Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Выступление на тему " Как воспитать ребёнка"

Выступление на тему " Как воспитать ребёнка"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тәрбияле бала

Нуриева Ландыш Равил кызы

Мөслим муниципаль районы башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажым 21 ел.

Тәрбияле бала бик бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул. Тәрбияле булу һәр баланың кулыннан килә, көче дә җитә. “ Әти-әнием шатлансын, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине күчергеч үрнәк итеп сөйләсеннәр” – дигән балаларның барысыда тәрбияле балалар. Тәрбияле бала ул билгеле. Эшләгән эшләре дә тәрбиясен күрсәтеп тора. Бу мәктәпкә килгәндә үк формалашкан була. Бала үз эшләрен үзе эшли. Өлкәннә белән исәнләшә, дусларына сәлам бирә белә. Баланың тәрбияле һәм тәрбиясез икәне уйнаган вакытта бик ачык сизелә. Тәрбияле бала иптәшләренә каты һәм яман сүзләр әйтми, сугышмый. Ә укытучылар баларның һәрбер хәлләрен һәм эшләрен күзәтеп торабыз, анализ ясыйбыз. Һәрбер баланың психологиясен исәпкә алып, эш итәбез. Балага дөрес тәрбия бирүдә гаиләнең мәктәп белән тыгыз элемтәдә булуы шарт.

Гаилә - ул һәр җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы . Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Ата-ана – гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы.   Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек күркәм гадәтләр хөкем сөрергә тиеш. Бу урында күпкырлы талант иясе -  Ризаэддин Фәхреддиннең акыллы сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: “Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп, вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, “гаилә” дип аталган кечкенә дәүләтне идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән, азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать эчендә булса да, рәхәт үтәр, санаулы булган сәгатьләре дә бәрәкәтле булыр” . Шул вакытта галим безне кисәтеп куя: “Гаилә – кагыйдәсез булса, яки булган кагыйдәсе бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр, вә шул сәбәпле өстенлек урынына- түбәнлек, алгарыш урынына – артта калу нигез корыр”.

Авыл мәктәпләрендә шәхес тәрбияләү процессына авылның социаль үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Авылның социаль-мәдәни тирәнлеге тотрыклы һәм традияләргә дә бик бай. Шул сәбәпле ата- аналар, авылдашлар балалар тәрбиясенә күбрәк тәэсир итәләр. Гаилә традицияләренә, өлкәннәрне ихтирам итү, хезмәт кешеләрен хөрмәт итү, узара ярдәмләшү кебек сыйфатлар балаларда кече яштән үк формалаша. Бу башлангыч гаиләдә бирелә башлый. Авыл мәктәпләрендә балалар тиз формалашалар. Чөнки аларның аралашу тирәлеге зур түгел. Шуңа күрә алар тиз бер-берсе белән аралашалар, әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак беләләр. Авыл укучысы табигатьне үзенең яшәү тирәлеге итеп күрә. Шуңа күрә авыл укытучысы иң элек балаларга экологик культура һәм табигатьне саклап тормыш алып бару турында тәрбия бирә.

Авыл кешеләре арасындагы карашны һәм төрле традицияләрне, йолаларны саклаучы, уздыручылар да мәктәп коллективы тора.

Авыл мәктәпләрендә балалар саны аз булу кыенлыклар тудырса да, укучылар арасында шәхси элемтәләр һәм эшлекле аралашулар уңайлы. Коллектив белән эшләгәндә үз-үзеңне күрсәтергә, берләшергә, анализ ясарга уңайлырак. Шуңа күрә балалар арасында дуслык, бердәмлек, ярдәмләшү сыйфатлары көчле. Мәктәпләрдә укучыларның аз булуы, сыйныфта коллектив тәрбиясе бирү һәм төрле методлар кулланып эшләү кыенлаша, яки бөтенләй кулланып булмый. Авыл җирлекләрендә театр, музей һәм төрле фильмнар карау катлаулырак. Бу балаларның кызыксынучанлыгын арттыру, укуларын дәвам итү һәм белемнәрен ныгыту, культура тәрбиясе алуга зур йогынты ясый.

Балаларны тәрбияләүдә әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән, әхлак кануннарыннан, тәрбия ысулларыннан файдалансак кына, безнең балаларыбыз әхлаклы, миһербанлы, инсафлы, тәрбияле булырлар. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”,- ди мәгърифәтче-галим, олуг дин әһеле, педагог Ризаэддин Фәхреддин. Бу саекмас гыйлем чишмәсеннән безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле.

 









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 18.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров93
Номер материала ДВ-353897
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх