ФГОС шартларында татар
теле һәм әдәбиятын укыту.
Сабирова Ралена Даим кызы.
Татар теле дәресләрендә төп максатыбыз - укучыларны
мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы,
логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү.
Шушы
максатларга ирешү өчен дәресләремдә түбәндәге укыту технологияләрен кулланам.
Иҗади үсеш технологиясе.
Проектлар яклау, китап уку конференцияләре уздыру укучыларны мөстәкыйльлеккә
юнәлтә, үзләренең холыкларына бәя бирергә, үз-үзләрен тәрбияләргә юл ача, дип
уйлыйм
Мәгьлүмати-компьютер технологиясе.
Заман таләбе буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати-компьютер
технологиясен куллануга аерым өстенлек бирәм. Беренчедән,
бу технологиянең
төп чарасы булган
компьютер, мультимедия сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне
дә алыштыра. Ул
интернет аша кирәкле мәгълүматны табарга, аралашырга, бәя бирергә өйрәтә, аны
куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Мәгълүмати-компьютер
технологиясе проект технологиясе белән тыгыз бәйләнгән. Кайбер
әсәрләргә презентация, бәяләү тестлары, язучылар иҗаты буенча мәгълүматлар,
методик һәм дидактик кулланмалар, фотоматериаллар тәкъдим ителә.
Проект технологияләрен куллану - актив методларның берсе. Предметара бәйләнеш проект
эшчәнлегендә ачык чагылыш таба. Бу очракта берничә дидактик мәсьәлә чишелә ала:
бу информацион система эшен ныгыта, укучыга үзен кызыксындырган уку материалын
табарга ярдәм итә. Укучының проект эшчәнлегендә кызыксынуы арта, үзе проблеманы
таба, аны чишәргә тырыша.
Шәхси якын килү технологиясе. Заманча технологияләрне,
рациональ метод һәм алымнарны комплекслы куллану укыту процессының
нәтиҗәлелеген күтәрә. Иң мөһиме - укучыны "өйрәнеп" укырга өйрәтү.
Әлеге эшнең асылы ике аспекттан гыйбарәт:
1) фән буенча
укучыларның уку мөмкинлекләрен ачыклау
2) индивидуаль
мөмкинлекләрен исәптә тотып, эш алып бару.
Уен технологиясе. Уен технологиясен күбрәк 4-
7 нче сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланам. Бу бигрәк тә
кабатлау-йомгаклау дәресләрендә грамматик күнегүләр эшләгәндә отышлы. Уен
технологиясе йомшак укучы балалар белән эшләгәндә дә кулланыла, чөнки белемне
уен элементлары белән бирү тиз үзләштерергә ярдәм итә.
Сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән
технология. Татар теле дәресләрендә дә даими рәвештә
ясала торган физик күнегүләр, эш төрләрен чиратлаштырып бирү, логик уеннар,
төркемнәрдә эш, укучыларны парта артында дөрес утырту, кабинетны зәвык белән
җиһазлау, тактага язу таләпләре үтәлү - сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән
технологиянең төп ысуллары.
Индивидуаль эшләр күбрәк сәләтле укучылар белән фәнни
хезмәтләр, вакытлы татар матбугаты белән танышу, өйрәнү, мәктәп программасында
булмаган матур әдәбият әсәрен анализлау, фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнүдә
күренә.
Универсаль укыту күнемәләре - федераль дәүләт стандарты проектының төп эчтәлеге
буларак, укыту процессында куллану – заман таләбе.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.