Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление на тему "Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый"

Выступление на тему "Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Укыйбыз, чагыштырабыз, уйланабыз

( Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый)

Сидыйкова Гөлзада Камил кызы

Бөгелмә шәһәре 4 нче мәктәп

Без гаҗәеп заманда- автоматлаштырылган, механикалаштырылган, компьютерлаштырылган чорда яшибез.Тормышыбыз яхшырганнан яхшыра, уңайланганнан- уңайлана бара, әмма шул ук вакытта өр- яңа проблемалар туа тора. Урлашу, алдашу, үтерү гадәте күренешкә әверелә, наркомания, СПИД мәктәп бүлмәләренә үтеп керә, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшерен рәвештә дә, ачыктан- ачык та яшьләр дөньясына фәхишәлек күренеше дә үтеп керә. Ятим балаларның саны артканнан- арта бара. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калу өчен милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү зарур. Әдәбият- милләтнең иҗат хәзинәсе. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы- туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола- гадәтләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана.

Мин 10 ел рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яшь буынга милли белем һәм әхлак тәрбиясе бирү эшендә халкыбызның теле , моңы , рухи һәм язмышы да булган бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, зур җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның хезмәтләрен бик теләп файдаланам.

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм олы әдибе Гаяз Исхакый әнә шундый олы шәхесләрдән санала. Яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә үткәндәге тәҗрибәне яхшырак белергә һәм аннан уңышлы файдаланырга кирәклеге торган саен ныграк сизелә. Тарихта тирән эз калдырган инсаннарның, аеруча Исхакый һәм Тукай кебек бөек шәхесләрнең эшчәнлегенә кагылышлы һәр фикер, һәр язма укучылар өчен бик мөһим. Аларның иҗаты алар өчен рухи көч чыганагы булып тора. Тукай белән Исхакый иҗатларын үзәк юнәлеш буларак өйрәнү мөмкин.Аларның әсәрләренә анализ ясый- ясый укучыларга аларның уртак якларын таптырабыз. Бу ике шәхес ,,милләт өчен җан атарга” әзер торулары белән дә якын.

Күңел берлән сөям бәхетен татарның

Күрергә җанлылык вакытын татарның

Татар бәхете өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, үзем дә чин татармын,

дип яза Г, Тукай. (,,Үз- үземә” шигыре).

,,Минем күңелем төшми, дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы- кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр язам”,- ди Гаяз Исхакый.

Г. Исхакый беренчеләрдән булып мәктәп- мәдрәсәләрнең милли вазифасы мәсьәләсен күтәрә. Бу вазифаны ул мәгарифнең яшь буынга милли аң- белем һәм тәрбия бирергә тиешлегендә күрә һәм моңа ирешүнең төп чараларыннан берсе итеп мәктәп- мәдрәсәлардә татар әдәбиятын укытуны саный. ,,Тукай мәктәптә” дигән мәкаләсендә (1914) ул бу уңайдан болай дип яза: ,,Безнең яңа борынлап килә торган яшь буыныбызны үстерер өчен дә, яшь буыныбызны үзебез теләгән рәвештә тәрбия итәр өчен дә, яшь балаларны киләчәктә тарихи вакыйгаларны үтәрлек иттереп олыгайтыр өчен дә мәктәпләребездә әдәбиятка әһәмият бирергә мәҗбүрбез. Әдәбият аркасында без балаларыбызның күңелләрен нечкәртәбез, әдәбият аркасында балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтәбез, әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлибез, чарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка маилне куәтләндерәбез, ул гына түгел, әдәбият ашасындан, милләт әдәбият ашасындан балага үз рухыбызны, милли рухыбызны сеңдерәбез, кабер ташына кадәр андан купмаслык иттереп аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрен кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз”.

Тукай һәм Исхакый... Татар халкының бу ике шәхесе, аларның үзара мөнәсәбәте - һәм әхлакый, һәм инсани, һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп актуаль мәсьәлә. Бу хакта мөһим генә язмалар да бар. Мәсәлән, мөхтәрәм Ибраһим ага Нуруллин „Г. Тукай һәм Г. Исхакый" мәкаләсендә (1993) бу ике затның бер- берсенә ихтирами карашлары турында кызыклы факт - мәгълүматлар китерә. Тукай Исхакыйда „даһи" кешене, милли таңны аттыручы кешене, зыялылар остазын күрә.

1905 елгы революция алды унъеллыгында иҗат иткән Гаяз Исхакый яшь Тукайның игътибар үзәгеннән урын алган. „Тәгаллемдә сәгадәт", „Кәләпүшче кыз" , „Теләнче кызы" әсәрләрен сатып алып укыган. 1904 елда басылып чыккан атаклы „Ике йөз елдан соң инкыйраз" повестен исә кат - кат укып, 1906 елда „Кем ул?" исемле мәдхиясен язган. „Кичән көнләрне уйга алдыран кем, вә безә „инкыйразы" аңдыран кем?, -дигән сүзләр шул мәдхиядән. Кем ул? дип сорау куя шагыйрь һәм үзе ук җавап та бирә. Гарәп - фарсы сүзләре шактый күп кулланылган бу мәдхиянең эчтәлеге болай: „ Ул - милләтебезне уяткан, күтәргән кеше; ул - безне телле иткән, караңгыдан яктыга чыгарган кеше; ул-инкыйразның, бетүнең нәрсә икәнен аңлаткан кеше; ул - безнең өчен кыенлыклар чиккән, безне бер көлдергән, бер егълаткан кеше".

1907 елда Гаяз Исхакыйның Казан төрмәсендә утырган чагында Тукай аның янына керү теләге белән килә, ләкин аны суд алды көннәре булу сәбәпле әдип янына кертмиләр. Бер ун - унбиш көннән тагын килә, әмма Гаяз Исхакый Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган була.

1910 елда әдипнең „Ике йөз елдан соң инкыйраз" повестена карата: „Һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының мич башында берәр данә булып торырга лязим ( тиеш) вә хәтта фарыз", - дип яза. Г.Тукай Г. Исхакыйның бу әсәрен бик югары бәяли. Бөек шагыйрь 1910 елда күренекле әдипләрнең әсәрләреннән бер дәреслек- җыентык нәшер итә. Аны „Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дип атый. Ул әдәби әсәрләрдән үрнәкләр җыелган беренче хрестоматия булып тора. ,,Безгә сабый балаларыбызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан һәм балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер. Таки балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен”- дип яза Тукай. Шагыйрь бу китапка Гаяз Исхакыйның да берничә әсәрен кертә.

1913 елда Исхакый сөргеннән котылыр алдыннан Тукай аны тәбрикләп „Мөхәрриргә" шигырен яза. Ул вакытта шагыйрь хастаханәдә була. Бу шигырьдә ул Исхакыйның азат ителүенә һәм гомумән әдипкә мөнәсәбәтен болай чагылдыра:

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!

И мөсаувир! Кемгә биргән пакъ вә чын сүз кибриа!

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!

Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!...

Алты ел торды чупансыз, аерылышты яшь көтү;

Карт бүре күк, бары корган айрым – айрым бер оя.

Шигырьне укып, без Тукайның Г. Исхакыйны зур язучы (,,Мөхәррир”), зур рәссам (,,Мөсаувыр”) гына түгел, бәлки бөтен татар иҗтимагый һәм мәдәни хәрәкәтенең юлбашчысы, лидеры (,,Алты ел торды чупансыз”...)итеп таныганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Шулай ук без шагыйрьнең бөек әдипне укып белә башлавыннан бирле үзен күрү, кулын кысу, тавышын – сүзен ишетү хыялы белән яшәгәненә кабат иман китерәбез.

Үз чиратында Гаяз Исхакый да Г. Тукайга багышлап берничә мәкалә яза. ,,Петербург, 29 март” мәкаләсе 1914 елның 29 мартында, ,,Милли фаҗига” мәкаләсе 1914 елның 2 апрелендә ,,Ил” газетасында басыла. ,,Тукай мәктәптә” мәкаләсе 1914 елның 10 апрелендә ,,Мәктәп журналы”нда басыла. 1914 елның 2 сентябрендә ,,Тукай мәхәббәте” мәкаләсе, 1915 елның 27 мартында ,,Тукай мәрхүм” мәкаләсе шул ук газетада басылып чыга. 1932 елда Гаяз Исхакыйның Тукайның үлүенә 20ел тулу уңае белән язылган ,,Тукай истәлеге” мәкаләсе һәм 1937 елда ,,Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә” мәкаләсе ,,Милли юл” журналында басылып чыга.

,,Тукай мәктәптә” мәкаләсендә әдип болай дип яза: ,,Мәктәптә әдәбиятны өйрәтүне хөрмәтле шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләреннән башларга тиешлебез. Аның ,,Шүрәле”се, ,,Алтын тарагы”, ,,Мияүбикә”се балаларга бик аңлаешлы... Баланың аңлавы үсә төшкәч, аны иске хыял хикәяләреннән алып чыгып, Тукай шигыре буенча табигатьтә гиздерергә кирәк. Русчадан тәрҗемә басняларыны, әхлакый шигырьләрене дә аз- аз гына иттереп балаларга бирергә кирәк. Соңгы елларда балаларның хисләренә сыярлык иттереп Габдулла Тукаевның тәрҗемәи хәле белән таныштырырга була. Аның, ятим баланың, кулдан- кулга күчеп йөргән бер баланың ничек иттереп олуг бер шагыйрь булып, бөтен халыкның күңелендә хөрмәтле урын тотуының сәбәпләрен күрсәтергә кирәк.

Мәктәп бетереп, дөньяга чыкканда, аның күңелендә Тукай дигән бер кешегә зур бер ихтирамны төяп чыгарган кебек, аның башына Тукайдан әллә никадәр шигырьләр тутырып чыгаралар. Кыскасы гына, бала мәктәптә вакытта беренче сыйныфтан башлап ахырына кадәр Тукайдан аерылмаска кирәк. Ул мәктәптә Тукай берлән үсәргә тиеш, Тукай берлән егет булып мәйданга чыгарга тиеш. Тукай берлән:

Җырлый- җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә,-

дип, батырча тормышның тартышуына атылырга кирәк.

Хасыйль, Тукай- яңа буынның үзенә- үзе аңлавында, үзенә- үзе дөньяга каршы карауны ясавында, үзенең тирә- юненә тануында беренче роль тотачак шагыйребез, әдибебез, мөхәрриребездер. Аның биргән җимешләре берлән файдалана алу, аның биргән җимешләрене мөмкин кадәр киң иттереп тарату- мәктәпләрнең вазифасы, мөгаллим вә мөгаллимәләрнең бурычыдыр.”

Без, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычын Г. Исхакый үз мәкаләсендә билгеләп үткән. Бу мәкалә һәр укытучының эш программасында яктыртылырга тиеш. Исхакыйның методик уйланулары, фикерләре бүген дә әһәмиятен киметмәгән.

Г. Тукай һәм Г. Исхакый иҗатларында милләт язмышының сурәтләнүен күзәтү, әсәрләренең халкыбыз өчен кыйммәтле мирас икәнлеген бәяли белергә өйрәтү, алар шәхесенә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү максатыннан , IX сыйныф укучылары белән ,,Г. Тукай һәм Г. Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы” дигән темага дәрес үткәрдем.

Мин үз чыгышымны Г. Исхакыйның сүзләре белән тәмамлыйм:

,, Тукай халык шагыйре булып туды,халык шагыйре булып үсте, Тукай халык шагыйре булып авыллардагы картлар, яшьләрнең күңелендә сакланырга тиештер...

Чөнки ул:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле,-

дип, телемезгә,әдәбиятымызга беренче өмид биргән шагыйремездер. Чөнки ул безнең Тукаемыздыр. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнче кадәре Тукай яшәячәк!”





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 27.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров186
Номер материала ДВ-292878
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх