Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление на семинаре " Кешенең формалашуында һәм үсешендә туган телнең роле"

Выступление на семинаре " Кешенең формалашуында һәм үсешендә туган телнең роле"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Кешенең формалашуында һәм үсешендә туган телнең роле.

Тел - халыкның бу дөньяда яшәгәнлеген, сүздән һәйкәл куйган язма истәлекләрен, аның уй – фикерләрен гасырлар аша яңа буыннарына китереп тоташтыра торган бердәнбер чара. Теле булган халык кына үз сүзен кистереп әйтә ала. “Телен югалткан – үлгән”, – ди халык.

Халыкның үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Укучыларның рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныфтан тыш чаралар, вакыт сынауларын узып, сакланып калган милли бәйрәмнәр кешенең гармонияле үсешенә йогынты ясауга табигый чара булып кала. Шәхесне тәрбияләүдә, аның үсешендә халкыбызның милли бәйрәмнәрен уздыру, “Татар кызы”, “Татар егете”, “Сандугач керде күңелгә” бәйгесе, иҗат итүче укучылар конференцияләре, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” кичәләре һәм дәресләре зур роль уйный.

Хәзерге заманда туган тел дәресләре аша һәр яктан формалашкан, аңлы шәхес тәрбияләү бигрәк тә мактаулы, ләкин катлаулы эш. Хәзер халыкның төрле катлауларга аерылу процессы бара. Халыкның бер өлеше (бик аз өлеше) яңа җәмгыятькә яраклаша, ә бик күбесе яраклаша алмый. Алай гына да түгел: тормышта тотрыклы юнәлеш ала алмыйча, күп кенә кеше, алар арасында яшьләр бигрәк тә күп, “уйдырма дөньяга” – эчкечелек, наркомания, бозык күңелле яшүсмерләр төркеме дөньясына китә. Җәмгыятьтә идеяллар юк хәзер. Компонентлы, җәмгыятькә яраклашкан чын гражданин тәрбияләү проблемасын тирәнтен, максатчан хәл итәргә кирәк.

Гаяз Исхакый беренчеләрдән булып мәктәп – мәдрәсәләрнең милли вазифасы мәсьәләсен күтәрә. Бу вазифаны ул мәгарифнең яшь буынга милли аң – белем һәм тәрбия бирергә тиешлегендә күрә һәм моңа ирешүнең төп чараларыннан берсе итеп мәктәпләрдә татар әдәбиятын һәм телен укытуны саный. “Тукай мәктәптә” дигән мәкаләсендә ул бу уңайдан болай яза: “Безнең яңа борынлап килә торган яшь буыныбызны үстерер өчен дә, яшь буыныбызны үзебез теләгән рәвештә тәрбия итәр өчен дә, яшь балаларны киләчәктә тарихи вакыйгаларны үтәрлек иттереп олыгайтыр өчен дә мәктәпләребездә әдәбиятка әһәмият бирергә мәҗбүрбез. Әдәбият аркасында без балаларыбызның күңелләрен нечкәртәбез, әдәбият аркасында балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтәбез, татар теле аркасында балада тәнкыйть хисен үткенлибез, чарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка омтылышны куәтләндерәбез, ул гына да түгел, туган тел аша балага үз рухыбызны, милли рухыбызны сеңдерәбез, кабер ташына җиткәнче баладан купмаслык иттереп аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрен кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз. Г. Исхакыйның әйткән сүзләре хәзер дә бик актуаль. Бу яктан Г. Исхакыйның әсәрләре игътибарга лаек. Аларда һәр деталь, һәр тема тәрбияви кыйммәткә ия булган мәсьәләләр күтәрелә. Мәсәлән: “Теләнче кызда” әлеге мәсьәлә яшьләргә белем бирү аша аларны халыкка, милләткә кирәкле һәм файдалы кешеләр итеп тәрбияләү рәвешендә хәл ителә.

Бу әсәрдә ул бик актуаль мәсьәләләрнең берсе булган хатын – кыз язмышына әйләнеп кайта. Баштарак фәхешлек юлына көчләп бастырылса да, героиня Сәгадәт бераздан әлеге афәттән котылырга үзендә көч таба һәм аң-белем белән бәйле башка юл сайлый: Казандагы кызлар гимназиясендә тырышып укып имтихан тота һәм аны бетерү турында документ алуга ирешә. Моннан соң ул “тәмам ялгыз көченә, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатынына” әверелә. Сәгадәтнең дөньяга карашларындагы һәм яшәү рәвешендәге мондый үзгәрешне әдип, беренче чиратта аның белемгә омтылуы белән бәйләп карый. Әсәр ахырында героиня тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китүе автор һәм аның фикердәш геройлары тарафыннан югары бәяләнә. Сүз монда аң – белем алып халыкка хезмәт итү юлына баскан татар хатын – кызы образы турында бара. Ул укучыларны белем алу ярдәмендә югары тәтиҗәләргә, тормышта үз урыныңны табырга өйрәтә.

Балаларны тәрбияләүдә тагын бер кирәкле чара – татар халык иҗаты – фольклор әсәрләре. Халык әдәбияты – халыкның иҗат җимеше, борынгы гасырлардан бирле тупланып, бөртекләп сакланып килә торган рухи хәзинәсе, татар халкының тормыш тәҗрибәсен, тапкырлыгын, хыял – өметләрен, тарихын чагылдырган көзгесе. Табышмак, мәкаль һәм әйтем, җырлар, такмазалар, хәтта әкиятләр – тиз истә калалар, һәрберсе тирән мәгънәле, халык тормышының һәм тарихының нинди дә булса бер ягын яктырталар. Мәсәлән: иле барның өе бар, иле юкның ние бар. “Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, “Идел кичми, ил булмас, илсез егет ир булмас”. Дәресләрне балаларның укуын да, хезмәтен дә үстерергә, кызыклы, мәгънәле итеп оештырырга. Мәсәлән: “Бишек янында” җыры яңгырый һәм класска сораулар бирелә:

Бу нинди әсәр?”

Аны нинди җыр дияргә?”

Рус телендә бишек җырларын ничек атыйлар?”

Бишек җырларын гадәттә кемнәр җырлый? Ни өчен җырлый?”,

Сез ничек уйлыйсыз, бу җырлар бала тизрәк йоклап китсен өчен генә җырлана микән?

Әлли – бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү – бәү итеп күз йомып

Изреп кенә китәр бу,

Алма кебеп тәгәрәп

Үсеп буйга җитәр бу,

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

Казаннарда укыгач,

Галим булып китәр бу.


Җырлаучы кеше балага яхшы теләкләр тели, аның никадәр кадерле икәнен, аңа өметләрен белдерә. Бала, күргәнебезчә, яшьтән үк ата – ана, халык моңын һәм теләкләрен күңеленә сеңдереп үсә.

Ә әкиятләрне алсак, алар һәрберсе шәхес, кеше тәрбияләүдә әйтеп бетергесез роль уйныйлар: Туган илне ярату, яхшылыкның, изгелекнең һәрвакыт җиңүен, явызлык, начарлыкның кешене бер дә бизәмәвен, киресенчә, аларның тискәре ягын күрсәтә. Риваятьләр, легендалар рәтендә “Сак-сок” легендасы кертелгән. Анда әниләре тарафыннан тимер ук өчен талашкан һәм сугышкан өчен каргалган һәм гомерләре буе ялгыз яшәргә мәҗбүр ителгән ике бала турында сүз бара. Әсәрдә балалар ата-аналарының сүзләрен тыңласыннар, азып-тузып, сугышып йөрмәсеннәр дигән фикер җәелеп ята.

Туган тел дәресләренең тагы бик мөһим максаты: без яшәгән ил, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Туган илебезнең чиксез киңлекләрен, байлыкларын, андагы төзелешләрне, ел фасылларын, халкыбызның традицияләрен, бүгенге хезмәтләрен, бөтен дөньяда тоткан позициясен күрсәтү. Укучыны үз язмышын халык язмышына бәйләргә, яшәргә, бергәләп эшләргә, һәрнәрсәне дөрес бәяли белергә өйрәтә, туган илгә, туган телгә, китапка, кешегә һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Танып белгән һәр хакыйкатькә, күренешкә карата бала күңеле беркайчан да салкын, ваемсыз битараф булырга тиеш түгел.

Бу темага багышланган әсәрләр 1нче сыйныфтан ук үтелә башлый: мәсәлән: “Г.Тукайның “Туган тел” шигыре, “Китапны сакла” шигырьләре (Ш.Маннур) Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” хикә

ясендә дә туган якка мәхәббәт ярылып ята:

Туган илем – туган анам

Туган илем - изге бишегем

Туган телем – иркә гөлем

Киңдер сиңа күңел түрем

Шундый шигырьләр һәм мәкальләр аша укучылар туган илнең матурлыгын тагын да тирәнрәк тоялар.

Бүгенге көндә туган телебезнең кеше тәрбияләүдә тагы бер бурычы – укучыларда милли үзаң, милләткә, аның гореф-гадәтләренә,йолаларына мәхәббәт тәрбияләү. Мәсәлән, 2нче сыйныфта “Туган ягыбызда милли йолалар, бәйрәмнәр” темасына сөйләм үстерү дәресе планга кертелгән. Бу дәресләрдә татар милли йолалары “Сабантуй”, “Карга боткасы”, “Көз өмәсе”, “Корбан бәйрәме”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” һ.б. бәйрәмнәр белән бергә керәшен, рус, чуваш һ.б. Зәйдә яшәүче милләтләрнең дә гореф-гадәтләре турында сәйләшәбез: “Пыкрау”, “Петров”көне, “Масленица”, “Раштуа”, һ.б. бәйрәмнәр турында аларны кайчан, ничек, ни өчен үткәрүләре турында укучылар үзләре дә сөйлиләр. Әти - әниләре, әби-бабайларыннан бу бәйрәмнәрне элек һәм хәзер ничек үткәрүләре турында сорашалар, үзләренең гаилә бәйрәмнәре турында фикерләр алышалар. Шулай итеп алар әби-бабайларыбыз тарихын, миллилекне алдагы буыннарга тапшыручы булып та тәрбияләнәләр. Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә борынгы әйберләр: Чулпы, күкрәкчә, намазлык, беләзек,шөлдер, кызыл башлы сөлгеләрне күрсәтү һәм алар турында сөйләп китү бик отышлы була.

Ләкин бу дәресләрдә һәр сүзне бала аңларлык итеп, дөрес итеп әйтеп, күрсәтеп, аңлатып бирергә кирәк. Бала иң беренче дөрес итеп сөйләргә өйрәнергә тиеш бит!

Туган тел дәресләрен укытучы – сәясәтче дә, идеолог та, лирик һәм белем бирүче дә бит ул. Үз милләтен танымаган, аның кануннарын, гореф-гадәтләрен үтәми торган манкортлар тәрбияләмик!

Хәзерге программа, планнарда В.И.Ленин, сугыш, көрәш темасына язылган әсәрләрне әхлак, кешелеклеллек, рухи азык бирерлек әсәрләр алыштыра. Минемчә, бу яшь буынны формалаштыруда зур роль уйный. Балалар туган тел дәресләрендә. “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”, “Нинди кешеләрне ихтирам итәләр”, “Син характерың буенча, үз-үзен тотышыңа буенча кайсы геройга охшарга тырышыр идең?”, “Сездә шушы сыйфатларның кайсылары бар?” кебек проблемалы сорауларга җавап бирәләр.

Әминә Бикчәнтәеваның “Дәү әнием”, Галимҗан Латыйфиның “ Әтидән өйрәндем” Г.Тукайның “Эшкә өндәү һ.б. шундый шигырьләрдә укучыларга бик кирәкле сыйфат – хезмәт тәрбиясе бирелә. Бу тема хәзер бигрәк тә актуаль. Чөнки радио-телеведие аша, көнкүрештә, һәрдаим күрсәтелеп торучы рекламаларда кешене зур тырышлыклар куймыйча гына, эшләмичә, җиңел генә баю, рәхәт яшәүгә өндәүләр яшьләрнең аңына бик тиз үтеп керә. Шуңа күрә туган тел, татар теле дәресләрендә әлеге темага зур әһәмият бирергә кирәк:

  • Сез өйдә нинди эшләр башкарасыз?

  • Сез нәрсәләр ясый, тегә, чигә һ.б. нинди эшләр эшли беләсез? Малайның әтисе нәрсәләр эшли, улын да нинди һөнәрләргә өйрәтә?

  • Әгәр бөтен кеше дә эшләми генә рәхәт яшәү турында хыяллансалар без кая барып чыгар идек, материаль һәм рухый байлыкларны кем тудырыр иде.

Уңганның кулы – гадәт, останың кулы – сәләт” мәкаленең эчтәлеген аңларга өйрәтү.

М-н: (Тиз эшләргә, тиз язарга һәм укырга өйрәнеп җитү өчен, кеше кат-кат эшли, тиз эшли. Тиз эшләү өчен, күптөрле күнегүләрдән туган гадәт кирәк. Остарып җитү өчен, “Ничегрәк эшләсәң, тизрәк тә, әйбәтрәк тә булыр икән? - дип уйларга, җиңелрәк юл таба белергә тырышырга кирәк. Остарып җитү өчен сәләт, ягъни баш белән уйлап эшли белү кирәк).

Димәк, туган тел дәресләре укучыларны төрле яклап үстерергә, формалаштырырга, җәмгыятькә чын, сәламәт, ныклы гражданнар итеп тәрбияләргә тиеш. Укучыларның алган белемнәрен шул максатка юнәлдерергә ирешергә иде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Мәгариф” журналы, 1995 ел, №7

  2. Мәгариф”, 2000 ел, №8

  3. Мәгариф” 2004 ел, №8

  4. С.Г.Исмәгыйлова “Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту” К., “Мәгариф”, 1993 ел.

  5. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова “Туган тел” дәреслеге белән ничек эшләргә”. Казан, тат.кит.нәшр. 1996 ел.












57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров128
Номер материала ДВ-141623
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх