1748575
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015

Скидка 0%

112 курсов профессиональной переподготовки от 3540 руб.

268 курсов повышения квалификации от 840 руб.

МОСКОВСКИЕ ДОКУМЕНТЫ ДЛЯ АТТЕСТАЦИИ

Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана 26 сентября 2017 г. Департаменотом образования города Москвы

Инфоурок Другое СтатьиВыступление на ШМО "Минем педагогик осталыгым"

Выступление на ШМО "Минем педагогик осталыгым"

Международный конкурс

Идёт приём заявок

Подать заявку

Для учеников 1-11 классов и дошкольников

16 предметов

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районы

муниципаль белем бирү учереждениесе

4нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

МО утырышында чыгыш


Минем педагогик осталыгым.


Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,

хезмәттән башка кеше үзенең

кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.

Л.Н.Толстой

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? … Татарны милли мәктәпсез калдыру сәясәте алып барылган чорда бүгенгечә эшләсәм, халкымның киләчәге алдында кызарырлык булмасмы? Телебезне халык кадәр халыктан тартып алдырмаслык буын тәрбияли алабызмы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?

Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

Һәр баланың үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамаларга кирәк. Дәрес уңышлы узсын өчен, мин сыйныфта психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

Һәр баланың үз мөмкинлеге… Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш

алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифференциальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати-коммуникатив технологияләр.

Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Әмма техниканың бала сәламәтлегенә зыянын киметү юллары турында да уйлану кирәк...

Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре үткәрәм.

Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уенны бигрәк тә 3 – 6 сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү – укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.

Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны тормыш җилләренә бирешмәслек нык, кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Моның өчен көчле рух, бетмәс – төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен!



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
Приглашаем принять участие МЕЖДУНАРОДНЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ «ИНФОФОРУМ» Осталось всего 50 мест на очное участие! Подать заявку Очное участие Дистанционное участие Курс повышения квалификации (36 часов) + Сертификат участника “Инфофорума”

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
17 курсов по пожарно-техническому минимуму
Обучение от 2 дней
дистанционно
Удостоверение
Программы актуальны на 2019 г., согласованы с МЧС РФ
2 500 руб. до 1 500 руб.
Подробнее