Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление на родительском собрании "Как мы разговариваем с детьми"

Выступление на родительском собрании "Как мы разговариваем с детьми"

Скачать материал

                    Балаларыбызга без нәрсә әйтәбез  һәм алар бездән нәрсә ишетергә тели?

   Бүгенге тормыш һәм җәмгыять конкурентлыкка сәләтле, үз-үзләренә нык ышанган балалар тәрбияләүне максат итеп куя. Бу әлбәттә, ата-аналарның   да бурычы булып тора. Чөнки тәүлекнең өчтән ике өлеше диярлек гаиләдә уза. Балаларны тәрбияләүдә без алар белән ничек сөйләшәбез, аралашабыз? Бүгенге тема әнә шуның турында.

Бер мәсәл, гыйбрәтле хикәя тыңлап китик әле.

  Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны  базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы  иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.

Хуҗа Эзопны чакырткан.

“Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”.

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

“Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!”. “Бу дөньяда  иң гүзәл нәрсә түгелмени?  Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без   “ирек“сүзен әйтәбез”.

Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага  болай ди:

“Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньядагы иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”.

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята.  “Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!”

“Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без” кол” сүзен әйтәбез”...

  Бүгенге сөйләшүебезнең темасы  “Балаларыбызга без нәрсә әйтәбез, һәм алар бездән нәрсә ишетергә тели?”

  1 нче слайд. Рус язучысы Тютчев “Сүзнең безгә ничек кире әйләнеп кайтасын без белмибез...” дигән. Балалар әти-әниләренең аларга нәрсә әйтүләренә бик тә сизгерләр. Шулай булмыйчан! Әти-әниләре аларның иң яраткан кешеләре, алар өчен авторитет булып торалар  бит. Алар бер дә икеләнмичән әти-әниләренең хаклыгына ышаналар.

2 нче слайд. Шуңа күрә безгә, әти-әниләргә, балалар белән сөйләшкәндә, аларның эш-гамәлләрен бәяләгәндә бик тә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Безнең әйткән фикерләребез аларның тормыш юлында тормозлаучы күрсәткеч  булырга тиеш түгел.

3 нче слайд.                 Тискәре мөнәсәбәтне позитив, уңай фразаларга әйләндереп әйтергә кирәк. Бу - балаларның эмоциональ дөньяларын баета, шулай ук үз-үзләрендә ышаныч арттыра. Кайбер очракларда балаларның үз-үзләрен тотышларына бәя бирергә бөтенләй кирәкми, ә аларны тынычландырырга гына кирәк.

4 нче слайд.       Балаларның  психикасына һәм дөньяга карашына   җимергеч тәэсир ясый торган фразаларга анализ ясыйк, ничек итеп аларны үзгәртеп әйтеп булганны карыйк.         

 Боларны , әлбәттә  мин үзем уйлап чыгармадым. “Школа жизни” сайтыннан психолог Альфред Гриберның киңәшләреннән алдым.

  5 нче слайд.    Әти-әниләрнең   «Башыма бәла булдың” яки  “Син минем гөнаһларым өчен булгансыңдыр инде” дип әйткән вакытта балалар үз-үзләрен гаепле сизәләр, үзләренә түбән бәя бирәләр. Әйләнә-тирәдәгеләрне  дошман итеп күрә башлыйлар. Ә бу әти-әниләр белән низаг китереп чыгара. “Мин алар өчен өстәмә йөк” дип уйлый ул. Шуңа күрә бу вакытта аңа “Син минем бәхетем!”, “Минем шатлыгым!” яки “Син минем иң яратканым!” дип әйтергә кирәк.

  6 нчы слайд.    Әти-әниләр балаларының  ниндидер фикер әйтүләренә каршы  “Моның өчен әле синең башың яшь” диләр. Ата-ананың сүзе закон булган гаиләләрдә мондый очракларда балаларда үзләрен түбән бәяләү генә түгел,  психик үсештә тоткарлыклар, үз фикере булмау, кыюсызлык, юашлык, куркаклык, читләшү кебек сыйфатларны үстерергә мөмкин.  Бала карусыз әти-әнисе кушканны гына үти, дөньяга аларның күзе белән карый. Ә ул бездән “Син ничек уйлыйсың ?” дигәнне көтә.

   7 нче слайд.    Балаларының мөстәкыйль   рәвештә     теге яки бу эшне башкара алмаганын күреп ата-ана “Син бернәрсә дә булдыра алмыйсың” яки “Нәрсә эшләдең инде син, я”-ди. Бу вакытта балаларда  үз көчләренә ышанмаучанлык, курку, инициативасызлык теге яки бу эшне башкарып чыгуга ышаныч булмау барлыкка килә.

   8 нче слайд.    Балада нәрсәгә дә булса омтылу теләге югала. Ул “Иң яхшысы – бер нәрсә дә эшләмәү. Барыбер әти-әниләр мине бер нәрсәгә дә яраксыз дип әйтәләр”- дип уйлый. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен без балага: “ Тагын бер тапкыр эшләп кара. Синнән була ул! ” яки  “Син бик күп әйбер булдырасың!” яки “Синнән башка без ни эшләр идек!”дип аны үсендерергә тиешбез.

9 нчы слайд.        Без, олылар, күп вакыт балаларыбызга “Үзеңә генә эшләргә ярамый. Олылардан рөхсәт сорарга онытма!” дип тукып торабыз. Бу вакытта аларда олылардан курку, мөстәкыйль, кыю булмау кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Олылардан курку һәм үз фикере булмау тамыр җәя. “Кыюырак, син барысын да булдырасың!” яки “Үзеңә ышан!” яки “Мин синең уңышларыңа сөенәм!” дип әйтү акыллырак булыр.

10 нчы слайд. Үзләре дә уйламастан  кайбер ата-аналар балаларына “Кемгә охшап шундый ямьсез булдың?” – дип ычкындыралар. Мондый “комплимент”лардан соң балаларда үзләренең тышкы кыяфәтләреннән ризасызлык туа, әйләнә-тирәдәгеләрдән оялу барлыкка килә. Балалар үзе турында “Мин башкалардан ким” дип уйлый. Ә бит дөньяга һәр кеше үз матурлыгы, үз бәхете белән туа. Һәр бала үзе турында “Син миңа шундый ошыйсың!” дип әйткәнне көтә.

  11 нче слайд. Әти-әниләрнең күп вакыт балаларына вакыты җитми. “Вакытым юк, көтеп тор, әлегә минем эшем бар”- дип әйтәбез. Балаларда андый вакытта читләшү, кирәксезлек, үз эченә бикләнү күзәтелә. Андый вакытта “Әйдә мин сиңа булышам!” дип әйтү урынлы булыр.

  12 нче слайд. Кайбер ата-аналар балаларын тынычландырасы урынга “Син елак!”дип үртәргә ярата. Ә аларның мондый ярлыктан соң эмоцияләре басыла, кечкенә генә проблемалар өчен дә борчылалар, эчке яктан усалланалар. Ә бит бу очракта йомшак кына балага “Ела, җиңелерәк булыр” дип әйтергә кирәк.

13 нче слайд. “Таркау”, “Пычрак” дип атаучы ата-аналарның балаларында үзләренә карата гаеп, курку белән бергә таркаулык, тышкы кыяфәтләренә карата игътибарсызлык арта. Иң яхшысы балаңа “Чиста һәм пөхтә булсаң сиңа карарга күңелле!” дип әйтергә кирәк.

14 нче слайд. Кайбер ата-аналар балаларының уңышсызлыгын ассызыкларга теләп “Тыңламасаң, синең белән берәү дә дус булмый!” әйтергә яраталар. Бу вакытта аларда ялагайлык, куштанлык, кешегә ярарга тырышучанлык барлыкка килә. Ә аның “Үзең бул, һәр кешенең тормышта үз дуслары бар!” дип ишетәсе килә.

 15 нче слайд .   Кайбер ата-аналар балаларын тәрбияләгәндә “Күз алдымнан югал, хәзер үк почмакка бас!” дигән төшенчәне кулланалар. Мондый очракларда балада агрессивлык тәрбияләнә. Иң яхшысы – “Кил әле монда, әйдә барысын уртага салып сөйләшик.”

16 нчы слайд. Әлбәттә, мондый фразаларны күп итеп дәвам итәргә була. Ләкин, һәрвакытта да әйткән сүзләрнең (бәлки алар усаллыктан да әйтелмәгән булырга мөмкин) баланың психоэмоциональ халәтенә, үз-үзен тотышына һәм шулай ук аның киләчәк тормышына йогынты ясаячагын истән чыгармаска кирәк.

    Йомгаклау. Чыгышымның Галимҗан Латыйпның “ Яхшы сүз, яман сүз” шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Яхшы сүз, яман сүз

 

Яхшы сүз яшәртә,                                                               

Көч бирә,

Кулыңа  сәләт һәм

Эш бирә.

Яхшы сүз кузгата

Җырларны.

Бизи ул,матурлый

Дөньяны.

Яхшы сүз шифалы,

Тылсымлы.

Юа ул яраны,

Борчуны.

Яхшы сүз тауларны

Күтәрә.

Давыллар аркылы

үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә

Ашыга.

Әйтерсең эретә ул

Ташны да.

Яман сүз агудай

Әшәке.

Хәтта  ул корыта

Чәчәкне.

Ул сине калдыра

Чырага.

Йөзеңә җыерчык

Чыгара.

Яман сүз еландай

Сугыла.

Ул салкын бозны да

Туңдыра.

Яхшыны күрегез,

Аңлагыз.

Яманга битараф

Калмагыз. 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на родительском собрании "Как мы разговариваем с детьми""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 833 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.11.2016 400
    • DOCX 21.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Гузель Ирековна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Гузель Ирековна
    Хасанова Гузель Ирековна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8201
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой