Инфоурок / Другое / Конспекты / Выступление на семинаре "Башлангыч сыйныфта башка милләт балаларына татар телен укыту"

Выступление на семинаре "Башлангыч сыйныфта башка милләт балаларына татар телен укыту"


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

«Башлангыч сыйныфта башка милләт балаларына татар телен укыту»

Түбән Кама шәһәренең 8 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәҗмиева Гөлнур Фәйзехан кызының чыгышы


Башлангыч сыйныфта башка милләт балаларына татар телен укытуның төп максаты – укучыларда аралашу мотивациясе булдыру, ә мотивация уку барышында укучы үз эшенең реаль нәтиҗәсен күргәндә, нәрсәдер әйтә, сөйли, яза, аңлата, ягъни татар телендә аралаша белгәндә туа. Укытучының төп максаты – дәрестә укучының белем һәм тәрбия дәрәҗәсенә уңай йогынты ясау, төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашыру, үстерү ул.

Рус телле балаларга татар теле укытуның метод һәм алымнары күп төрле. Шулар арасыннан күзәтү, таныштыру, тәрҗемә итү, әңгәмә - эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материалның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк.

Дәресләрдә уен элементларын куллану – рус балаларын татар теленә аралашуга өйрәтүнең мөһим чараларыннан берсе. Бу алым укучылар дәрес материалын үзләштергән вакытта да үзен аклый.

Мәсәлән, 1 нче сыйныфта “Мәктәп” темасын өйрәнгәндә “тәрҗемәче” уены отышлы. Укытучы русча әйтеп балага туп бирә, бала татарча әйтеп тупны ала. Бу уен авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен ныгыта, сөйләм телен үстерә.

Текстны уку, аңлау, сөйләп бирү, бер-берсе белән аралашу, сөйләм телен ныгыту, сүзләрне баету, татар халкына, культурасына ихтирам уяту, әдәплелек тәрбияләү дәрес барышында төп максат булып тора.

Татар теленә өйрәткәндә күргәзмә, терәк материаллар, дидактик уеннар, татар халкының милли уеннары да укучыларда кызыксыну уята.

Өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерү бәйләнешле сөйләм үстерүдә бигрәк тә отышлы. Белгәнебезчә, теләсә нинди әсәрне өйрәнгән чакта, аңа берничә сәгать дәрес бирелә, ягъни 1 әсәрне өйрәнү 1 тема итеп алына һәм шул тема өстендә бик җентекле эш алып барыла. Икенче төрле әйтсәк, тема циклларга бүленеп өйрәнелә. Цикл барышында әсәргә кагылышлы грамматик һәм лексик материал үзләштерелә, кабатлана, ситуатив күнегүләр аша ныгытыла.

Диалогик, монологик сөйләмгә чыгып дәресләрдә өйрәнелгән әсәрне сәхнәләштерә башлыйбыз. Әсәрне сәхнәләштерү өчен бик зур эш төрләре эшләнә:

  • текстны өлешләргә бүлү;

  • төп геройларны билгеләү;

  • сәнгатьле сөйләм өстендә эш;

  • текст буенча диалог, микродиалоглао төзү.

Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, циклның соңгы дәресендә әсәрне сәхнәләштерү бик уңышлы була.

Темаларны йомгаклаганда кроссворд чишү, чәчмә карточкалардан җөмләләр төзү, төшеп калган хәрефләрне куеп кына калмыйлар, шулай ук татар халкының бизәкләре белән, кием-салымнары белән танышалар. Кайбер дәресләрдә башка милләт бизәкләре белән чагыштыру үткәрелә. Укучылар бизәкле карточкалар белән бик теләп эшлиләр.

Белгәнебезчә, рус телле һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында рәсемнәр белән эшләүнең әһәмияте гаять зур.

Күрсәтмәлелек укучыларга теоретик материалны җиңел һәм аңлап үзләштерергә, ә укытучыга яңа белемнәрне аз вакыт эчендә истә калдырырлык итеп аңлатырга мөмкинлек бирә.

Предметлы рәсемнәр ярдәмендә балалар яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерә һәм гади җөмләләр төзергә өйрәнә, ә сюжетлы рәсемнәр белән эшләгәндә ул сүзләрнең мәгънәләрен истә тизрәк калдыра, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерә.

Бу тәкъдим ителгән биремнәрнең күбесен телдән эшләү өчен файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта аларны язма сөйләм телен үстерү максатында да кулланырга мөмкин. Мәсәлән, беренче бирем итеп, балаларга мондый эш бирелә: җанлы предметларга сораулар куярга. Бу күнегү татар телендә, рус теленнән аермалы буларак, хайван, кош-корт атамаларына нәрсә? соравы куелуга игътибарны юнәлтү өчен тәкъдим ителә. Икенче бирем мондый:

  • схема буенча җөмләләр төзергә;

  • балалар нәрсә белән шөгыльләнәләр;

  • алар нәрсә белән уйныйлар.

Өченче бирем: рәсемгә карап нишли? нишләде? сорауларына тулы җавап бирергә. Дәрес башында төсле рәсемнәр, уенчыклар, таблицалар ярдәмендә укучылар бик теләп эшлиләр, сорауларга җавап бирәләр. Шул төсле, кызыклы күргәзмә материалдан соң, катлаулы диалогта үзара аралашканда югалып калалар һәм пассив эшли башлыйлар. Актив эшчәнлекне сүрелдермәс өчен күргәзмә, терәк материаллар, схема биреп, аңлап эшләргә ярдәм итә. Терәк схемалар ул – таблицалар, карточкалар, җыелмалар.

Терәк материаллар нәрсә белән аерыла соң? Терәк материаллар ярдәмендә укучылар актив, ышанып эшлиләр, эшләгәндә артык армыйлар, оялмыйлар, сүзләрне, җөмләләрне аңлап сөйлиләр. Мәсәлән: терәк схема-кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр. Укучы үрнәк буенча әйтә һәм ул үзенең дөрес җавап бирүенә ышана, оялмыйча җавап бирә.

Шулай ук, Р. З. Хәйдәрованың “Татарский язык в таблицах” җыелмасы да дәресне уңышлы үткәрергә зур ярдәм итә.

Дәреслектән тыш “Сабыйга”, “Салават күпере” журналларыннан файдаланырга була. Барлык бу эш төрләре рус төркемендә укучы балалар белән дәрестә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә.

Общая информация

Номер материала: ДБ-307956


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Мерчендайзинг»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс «Гид-экскурсовод: Основы туристского сопровождения»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»
Курс повышение квалификации «Информационная этика и право»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»
Курс профессиональной переподготовки «Управление корпоративной информационной безопасностью: Администрирование и эксплуатация аппаратно-программных средств защиты информации в компьютерных системах»