Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга соң? Әлбәттә, туган көненнән алып. Бала тугач та, тиешле таләп – кагыйдәләрне даими үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып битен тырнамасын өчен аны биләүгә билиләр. Нарасый ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра, әмма тора – бара буйсынырга мәҗбүр була.

Бала иң элек әти - әнисе, үсә төшкәч тәрбиячесе, укытучылар янында үзе теләгәнне эшләргә, һәрнәрсәнең үз теләгәнчә булуына омтылырга тырыша, шул рәвешле өлкәннәрне сыный. Әгәр әти - әни, тәрбияче яки укытучы йомшаклык күрсәтеп, балага һәрвакыт юл куеп өйрәтсә, ул тыңлаусызга әверелә һәм үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. Кечкенә чагында ул кибеттә күргән бер уенчыкны, тәм – томны сорый. Ә үсә төшкәч, киемнең яки башка кирәк яракларның иң матурын, затлысын таптыра башлый. Ә әти - әнисенең финанс ягы нинди булу аны кызыксындырмый. Нәтиҗәдә бала тәрбиясез, миһербансыз, үз – үзен генә яратучы, шәхси кызыксынуларын гына беренче планга куючы булып үсә.

Димәк, баланың киләчәк язмышы, аның миһербанлы, кешелекле булып үсүе хаында әти - әни бала туган көненнән башлап уйланырга тиеш. Әти - әни, әби – бабай, тәрбияче, укытучылар бердәм хезмәттәшлек итеп, балага дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

Гаилә тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш, тәрпит булдыру, игелекле хезмәт итү, кеше хакына кермичә, хәләл хезмәт көче белән тапкан малны бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер – береңне ихтирам итү, хөрмәтләү.

Иң элек балаларга ата- ана хакын төшендерергә кирәк. Гиләнең терәге – ир –ат, әти кеше. Әти гаиләдә иң абруйлы кеше булырга тиеш. Ата сүзен барлык гаилә агзалары да һичшиксез үтәргә тиеш. Чөнки әти кеше һәрвакыт гаиләне кайгырта: гаиләнең финанс мәсьәләләрен хәл итәргә тырыша, авыр эшләрне дә ул башкара, йорт - җирне төзек тоту да аның карамагында. Шулай булгач, гаиләдә әти кешегә аерым игътибар, хөрмәт була. Әти кешегә хөрмәтне гаиләдә хатын – кыз тәрбияли. Әни кеше һәрвакыт балаларына: “Атагыз янында әдәпле булыгыз”, -дип искәртеп торырга тиеш. Шундый күркәм сыйфатларга тәрбияләнеп үскән бала, әти-әнисенә дә, башкаларга да хөрмәт белән караячак.

Бала тәрбияләгәндә халык әйтемнәреннән, мәкальләреннән, ягъни халык педагогикасыннан файдалана белергә кирәк. Бала тәрбияләү өчен никадәр мәгьнәле мәкальләр бар:

Ата хакы – тәңре хакы,

Ир аркасы – кала аркасы,

Җәйләүгә тугай яхшы – киңәшкә ата яхшы.

Ә гаиләдә әти кешенең абруйлы булуы аның үзеннән дә тора.

Балаларга кече яшьтән үк исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотикларның сәламәтлеккә зыянын мисаллар белән төшендерергә кирәк. Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке очракларының күп булуы һәрберебезне борчый. Статистика мәгълүматлары буенча 14-15 яшьтә яшүсмерләр 25% тәмәке тарта, 16-17 яшьтә -37%, 18-19 да бу сан 48% тәшкил итә. Ни кызганыч, егетләр белән беррәттән кызлар арасында да тәмәке тартуга омтылыш арта бара. Өлкән сыйныф укучыларының исерткеч эчемлекләрне куллану очракларын да еш ишетергә мөмкин. Әлбәттә, мәктәпләрдә мондый гадәтләрне булдырмау максатыннан күптөрле чаралар үткәрелә. Ләкин иң элек, бу проблемаларны барлыкка китерүче шартларны хәл итәргә омтылучы гаилә генә яшүсмерләрне бу бәлаләрдән саклый ала.

Бу шартлар нәрсәдән гыйбәрәт соң?

Беренчесе – гаиләдәге өлкәннәрнең исерткеч эчемлекләр куллануы, тәмәке тартуы, тавыш-гауга куптаруы. Бу начар гадәтләр бала күңелендә бик тиз урын ала. Чөнки балалар әти-әнигә, өлкәннәргә охшарга тырышалар. Шуңа да алар тора бара туган көннәрен, бәйрәмнәрне, кичәләрне исерткеч эчемлекләр белән үткәрергә өйрәнеп китәләр. Бер буыннан икенче буынга “Яман гадәтләр эстафетасы” шулай тапшырыла. Эчеркеч мәтдәләрнең барысы да җитлекмәгән яшь организмга өлкәннәргә караганда көчлерәк тәэсир итә, яшүсмернең физик һәм акыл үсешен тоткарлый.

Кайсы гына ата-ана баласының таза, сау- сәламәт, һәрьяктан камил булып үсүен теләми икән? Балаларны тормышны яратырга, тырыш, көчле ихтыярлы булырга өйрәтергә кирәк. Гаилә - баланың туган оясы. Кошлар да бит канаты ныгыгач кына, баласын оясыннан очыра, безнең дә балаларыбыз гаилә җылысын тоеп, үз әти-әнисе канаты астында яклау һәм саклау табып, тормыш сынауларына бирешмәслек, михербанлы һәм шәфкатьле булып үссәләр иде. Сабырлык һәм түземлек, игътибар һәм яратуның тәрбия җыелмасы аның нигезенә салынса, без балаларыбызны Кеше исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияли алырбыз.

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгө аклык китерер”.

Нәрсә соң ул – тәрбия? Танылган мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Риза Фәхретдин бу сорауга җавабында: “Шәхси үрнәк”,- дигән . Әйе, без балаларыбызга яхшы үрнәк күрсәтергә тиешбез. Бала – ул йомшак киптергеч кебек, яхшысын да, яманын да үзенә сеңдерә бара. Бер риваятьтә болай диелә:” Ата кеше үзенең карт, эшкә яраксыз әтисен чанага утыртып, урманга ташлап калдырырга дип алып бара икән. Барып җиткәч, атасы белән чанасын да калдырырга уйлый. Ләкин алар белән бергә барган бала чананы калдырырга теләми. Әтисе: “Нәрсәгә ул иске чана сиңа?”, - дип сорагач, малай: “Картайгач сине утыртып алып килергә, әти”,- дип җавап бирә. Димәк, тәрбияне һәркем иң элек үзеннән башларга тиеш.

Табигать шундый итеп яраткан кешене – малайлар әтиләренә тартылып үсәләр, ә кызлар әниләре янында булалар. Көндәлек өй мәшәкатьләренә булышалар, Үзләре дә эшкә өйрәнәләр. Кыз баланың киләчәген алдан күргән ана баланы кечкенәдән тегәргә, аш-су әзерләргә өйрәтергә тиеш. Ишле гаиләдәге өлкән кыз энеләрен, сеңелләрен карап үстерә. Шулай итеп, үсеп җиткәч үзе тормыш алып бара башлагач бик кирәк буласы эшләрнең беренче күнекмәләрен әнисе ярдәмендә ала. Ә малайларны әти кешедәге көч, гайрәт, авырлыклардан югалып калмаслык аек акыл, чыдамлык, ирләр кулыннан гына килгән эшләрне чын осталарча пөхтә итеп эшләү кебек асыл сыйфатлар кызыктыра. Малайлар бик иртә әтиләренең кул астына керә башлый. Элек-электән үк кешеләр үзләренең һөнәрләрен малайларга да өйрәтергә тырышканнар. Шуннан киткән инде тимерчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, һәм башкалар династиясе. Тагын шунысы да бар – малайлар нәселне дәвам итүчеләр, буыннан –буынга күчеп килгән фамилияне йөртүчеләр. Ә кешеләр кемнең кем булуын аның нәселенә карап чамалый. Бигрәк тә авыл җирендә, гаилә тормышы бар кешенең күз алдында барганда, моңа зур әһәмият бирәләр. Берәр малай яки кыз яманрак эш эшләсә, аннан ни көтәсең, ул фәлән кешенең баласы бит, диләр һәм. мактарга теләсәләр, булыр аннан, булыр, әти-әнисе дә әйбәт кеше дип куялар. Менә шуңа да ир балага зур өметләр баглый әти кеше. Яшүсмерләрнең үзләренә хас серләре була. Шул чагында малайга - әти, кызларга әни кирәк. Алар арасындагы дуслык аркасында күп кенә авыр мәсьәләләр дә ансат чишелә. Ата –ана белән бала арасында мондый элемтә булганда кыз баланың да, ир баланың да ялгыш уйлар белән мавыгырга, кадерле вакытын бушка сарыф итәргә, начар гадәтләрне кабул итеп яман дуслар табарга, күңел юатыр кешеләрне читтән эзләргә вакыты калмый.

Статистика мәглүматьлары буенча исә гаиләнең балага тәэсире – 50%, газета – журналлар, телевидение, рекламаның тәэсире -30%, мәктәпнең – 10%, урам тәрбиясе – 10% тәшкил итә икән.

Ата –аналар белән үткәрелгән анкеталардан күренгәнчә, аларның күпчелеге әхлакый тәрбия бирүнең бурычларын яхшы аңлый. Бары тик азчылык кына үз балаларында нинди сыйфатлар формалаштырырга теләүләрен ачык кына әйтеп бирә алмыйлар. Андый ата-аналар турында А.С. Макаренко:”Кайбер гаиләләрдә бу сорау хакында бөтенләй уйламау күзәтелә. Ата– ана белән балалар гадәти генә яшиләр һәм өлкәннәр барысы да үзлегеннән барлыкка киләчәгенә өметләнәләр. Ата- ананың ачык кына максаты, билгеле бер программасы юк. Мондый очракта барысы да очраклы килеп чыга, һәм еш кына ата-ана ни өчен балалары тәртипсез булып үсте икән дип аптырый. Нәрсәгә ирешәчәген максат итеп куймаган бер генә эш тә яхшы килеп чыкмый”.

Психологлар бик әһәмиятле закончалык ачканнар. Күп кенә ата-аналар үзләренең әти-әниләре белән низагта булганнар икән. Ата ананың балачактагы низаглары үзеннән-үзе баш миенә языла бара. Бу хәл бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә үк, уйламыйча эшләнә. Ә инде олыгайгач, ата-ананың бала белән аралашу алымы үзеннән – үзе кабатлана бара. Күп кенә әти -әниләр үзләрен ничек тәрбияләгән булсалар балаларын да шулай тәрбиялиләр. Димәк бала ата-аналарда булган сыйфатларның чагылышы. Ата-ана әхлаклы булса бала да бәхетле була диелә татар халык әйтемендә. Чыннан да, әгәр тормышыгыз белән канәгать булсагыз, үзегезне бәхетле тойсагыз, мөһим проблемаларыгыз килеп чыкмаса, сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк, сез тәртипле гаиләдә үскәнсез, сезнең балаларыгыз шуның белән бәхетле.

Ата-анасына башкаларның нинди мөнәсәбәттә булуларын күрә һәм аның да алга таба үзенә тирә-ягындагыларның шундый хөрмәтен казанасы килә. Ул намуслы, тырыш булган очракта гына хөрмәткә лаек булырга мөмкин икәнен аңлый. Бала ата-ананың сүзләренә карап кына түгел, ә аларның үз-үзләрен тотышына карап күңеленә җаваплылык, намуслылык, башкаларга хөрмәт кебек сыйфатларны сала.

Ата-аналар аңлы, әхлаклы,тәртипле яшәргә тиешләр – тәрбиянең сере шунда.

Яратуга, кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык – һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтияҗларының берсе. Димәк кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя. Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, без балаларыбыз белән киңәшеп алырга, аның кызыксынулары белән танышырга, уку торышын күзәтергә, көндәлеген алып уңышларына сөенергә, кимчелекләрен анализларга, дуслары турында сорашырга, белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны барларга өлгерми калабыз. Ә бала белән исәпләшү, аңа мөрәҗәгать итү аны үсендереп җибәрә. Ул һәрнәрсәне төптәнрәк уйлый башлый. Димәк, ул кемгәдер кирәк бит. Балага ярату, мактау сүзләре бик кирәк. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга дәртләндерә. “Әле ярый син бар”, “Син өйдә булганда нинди рәхәт”, “Сине күрүемә бик шатмын” дип йомшак кына кагылып, сөеп, иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә. Аны матур булганы, яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел, ә бала буларак кабул итәргә кирәк. Безнең иркәләүләребездән, яратуыбыздан, игьтибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде. Әгәр балагызны игьтибарсыз калдырып, битарафлык күрсәтәсез икән, аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр” рәтенә килеп эләгер. Бөтенесе дә ата-аналардан тора. “Җылы сүз таш эретә” дип юкка гына әйтмиләр шул.

Ата-ана – бала шәхесен төп проектлаучы, уйлап табучы, төзүче, иң катлаулы рольне башкаручы. Шундый катлаулы рольне без ни дәрәҗәдә үтибез соң? Ата-аналар һәм балалар арасында ягымлы, кешелекле, ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле. Моңа ирешү максатыннан хәзер ата-аналарга киңәшләр санап үтәм:


  • Балага елмаюлы караш белән карагыз.

  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.

  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз.

  • Балагызның теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.

  • Сез балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Начар шөгелләрегез белән аның күңеленә тирән яра салмагыз, оялтмагыз, аны нәфрәтләндермәгез. Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.

  • Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәсе алган бала гына үзенең эш сөючән, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә.

Хөрмәтле әти-әниләр1 Кулыгызда – уч төбегездә - чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөйсен, горурлансын өчен барысын да эшләргә тырышыгыз.

Бала өйдәге кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы нурларын сибәр.

Бала тәрбияләүдә уңышлар телим сезгә.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров186
Номер материала ДВ-101478
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх