Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бармак уеннары
2 слайд
Төзүчеләре: З.З. Гайнетдинова, югары квалификацион категорияле тәрбияче
Л.С. Шиабиева, беренче квалификацион категорияле тәрбияче.
Менделеевск 2015 ел
Рецензентлары: И.З. Хабибуллина, белем һәм тәрбия фәне кандидаты, тәрбия фәне һәм психология кафедрасы доценты.
Г.В. Фаттахова, югары квалификацион категорияле өлкән тәрбияче.
Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм тар белгечләр өчен бармак
уеннары җыентыгы.
ФГБОУ ВПО «Яр Чаллы шәһәре иҗдимагый-педагогия
технология һәм ресурслар институты»
Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районның муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе «8 санлы Сандугачым» катнаш төрдәге балалар бакчасы»
3 слайд
Кереш
Бармак уеннары баланың хәтере ныгуга уңай йогынты ясый, чөнки ул кул хәрәкәтләрен һәм тәртибен сөйләм материалы белән бәйли. Бу уеннар балаларның фантазиясе дә баюга китерә: өйрәнгән күнегүләр тәэсирендә алар бармаклары белән төрле хәлләрне «сөйләп», аңлатып бирәләр.
Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу үз чиратында киләчәктә язу күнекмәләрен җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.
Бармак уеннрын аерым темаларны өйрәнгәндә файдалану кулай булыр, чөнки ул вакытта үткән материал яхшырак ныгытыла. Бигрәк тә яңа сүзләрне сөйләмгә керткәндә, ягъни сүзлекне баету эшендә бармак уеннары аеруча әһәмиятле. Кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү юлы белән балаларның сөйләме яхшырак формалашуына ирешәбез. Шул ук вакытта, билгеле бер тәртиптәге хәрәкәтләр белән кабатлаганда, текст та яхшырак истә кала, хәтер дә озаграк саклана. Вак моториканы ныгытуга файдалы булсын өчен, бармак уеннары һәрвакытта да чиратлап ике кул белән кабатлана.
Беркайчан да бер кул бармаклары белән генә эшләргә ярамый.
4 слайд
2-5 яшьлек балалар өчен
5 слайд
Өс киемнәре
Баш бармак башлык кигән,
Имән бармак итәк кигән,
Урта бармак зур тун кигән,
Атсыз бармак чалбар кигән,
Чәнти бармак киенмәгән,
Әллә киенә белмәгән?
Кулның йодрыкланган бармакларын ача баралар.
6 слайд
Җиләк-җимешләр
Баш бармак – балан,
Имән бармак – карлыган,
Урта бармак – бөрлегән,
Атсыз бармак – алма,
Чәнти бармак – чия,
Кем күбрәк җимеш җыя?
Кулның бармакларын бөкләп баралар.
7 слайд
Яшелчәләр
Баш бармак – кыяр,
Имән бармак – кәбестә,
Урта бармак – кишер,
Атсыз бармак – помидор,
Чәнти бармак – сарымсак булды,
Менә кәрзинем тулды.
Бармакларны бөкләп баралар, учларны янәшә куеп кәрзин ясыйбыз
8 слайд
Савыт - саба
Баш бармак – чынаяк
Имән бармак – тәлинкә,
Урта бармак – чәнечке,
Атсыз бармак – аш сала,
Чәнти бармак – ала кашык,
Утырырга әйдә ашык.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.
9 слайд
Йорт җиһазлары
Баш бармак – диванда,
Имән бармак – идәндә,
Урта бармак – урындыкта,
Атсыз бармак – караватта,
Чәнти бармак – кәнәфидә,
Барысы да бүген өйдә.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.
10 слайд
Йозак
Тора йозак ишетә,
Ачып булмый ничек тә.
Каккалыйбыз, боргалыйбыз,
Тарткалыйбыз да ачабыз!
Ике кул бармакларын тоташтырабыз; бармакларны аермыйча уч төпләрен бер-берсенә сугабыз;
бармакларны аермыйча кулларны боргалыйбыз, тартабыз;
бармакларны ычкындырабыз.
11 слайд
Кошлар
Баш бармак – чыпчык,
Имән бармак – сыерчык,
Урта бармак – карлыгач,
Атсыз бармак – сандугач,
Ә бусы бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә.
Нәнием-чәнтиемә.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.
12 слайд
Кош
Баш бармак булсын башы,
Канат булсын кулыбыз.
Ике канатын кагып,
Очып китә кошыбыз.
Уч төпләре бер-берсенә карап торалар.
Баш бармаклар бер-берсен тотканнар – “кошның” башы, калган бармаклар – “канатлар”. Аларны селкетергә кирәк.
13 слайд
Кыргый хайваннар
Баш бармагым бүредер,
Имән бармагым – төлке,
Урта бармагым – керпе.
Атсыз бармагым – аю,
Чәнти бармагым – куян,
Куянны кая куям?
Һәр бармакка персонаж киелеп бара.
14 слайд
Бармак исемнәре
Баш бармак – бабай,
Имән бармак – әби,
Урта бармак – әти,
Атсыз бармак – әни,
Чәнти бармак – нәни,
Аның исеме – бәби.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.
15 слайд
Песи балалары
Безнең песи балалары
Унау булган – карагыз!
Ике таза, ике өлгер,
Ике шаян, ике шук,
Ә икесе бәләкәй,
Тик үзләре бик тәтәй.
Ике кулның да бармакларын күрсәтәбез, кул бармакларын парлап суккалыйбыз.
16 слайд
5-7 яшьлек балалар өчен
17 слайд
Җиләкләр
Җиләкләр күп үскәннәр,
Тәмле булып пешкәннәр.
Мин аларны җыямын,
Кәрзинемә саламын.
Кәрзинемне тутыргач,
Ашап карармын бераз,
Җиңел булыр кайтырга,
Алсам тагын бераз.
Сул кулны бераз күтәреп кул чукларын салындрабыз, уң кул бармаклары белән сул кул бармакларын сыпырабыз. Учларны янәшә куеп кәрзин ясыйбыз. Бер кул кәрзинне күрсәтә, икенче кул ашау хәрәкәте. Ике кулның да имән һәм урта бармаклары йөгереп китә.
18 слайд
Ел фасыллары
Баш бармагым – кыш була,
Кар – бураннары туа.
Имән бармак - яз килә,
Карлары эреп бетә.
Урта бармак – җәй җитә,
Җиләк кызарып пешә.
Атсыз бармак – көз икән,
Сары яфраклар сипкән.
Чәнти бармак ни икән?
Кыш, яз, җәй, көз бит үткән!
Баш бармак башка бармаклар
белән чиратлашып тоташып бара.
19 слайд
Кошларны сыйлау
Кошлар, кошлар, килегез!
Без сезгә май бирербез,
Сезгә җим әзерләрбез.
Кар өстенә сибәрбез.
Бу өлеш – күгәрченгә,
Бу өлеш чыпчыкларга,
Каргаларга – токмачлар,
Тук булыгыз, кошкайлар!
Бармаклар белән чакыру хәрәкәте;
куллар белән кисү хәрәкәте;
уң кул белән күрсәтү;
сул кул белән күрсәтү;
куллар белән әвәләү хәрәкәте;
кулларны ян-якка җәю хәрәкәте.
20 слайд
Казларым
Казларым-казкайларым,
Озын муенкайларым.
Алар су да эчәләр,
Алар чирәм чүплиләр,
Аякларын тыпырдатып,
Алар биеп тә китәләр.
Уң кул бармаклары сул кул бармакларын сыпыралар;
сул кулның уч төбен уң кул бармаклары белән чеметәләр;
сул кулның сыртын уң кулның бармаклары белән чеметәләр;
сул кулның сыртына уң кулның бармаклары белән суккалыйлар.
21 слайд
Уенчыклар
Баш бармагым туп була,
Имән бармак – бөтерчек,
Урта бармак була шакмак,
Атсыз бармак – сикергеч.
Чәнти бармак – барабан,
Сана, әйдә, яңадан.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.
22 слайд
Бармаклар исәнләшә
Баш бармак исәнләшә
Баш бармак белән,
Имән бармак имән белән,
Урта бармак урта белән,
Атсыз бармак атсыз белән,
Чәнти бармак чәнти белән.
Исәнләште бармаклар:
Кояш чыкты, нурын чәчте.
Бармаклар бер-берсе белән исәнләшә; уч төпләрен бер-берсенә ышкыйлар, бармаклар җәелеп китә.
23 слайд
Эшчән бармаклар
Олыга утын ярырга,
Имән бармакка су китерергә,
Урта бармакка мичкә ягырга,
Атсыз бармакка казан асарга.
Чәнти бармакка җырлый башларга
Дусларның күңелен ачарга.
Башта уң, аннары сул кул бармакларын бөкләп баралар.
24 слайд
Кар әвәләү
Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Без кар әвәлибез ич.
Түгәрәк ул, шома ул,
Ашарга ярамый шул.
«Бер» дигәндә атабыз,
«Ике» дигәч тотабыз,
«Өч» дигәч төшеп китә,
Ватыла, эреп бетә.
Бармакларны саныйбыз; учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз; бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз; имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз; куллар белән өскә ату хәрәкәте ясыйбыз; учларны тоташтырып “тотабыз”; аяклар белән “карны таптыйбыз”.
25 слайд
Аяк киемнәре
Баш бармак башмак кигән,
Имән бармак итектән.
Урта бармак унты тапкан,
Атсыз бармак сандалидан.
Ә чәнтием читек чиккән,
Читек киеп биеп киткән.
Бармакларны “биетәләр”
26 слайд
Һөнәрләр
Баш бармагым – биюче,
Имән бармак – пешекче.
Урта бармак - укытучы,
Атсыз бармак – сатучы.
Чәнти бармак кем була?
Читек чигүче була.
Башта уң, аннары сул кул бармакларын бөкләп баралар.
27 слайд
Мәктәпкә
Баш бармак: «Барыйк», - ди.
Имән бармак: «Иртәгә», - ди.
Урта бармак: «Укырга кирәк», - ди.
Атсыз бармак: «Арыдым», - ди.
Ә кечкенә чәнти әйтә:
«Мәктәпкә мин дә барам», - ди.
«Белем алырга кирәк», - ди.
Башта бер, аннары икенче кул бармакларын чиратлаштырып бөкләп баралар.
28 слайд
Кулланылган әдәбият
1. Зарипова З.М. Устерешле уеннар: методик кулланма, – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
2. Юсупов Ф.Ю., Камалова З.Ф., Борһанова Р.А. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия, - Казан: Татар китабы нәшрияте, 1990
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 662 870 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шиабиева Ляля Сахиулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.