Велосипед
– куркыныч транспорт төре.
Исәнмесез, хәерле
кич , хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге ата –аналар җыелышы бик тә мөһим, һәркем
белергә һәм үтәргә тиешле юл йөрү куркынычсызлыгы темасына багышланды. Бүгенге
көндә автомобиль юлларындагы техниканың , хәрәкәтнең күплеге, аларның көннән-көн
арта баруы, без өлкәннәрдән дә, балалардан да юл хәрәкәтендә үзебезне дөрес
тотуны, кагыйдәләргә буйсынуны һәм ул кагыйдәләрне үтәүне тәлап итә. Мәктәп
укучыларын юлларда хәфевсез тотарга өйрәтү, юл йөрү культурасы тәрбияләүдә
мәктәп, ата-аналар, ЮХИДИ хезмәткәрләре тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш. Ел саен
Россия юлларында 16 яшькә кадәрле меңнән артык бала һәм яшүсмер һәлак була.
25 меңгә якыны травма яки җәрәхәт ала. Сәламәтлек саклау буенча дөньякүләм
статистика күрсәткәнчә, юл-транспорт вакыйгаларында травма алучы балаларның
80% тан артыгы гомерлеккә инвалид булып кала. Соңгы 10 ел эчендә Россиядә
булган юл – транспорт фаҗигаләре Афганстанда ун елга сузылган сугыш
нәтиҗәсендә үлүчеләр саныннан 20 тапкырга артыграк кеше гомерен алып киткән. 2005 елның 26 октябрендә имзаланган Берләшкән
Милләтләр Оешмасының Генераль
Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне итеп билгеләнде. (Видеоролик)
Күргәнегезчә, Татарстан
Республикасында да юл – транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнү проблемасы җитди
тора. Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре күрсәткечләре дә
югары булып кала бирә. Әлеге фаҗигаләрнең иң еш сәбәпләре булып түбәндәгеләр
тора: машина юлын юлны аркылы чыгарга рөхсәт ителгән урыннан гына чыкмау;
хәрәкәт иткән яки туктап торган транспорт чаралары, яисә башка күзәтүгә
комачаулык иткән башка нәрсәләр артыннан кинәт килеп чыгу; велосипедта,
скутерда, мотоциклда, роликта хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен
үтәмәү; светофор сигналларына буйсынмау, Һ.Б. Бүген мин шушы сәбәпләрнең берсе
булган , авыл балалары арасында яратып кулланыла торган велосипед, модага кереп
киткән скутер белән бәйле проблемаларга тукталырмын. Ике көпчәкле әлеге транспорт чаралары
белән идарә итүнең дә үз кагыйдәләре бар. Ә алар хакында барыбыз да беләме
соң? Әйтик, юлларда велосипед белән идарә итү өчен 14 яшең тулган булу тиеш,
велосипедлар бер рәт буенча гына, мөмкин кадәр уң яктанрак хәрәкәт итәргә
тиеш, ике кулны да рульдән ычкындырып йөрү катгый тыела, күпполосалы юлларда
велосипедта борылу, сулга бору да ярамый. Я, әлеге кагыйдәләрнең берсен генә
булса да үтиме икән балалар? Кая ул! Әле велосипедында рульгә тотынмыйча
машина юлы буйлап чабарга да курыкмыйлар. Яшьләре буенча әйтәсе дә юк!
Урамнарда велосипед иярләгән кечкенә балалар да еш очрый. Яз көне дежурствога киләм. Аяк астының
иң җайсыз чагы, юлларда кар җебеп сулар аккан вакыт. Үзебезнең мәктәпнең 2
укучысы велосипедта миңа каршы булдылар, берсе рульдә, икенчесе арткы
багажникка менеп үк баскан. Хәрәкәтнең иң күп вакыты, машиналар эштән кайта
торган вакыт. Икенче көнне үзләренә бу турыда әйткәч, гаепләрен таныйсылары
килми. Бары тик моның ахыры ни белән тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңлаткач
кына, башка алай эшләмәскә сүз бирделәр. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер
күренешнең шаһиты булырга туры килде. Чаллыда Орловкада урнашкан шиномонтажга
туктадык. Ике бала, гәүдәләренә караганда 1-2 сыйныф укучылары инде, велосипед
рәтләтергә килгәннәр. Мастер боларның велосипед тәгәрмәчләрен карап бирде дә
балалар утырып автомобиль юлы белән китеп бардылар. Карлы, тайгак юл, башта
бернинди шлем юк. Исән- сау кайтып җитә алганнардырмы ул балалар, юкмы? Гаеп
кемдә: без укытучылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре җитәрлек дәрәҗәдә эш алып
бармыйбызмы, әллә сезон чыгуга да карамастан һаман да балага велосипедта
йөрергә рөхсәт иткән әти- әниләрдәме? Саннарга гына күз салыйк. 2014 нче елның
8 ае эчендә респуликада велосипедчылар катнашында 107 юл- транспорт фаҗигасе
теркәлгән. Анда 5 кеше һәлак булган, 102 кеше имгәнгән. Шуларның 52 се балалар.
Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, велосипедчы үз куркынычсызлыгын
кайгыртырга, махсус шлем, тезләрне һәм терсәкне саклагыч кияргә тиеш. Юлга
чыгар алдыннан велосипедның төзеклеген тикшерергә кирәк. Төзек тормоз, руль,
кыңгырау, алда –ак төстәге фара, артында һәм ян-якта кызыл төстәге яктылыкны
кире кайтаргыч булу шарт. Велосипедчының киемендә дә яктылыкны кире кайтаргыч
элементлар булырга тиеш. Хәзерге буын балалары ник үзсүзле, дип гаҗәпләнәбез,
бу сорауга җавап эзләп, пошаманга төшәбез. Баксаң, җавабы да әллә ни ерак
йөрми икән – ата-аналар үзебез үк дилбегәне кулдан ычкындырабыз. Һәр
сораганын әти-әнисенә алдырырга өйрәнгән бала “юк” сүзен кабул итә алмастайга
әйләнә. Төрле хәйләле юллар белән, елап, киреләнеп булса да ата-ананы җиңәргә
күнегә ул. Өлкәннәр дә аңа каршы килми, иң мөһиме – баланың теләге үтәлсен дә,
башкалар янында аның баласы гына ким – хур була күрмәсен. Шунысы кызганыч, велосипед,
скутер, мопед алып биргән ата-ана газиз йөрәк парәсен нинди куркыныч астына
куюын аңламый булса кирәк. Саннар күрсәткәнчә, әлеге ике тәгәрмәчле техникалар
катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кабатланып кына тора. Андый фаҗигаләрнең
күбесе бала гомере өчен аянычлы тәмамлана. Кайбыч районында да узган ел шундый
бер һәлакәт теркәлгән. Күрше Чувашия республикасыннан бу якларга килгән 19
һәм 22 яшьлек ике егет эчкән хәлдә скутерда хәрәкәт итә. Трассаның каршы як
полосасына чыгып, каршыларына килүче машина белән бәрелешә. Руль артындагы
егет һәлак була, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Күпләр артык
мәшәкатьләре булмаган скутерны иярләгәндә саклык чаралары күрү хакында уйлап
та бирми. Әмма бу алай түгел. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1нче пунктында
күрсәтелгәнчә, юлларда мопед белән идарә итү 16 яшьтән кече булганнарга
рөхсәт ителми. Әлеге транспорт чарасына да фәкать мотошлем киеп утыру таләп
ителә.Өстәвенә, скутер сатып алырга уйласаң, ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлү узу
да таләп ителми, аның белән идарә итү өчен техника йөртү таныклыгың булу да
мәҗбүри түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми. Бу проблемага шул рәвешле
кул селтәүме әллә, балалар үлеменә китергән күп кенә фаҗига башында нәкъ менә
скутерларга бәйле һәлакәтләр торганына күз йомумы? Скутерда идарә итүче үсмерләр
күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак. Сабый бала
ныклап тотынмаска да мөмкин ич. Лаеш районында булган фаҗига дә күпләргә сабак булырлык. Балалар утырган скутер “КамАЗ”
машинасы астына килеп керә. Өч яшьлек пассажир шунда ук һәлак була, ә 12
яшьлек скутер хуҗасы авыр җәрәхәтләр ала. Балигъ
булмаган балалар идарә иткән техника нинди генә бәла- казага юлыксада ,
җаваплылык ата-аналар җилкәсенә төшә. 16 яше тулмаган үсмер идарә иткән скутер
я мотоцикл тотылган очракта, хуҗасына карата материал төзелә һәм балигъ булмаган
балалар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул исә үсмернең ата-анасына карата
беркетмә төзи. Соңыннан барлык материал балигъ булмаган балалар буенча эшләүче
комиссиягә тапшырыла һәм, эш комиссиядә каралып, ата-ана штрафка тартыла.
Скутер я мотоцикл махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, чөнки кагыйдә бозучы
аның белән идарә итәргә тиеш түгел. Көн туган саен диярлек сабыйлар, яшьләр
катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен ишетеп, тәннәр эсселе-суыклы була. Шуңа
күрә , хөрмәтле әти-әниләр, әлеге замана техникасы алып биреп, баланың күңелен
күрергә теләгәнче, ахырын уйлап, саграк булсак , бәлки күп кенә бәла-казалар
безне урап узар иде. Әйдәгез хәзер видеоролик карап үтик. (Видеоролик)
Балалар катнашында килеп чыккан
юл-транспорт вакыйгаларына анализ бәла- казаның күпчелек очракта балалар
автомобильдә пассажир сыйфатында барган вакытта килеп чыгуын күрсәтә. Әтиләрнең
генә түгел, күпчелек әниләрнең дә автомобиль белән идарә итүләрен исәпкә
алып, тагын берничә киңәш биреп үтәсем килә. Күбегез балаларны мәктәпкә
машинада китерәсез. Юлга чыкканчы, балаларның җайлы һәм уңай утырганлыгына
инаныгыз. Аларга машинага ничек дөрес утырырга һәм чыгарга кирәклеген
аңлатыгыз. Куркынычсызлык каешларын һәрвакыт эләктерегез һәм моны нигә эшләгәнегезне
балага аңлатыгыз. 12 яшькә кадәрле балалар тотрыклы тота торган махсус
җайланмада - креслода яисә автомобильдәге хәфев-хәтәрсез уртадагы яки арткы
урынның уң ягында утырырга тиешләр.Автомобильдә барган вакытта , баланы кулда
тотмыйча , махсус креслода алып бару мәҗбүри икәнлеген барыбыз да беләбез.
Сәгатенә 50 км тизлек белән барган машина кинәт туктаганда, баланың авырлыгы 30
мәртәбә арта. Баланың авырлыгы 10 кг булса, бәрелеш вакытында ул инде чама
белән 300 кг га җитәчәк, һәм аны бәрелүдән саклап калып булмаячак. Моннан тыш,
баланы кулында тоткан өлкән кеше үз аврлыгы белән баланы сытарга мөмкин. Сез
машиныгызда кыска гына арага барсагыз да, машинагыз саклану мендәрләре белән
җиһазланган булса да, куркынычсызлык каешларын эләктерү мәҗбүри. Бәла-каза
вакытында куркынычсызлык каешларын эләктермәгән пассажир алгы тәрәзәдән
атылырга мөмкин. Автомобиль сәгатенә 30 км тизлек белән баргандагы бәрелү
өченче каттан егылып төшүгә тиң. Шуңа күрә баланы куркынычсызлык каешын
эләктермичә автомобильдә йөртү, аңа өченче катның рәшәткәсез балконында уйнарга
рөхсәт итү кебек була.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларыбызның иминлеген, сәламәтлеген һәрвакытта да кайгыртып торыйк.
Юлларыбыз һәрчак шатлыклы, хәвеф – хәтәрсез булсын.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.